Әлки районы: себерке белән яхшы мунча
Июль аенда җиләкләр җыеп кына калмыйбыз, ә мунча себеркесе дә әзерлибез. Шифасын күрү өчен, аны Питрауга, ягъни 12 июльгә кадәр һәм шуннан соң тагын бер атна вакыт аралыгында бәйләргә киңәш итәләр.
Кышкы салкыннарда кызу мунчада, себеркене парлап, җәйнең хуш исен чыгарып юынырга яратучылар күптер дип, без якташларыбызга шалтыраттык. Фикерләр, гадәттәгечә, төрле булды...
Людмила Рыжкова, логопед, Түбән Колчурино:

– Авылда әнием Вера Николаевна яши. Мин Тольяттида төпләндем, аннан гаиләм белән айга бер тапкыр кайтам. Авылда, һичшиксез, мунча ягабыз. Мин үзем һәм 13 яшьлек улым чабынырга яратабыз. Каен себеркесеннән мунчага хуш ис тарала. Ә кайнар төнәтмәсендә аякларны тоту үзе бер рәхәтлек бирә. Ирем дә, әни дә, сәламәтлекләре борчуга сылтап, моны кирәксенмиләр. Шуңа да без каен себеркесен, улыма һәм миңа дип, 10-15 данә генә әзерлибез. Узган атнада да урманга барып, ботакларны кисеп алып кайтып, бергәләшеп бәйләп киттек.
Наил Вәлиев, Иске Әнҗерә авылы, лаеклы ялда:

– Мунча керергә дә, чабынырга да, шуңа себеркесен әзерләргә дә яратам һәм каенныкын гына да түгел, юкәнекен дә, имәннекен дә бәйлим. Пихтаны да юнәтәм. Аны әзерләү өчен, Удмуртия якларына барырга кирәк. Бу якларга бару җае юк икән, әлеге себеркене сатып алам. Мунча себеркесе төрле авырулардан дәвалый дип сөйлиләр, моңа ышанам, аларны эченә мәтрүшкә, әрем куеп бәйлим. Әтием Җәмил дә авылыбыз янындагы урманнан гомер буе каен себеркесе әзерләде, әнием Шакирә дә чабынырга яратты. Әниебез 91 яшен тутырды, ул бүгенге көндә дә туган авылыбызда яши. Без читтән аның янына кайтып йөрибез, үзен мунча кертеп китәбез. Ул, хәзер чабынмаса да, мунчада себерке булырга тиеш дип саный. Шуңа мин берничә пар каен себеркесен алып кайтып, мунча чормасына элеп куям. Гаиләбез гадәтен оныгымда тәрбияләргә тырышам. Бергә мунча кергәндә: “Чабынсаң, өстеңә салкын су коярмын”, – дип үзен кызыктырам. Ул шуңа ризалаша. Мунчадан чыкканда, тән җиңеләеп китә, битләр алсуланып, уттай яна. Рәхәт...
Ләлә Низамова, Базарлы Матак, тәрбияче:

– Мин бик нык эссегә түзмим, чабынырга да яратмыйм. Ирем мунчада: “Кара нинди шәп себерке бит, файдасы зур”, – дип, бик үгетләсә, “Үзең чапсаң гына”, – дип, кайчакта ризалашам. Шуңа себерке әзерләү турында уйламыйм да, кайгыртмыйм да. Безнең гаиләдә мунча себеркесен ирем Рафаэль әзерли. Ул урман хуҗалыгында эшли, шуңа җаен, вакытын туры китереп, каен һәм имән себеркеләрен үзе бәйләп куя. Ул чабынырга бик ярата, ике улыбызны да шуңа өйрәтте. Фаил һәм Раил хәзер Казанда, укыйлар, эшлиләр. Алардан соң юынырга керсәм, ләгәндә, һичшиксез, себерке була. “Эхе, чабынган болар”, – дип уйлыйм. “Бик яхшы, нык булсыннар”, – дип куанам.
Светлана Александрова, Чуаш Кичүе авылы, техник хезмәткәр:

– Йортыбызда агач мунча, таш мич. Әмма соңгы елларда чабынмыйбыз: ирем яратмый, ә миңа сәламәтлегем буенча ярамый. Ә элек каен себеркесен күп итеп әзерли, уртасына мәтрүшкә яисә чыршы ботагы кыстырып бәйли идек. Алардан мунчага хуш ис тарала. Шулай да быел элеккеге гадәтләрне яңартырга уйлыйбыз. Чөнки май аенда кызыбыз кияүгә чыкты. Ә киявебез Эдуард мунчаны чабынып керергә ярата икән. “Чабынмасам, мунча кермәгән кебек”, – ди. Шуңа мунчада янә себерке булачак әле...
Алсу Закирова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев