Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: учак ягуның да тәртибе бар

Учакны махсус әзерләнгән урыннар¬да түбәндәге таләпләрне үтәгән очракта гына ягар¬га ярый:

–.тирәнлеге, ким дигәндә, 0,3 м, диаметры 1 метрдан зур бул¬маган чокыр казырга яисә нык итеп урнаштырылган тимер са¬выт (мәсәлән, бак, мангал, боч¬ка) кулланырга. Әлеге савыт ян¬мый торган башка материалдан җитештерелгән булса да ярый. Әмма аңардан ут көлтәләре чыкмаска, янучы әйберләр са¬выт кырыена төшмәскә тиеш. Һәм ул савыт 1 куб.метрдан да зуррак булмасын; 
–.чүп-чар ягыласы яисә учак яндырасы урын якындагы ко¬рылмадан (бина, ачык склад, эскерт), ким дигәндә – 50 м, ылыслы урманнан яисә аерым үскән ылыслы агачлардан һәм яшь агачлардан – 100 метр һәм яфраклы урманнан яисә аерым үскән яфраклы агачлардан 30 м ераклыкта урнашсын; 
–.чүп-чар ягыласы урын ко¬рыган агачлардан, үләннәрдән, башка янучан материаллардан 10 метр радиуста чистартыл¬сын һәм, ким дигәндә, 0,4 метр киңлектәге янгын чыгуга кар¬шы минераль катламлы туфрак белән аерып алынсын; 
–.ч ү п - ч а р я н д ы р ы р г а керешкән кешенең янында, үт-күз чыккан очракка дип, бе¬ренчел янгын сүндерү кирәк- яраклары һәм, янгынчыларны чакыру өчен, телефоны булсын; 
–.бакчада, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә чүп-чар яндырганда һәм ян¬мый торган савытта (мәсәлән, мангал, кыздыргычлар) ризык әзерләү өчен учак якканда, ачык уттан бинага, корылмалар¬га һәм башка төзелеш урыннары¬на 5 метрга кадәр якын килергә, ә савыт тирәсендәге чистартылган урыннан янучан материалларга кадәр араны 2 метр гына калды¬рырга да рөхсәт бирелә. 
Җирдәге кипкән үлән, камыл, урак өстеннән калган салам һәм башка чүпләрне яндырганда, учак киңлеген 3 метрга кадәр зу¬райтырга ярый. 
Шул ук вакытта учак тирәсендәге корыган агачлардан, үләннән, агачларны кискәннән соң калган йомычкалардан, башка янучан әйберләрдән чи¬стартылган мәйдан, урнашкан урынының биеклегенә карап, түбәндәге билгеләмәләргә туры килергә тиеш: 
Ачык ут куллану тыела: 
–.торфлы туфракта; 
–.билгеле бер территориядә я н г ы н г а к а р ш ы р е ж и м кертелгәндә; 
–.көчле җил чыгуга бәйле рәвештә, кешеләрнең яшәешенә куркыныч тудыру¬чы начар һава торышы якын¬лашу турында мәгълүмат алын¬ганда; 
–.ылыслы агач кәүсәләре янында; 
–.чүп-чар ягыласы савыт янып, үтәли тишелгән очракта; 
–.әгәр дә учак ут көлтәләре чыгуга һәм яна торган калдыкларның кырыйга төшүенә юл куймаучы тимер са¬вытта яисә янмый торган баш¬ка материалларда ягылмаса, җил тизлеге секундына 5 метр күрсәткеченнән артса; 
–.җил тизлеге күрсәткече с е к у н д ы н а 1 0 м е т р күрсәткеченнән артса. 
Учак ягылганнан соң, аның урынын җир (ком) белән күмәргә яисә су сибеп, тулысын¬ча сүндерергә кирәк. 
Рәдис Инсапов, янгын күзәтчелегенең Әлки һәм Спас районнары буенча баш дәүләт инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев