Әлки районы вокал коллективлары “Каравон-2023” рус фольклоры фестивалендә катнашты
Районыбызның “Рябинушка” һәм “Сударушка” вокал коллективлары Бөтероссия күләмендә үткәрелүче “Каравон-2023” рус фольклоры фестивалендә катнашты.
Ул май ахырында Лаеш районының Никольское авылында узды.
15 мең кунак, 186 иҗади коллективлар, ярминкә, әйлән-бәйлән әйләнүләр, төрле сәхнәләштерелгән күренешләр – бәйрәмдә болар барысы да булды. Андагы кунаклар фольклор коллективлары һәм хор чыгышларын карый, мастер-классларда катнаша, уха авыз итә, самавырдан чәй эчә алды.
Бәйрәм кунаклары халык уеннары уйнады, борынгы җырларга әйлән-бәйлән әйләнде. Балалар өчен аерым мәйдан бүленгән, анда милли уеннар оештырылган, мастер-классларда катнашу мөмкинлеге тудырылган иде.
Бәйрәм тарихында беренче тапкыр аттракционнар паркы, “Борынгы арба” фотозонасы һәм һөнәри ярминкә эшләде. Теләге булганнарга “Һөнәрчеләр шәһәрчеге” мастер-классларында катнашу, көймәләрдә йөзү, рус милли ризыклары белән сыйлану һәм җирле җитештерүчеләрнен эшләнмәләрен сатып алу мөмкинлеге тудырылды.
“Каравон” - рус фольклоры фестивале. Аның тарихы авыл бәйрәме – крестьян календарендә бик тә мөһим булган Николай Чудотворец көне белән бәйле: ул көндә төп авыл хуҗалыгы культураларын чәчү төгәлләнә. Элек “Каравон”ны 3 көн бәйрәм иткәннәр: авыл гыйбадәтханәсендә чиркәү хезмәте белән башланып, ул мул табыннар әзерләнгән өйләргә күчкән, аннары җырлар белән үрелеп, төрле уеннар үткәрелгән урамнарга таралган. 1955 елда совет хакимияте, дини дип санап, бәйрәмне тыйган. Бары тик 1988 елда гына ул янә үткәрелә башлаган, ә 1993 елдан фестиваль дәрәҗәсендә күтәрелгән.
2003 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов указы белән “Каравон” рәсми рәвештә үткәрелә. Хәзер әлеге рус халык мәдәнияте фестивале Татарстанның мәдәни символы, анын асылын күрсәтүче бәйрәмнәрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев