Әлки районына берничә хәрби кыска вакытлы ялга кайтты
Узган елның көзендә мобилизацияләнгән һәм, Украинадагы махсус операциядә катнашып, хезмәт итүләренә алты ай булган солдатларның кыска вакытлы ялга җибәрелүе турында хәбәр ителгән иде инде.
Бу атнада безнең районга да берничә ир-егетебезнең якыннары белән күрешү өчен кайтуы билгеле булды. 4 мартта Базарлы Матак урта гомумбелем бирү мәктәбендә шундый ике хәрби белән югары сыйныф укучылары очрашты.
Кулга корал тотып, Ватаныбызны саклаучылар белән мәктәп директоры Луиза Габдрахманова таныштырды. Аларның берсе – Илдар Хәйруллин. Ул әлеге мәктәптә белем алып, 2005 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаган. Аннары авыл хуҗалыгы академиясендә укыганнан соң, гаилә корып, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә урнашкан, шул шәһәрдән мобилизацияләнгән дә. Укучыларга танышу өчен тәкъдим ителгән икенче кунак – Игорь Вассунов. Ул да – әлеге мәктәп укучысы. Егет биредә 9 нчы сыйныфка кадәр белем алган, аннары районыбызның авыл хуҗалыгы көллиятендә һөнәрле булган, Росгвардиядә хәрби хезмәтне үткән. Хәрби комиссариатлардан октябрь аенда чакыру кәгазе алган бу ир-егетләр Украинаның Херсона өлкәсенә җибәрелә. Взвод командиры урынбасары, 1 нче бүлек командиры итеп билгеләнгән Илдар Хәйруллин да, ефрейтор дәрәҗәсе алган Игорь Вассунов та мотоукчылар гаскәрендә хезмәт итә.
Хәрбиләр дошман белән сугышның куркыныч мизгелләренә тукталмыйча, күбрәк солдатның гади мәшәкатьләре, борчулары, кичерешләре турында сөйләделәр.
– Үзебез җирне казып, эче агач такталар белән тышланган блиндажларда яшибез. Анда сезнең үз кулларыгыз белән әзерләп җибәргән шәмнәрнең бик тә кирәге чыкты. Барыгыз бергә җыеп озаткан кирәк-яраклар да безнең кулларга китереп тапшырыла. Күңел җылысы белән язган хатларыгызны да укыйбыз, бер папкага кадерләп җыеп та барабыз, – диде Илдар Хәйруллин.
Укучылар да теләгән барлык сорауларын бирә алды. Малайлар бу хәрбиләрнең кулларында нинди корал булуы, кызлар күбрәк күңел халәте турында уйлап: “Якыннарыгыз белән аралаша, җырлар тыңлый аласызмы?” – дип кызыксынды. Инде барысын да күрергә, кичерергә өлгергән әлеге солдатлар туганнарына исән-сау булуларын хәбәр итә алуларын һәм яу кырында тынлыкның кадерле икәнлеген аңлаттылар. Алар укучыларга киңәшләрен дә бирде. “Физик яктан ныклык һәрвакыт кирәк. Ә мондый гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, көчле-нык булу аеруча сорала. Шуңа да сәламәт тормыш алып барыгыз, чыныгыгыз. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәнен яхшылап өйрәнегез. Анда үзләштерелгән белемнәр менә безнең өчен бик тә кирәкле булды”, – диде Игорь Вассунов.
Мәктәптә укучыларга әлеге фәнне укыткан Сергей Платонов: “Өегездән читкә китеп, бер атнага походка баруыгызны гына күз алдына китерегез. Бернинди уңайлыклар юк, салкынмы, эссеме, сез бер киемнән. Бөек Ватан сугышында бабайларыбыз аягында портянкалар булган. Аларның бер ягы юешләнсә, аны икенче төрле чорнау мөмкинлеге булган. Хәзер хәрбиләрең аяк киеме күпкә яхшы булса да, аякларында носкилар. Аларны исә алмаштырып кына була. Ә моның өчен мөмкинлек кирәк... Бу әле гади уңайсызлыклар гына. Шул вакытта алар, гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби бурычларын үтәргә тиеш”, – дип, солдат тормышын ачыграк күз алдына китерергә мөмкинлек биреп, мисаллар белән сөйләде. Укытучы әлеге хәрбиләрнең сәламәтлекләре, гомерләре бәрабәренә безнең иминлегебезне саклауларын ассызыклап, ир-егетләргә һәркем исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Ә теләк исә бер: исән-сау булып, Җиңү белән тизрәк өйләрегезгә әйләнеп кайтыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев