Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 17- 26 июльдә “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чара үтә

Районда 17- 26 июльдә “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чара үтә.

Аның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешларын куллануларыны кагылышлы административ канун бозуларны ачыклау, андый хәлләрне булдырмау. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктына ярашлы рәвештә, механик транспорт чарасы йөртүчесе хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык каешын эләктерергә һәм каешны эләктермәгән юлчыны алып бармаска тиеш. Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшеренүләренә ярашлы рәвештә, куркынычсызлык каешын эләктерү һәлак булу яисә юл фаҗигасе булганда, имгәнү куркынычын алгы утыргычтагы йөртүче һәм юлчы өчен – 50 процентка, арттагы утыргычтагы юлчылар өчен 25 процентка киметә. Әйләнеп капланганда, эләктерелгән куркынычсызлык каешы исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра. 
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен, һичшиксез, үтәргә, бик сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.  

Рәмзил Вәлиуллин, 
ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев