Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 184 клуб актив рәвештә эшчәнлеген алып бара

Районда мәдәният үзенең структурасы буенча бертөрле генә түгел, ул үз эченә клуб, музей, китапханә, музыкаль сәнгать эшчәнлеген дә ала.

Моның өчен районда 51 мәдәният учреждениесе, 36 китапханә, 2 музей, балалар җыр мәктәбе һәм киноучреждение эшли. Районда 184 клуб актив рәвештә эшчәнлеген алып бара. Алар безнең районда гына түгел, ә республика һәм бар Россия Федерациясе сәхнә мәйданчыкларында чыгышлар ясый, бәйгеләрдә катнаша. 2023 елда республика күләмендә үктәрелгән бәйгеләрдә 7 призлы урын, Бөтенроссия күләмендә үткәрелгәнендә 3 урын яуланган. 

Мәдәният учреждениеләре карамагында 16 фольклар коллективы бар. Биш коллектив “Халыкчан” исемен алган. Район мәдәният йортының “Әлки мишәрләре” фольклор ансамбле күпләргә яхшы таныш. Ул – татар милли бәйрәмнәрен оештыручы.  Район мәдәният учреждениесе сәхнәләрендә һәм республиканың күрше районнарында да уңышлы чыгышлар ясый. Татар халыкының төбәгара бәйрәме “Сабантуй”да да  даими катнашучы ул. 

2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы һәм Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Район учреждениеләре тарафыннан Әлки районында яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм педагог-остаз һәнәрен популярлаштыру максатыннан, төрле чаралар үткәрелде, күргәзмәләр оештырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев