Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 20 гомумбелем бирү мәктәбе эшли

Районда 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, анда 604 бала йөри, 67 педагогик хезмәткәр эшли.

15 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә белем бирү һәм тәрбия эше бары тик татар телендә генә алып барыла. Районда мәктәпкәчә учреждениеләргә балаларны урнаштыру буенча чират юк. Балалар бакчаларында төркемнәрнең тулылыгына килгәндә, ул 100 урынга – 67 не тәшкил итә. 

Гомумбелем бирүче учреждениеләр челтәре, тулаем алганда, халыкның белем алу ихтыяҗын канәгатьләндерә, территориаль таралыш ягыннан караганда да, кулайлы урнашканнар. Районда 20 гомумбелем бирү (төп – 9,  урта – 11)  мәктәбе эшли. Аларда, гомумән алганда, 1 мең 896 кеше укый. Сыйныфларның тулылыгы, уртача алганда, 9 баланы тәшкил итә. 

Яңа уку елы башыннан районның 4 белем бирү учреждениесендә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе вазифасы булдырылды. 

Республика һәм федераль бюджеттан бүленгән акча хисабына 730 башлангыч сыйныф укучысына бер тапкыр кайнар ризык ашатыла.  
Мәгариф тармагында 570 кеше эшли, шуларның 286 сы – педагогик белеме булган хезмәткәр. Педагогик хезмәткәрләр арасында 79 кеше югары квалификация категориясенә ия. “Мәктәп автобусы” өстенлекле милли проекты кысасында районда 344 укучыны 17 мәктәп автобусында 28 маршрут буенча 12 мәктәпкә йөртү оештырылган. 

Туган телләрне саклау һәм үстерү буенча зур эш алып барыла. Телләргә бүлеп караганда, 2 рус-татар, 7 татар, 11 рус белем бирү учреждениесе эшли. 

Районда урта профессиональ учреждениесе филиалы – Әлки авыл хуҗалыгы көллияте дә белем бирә. Анда исә 151 студент укый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев