Әлки районында 5 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды
Быел районда 5 авылда фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды, ә Югары Кәчидә модульле яңа ФАП төзелде.
Шуларына өстәп, Базарлы Матак поликлиника бинасына капиталь ремонт үткәрелеп файдалануга тапшырылуын да атасак, бер елда сәламәтлек саклау өлкәсендә районда шактый эш башкарылганын күзаллау кыен түгел.
Чиябаш
Узган атнада төзекләндерү эшләре башкарылган ФАПларны ачу тантаналары үтте. Иң элек Чиябаштагы медицина хезмәте күрсәтү бинасы каршында тантана булды. Анда җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Ул:
– Бүген авыл тормышында истәлекле вакыйга – капиталь ремонт эшләре башкарылганнан соң, фельдшер-акушерлык пункты сезгә хезмәт күрсәтә башлый. Районда халыкның социаль-көнкүреш шартларын яхшырту юнәләшендә төзелеш, яңарту эшләре күп алып барыла. Мин инде бу йортка сезнең чирләп түгел, ә күбрәк профилактика үтү максатыннан мөрәҗәгать итүегезне генә телим. Сез сәламәт хәлдә озын гомер яшәсәгез иде! – диде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина чиябашлыларны яңа фельдшер белән таныштырды. Биредә атнага ике көн Рамилә Мөхәррәмова хезмәт күрсәтәчәк.
– Рамилә Рифкатовна – безнең бик тәҗрибәле белгеч. Сез аның белән тиз арада уртак тел табарсыз. Ул сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә көн буе сезне кабул итәр, өйләрегезгә барып, медицина хезмәте күрсәтер. Аңа йөреп эшләр өчен автомобиль бирелде. Ә кинәт авырып китү очраклары булганда, сез бер дә тартынмыйча, ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итә аласыз.
Безнең һәр тәүлектә ике машина кизү тора. Алар авылларга чыгып, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтәләр, – диде Светлана Викторовна.
Чиябаш авылы халкы исеменнән җирлек башлыгы Илфат Сәмигуллин заманча җиһазлар урнаштырылган, зәвык белән ремонтланган ФАП өчен республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткерде. Ә авыл җирлеге башлыгы: “Бу бинага кадәр юлларны төзек тотарга, кардан чистартып торырга ышандырам”, – диде.
Хезмәт ветераны Рияз Вәлиуллин да, авылларда халык сәламәтлеген кайгыртып торучыларга рәхмәт әйтеп, җылы теләкләрен белдерде.
Чиябаш мәчете карты Сәет Сабиров, медицина йорты уңышлы һәм сихәтле хезмәт күрсәтсен дип, азан яңгыратты.
Фельдшер пункты бик затлы эшләнгән. Монда йөрәк эшчәнлегенә кардиограмма төшерергә мөмкин. Ул шул ук медпункта электрон юл белән табибларга юлланачак һәм билгеләмә дә куелачак. Бинага видео күзәтүләр урнаштырылган, төрле беренче медицина ярдәме күрсәтү җиһазлары бар.
Монда район үзәгеннән килеп, халыкны табиблар кабул итү өчен дә яхшы мөмкинлекләр тудырылган.
Юхмачы
Юхмачы участок хастаханәсендә дә быел зур ремонтлар булды. Әлеге хастаханә районның күп авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтә. Биредә заманында танылган, халык бик тә хөрмәт иткән табиблар – Мироновлар хезмәт куйган иде. Юхмачыдагы участок хастаханәсендә тәүлек әйләнәсе һәм көн озын ятып дәвалану мөмкинлеге бар. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе бинасына ремонт бик тә кирәк булган. Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенә караганда, алар соңгы елларда учреждение бинасы бар таләпләргә дә туры килеп бетмәү сәбәпле, кирәкле документларны эшләтә алмый интеккәннәр. Аннан биредә санузел системасы ватылып интектергән. Бу да андагы халыкны хезмәт күрсәтүгә дә, дәваланучыларга да шартларны чикләгән. Бүген инде Юхмачы участок больницасы бөтенләй үзгәргән. Монда поликлиника һәм дәвалану блогы бүлеп алынган. Һәр кабинет, коридорлар, палаталар яңартылган. Санузеллар бар таләпләргә туры килә.
Без берничә палатага кереп, анда дәваланучы апа-абыйлар фикерен дә белештек. Абыйлар аз сүзле булсалар да: “Бик матур бинада дәвалыйлар безне, рәхмәт”, – диделәр.
Ә апалар исә: “Без Каракүл, Түбән Кәчи авылыннан килеп, монда сәламәтлегебезне ныгытабыз. Табиблар, шәфкать туташлары бик тә әйбәтләр, бик кайгырталар безнең турыда. Аш-су осталарына да рәхмәт – тәмле сыйлыйлар”, – дип, миңа күңелләрендәге җылы хисләрен әйттеләр.
Әхмәт
Әхмәт авылында фельдшер-акушерлек пункты ачылган көнне әле дә хәтерлим. Аны ачу тантанасы авыл мәдәният йорты белән бер вакытта булган иде. Аны файдалануга тапшыру чорында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Әхмәттәге ФАП бинасы – авылларда иң зурысы. Аны заманында федераль программа нигезендә төзегән иделәр.
Фельдшер пункты каршына җыелган әхмәтлеләргә мөрәҗәгать иткәндә, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әлеге сәламәтлек саклау учреждениесе бинасы төзелгән чакларны да искә алып үтте:
– Авыл ФАПы Мәскәү аша төзелде. Ул проект буенча шактый зур, иркен бина. Без аның бер өлешен почта бүлеге итеп тә файдаланырга булдык. Еллар үткән саен бинага янә төзүчеләр кулы соралды. Менә бүген инде без аны бик затлы итеп ремонтланган хәлдә сезгә файдалануга тапшырабыз, – диде җитәкче.
Район баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев авылда күптән түгел фельдшер вазыйфасына керешкән Рәсимә Гайнетдинова турында сөйләде.
– Рәсимә башлыча сезнең авылда хезмәт куячак. Аңа вакытлыча Чуаш Борнаенда фельдшер хезмәте күрсәтү дә йөкләнде. Ул анда ике көн халыкны кабул итәчәк, калган вакытта Әхмәттә эшли. Ә инде табиб булып, сезгә барыгызда яхшы белгән Радик Вәлиев беркетелгән, – диде Игорь Витальевич.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова:
–Әхмәттә фельдшер пункты бик матур итеп ремонтланды. Бу хезмәттә катнашы булган һәр кешегә рәхмәт. Бигрәк тә элекке фельдшер Радик Гильфанов нык тырышты. Ул көн-төн төзүчеләр янында булды. Аңа яңа хезмәт урынында да уңышлар телик, – диде Ирина Анатольевна.
Аннан җыелган халык яңартылган ФАП бинасына чакырылды. Әхмәттә бәйрәм әле дәвам итте. Тәрбияче Зөбәйдә Низамиева җитәкчелегендәге балалар бакчасы сабыйлары олылырга бик күңелле концерт белән килгәннәр иде.
Чуаш Борнае
Бу авылның фельдшер акушерлык пункты мәктәпнең бер канатында урнашкан. ФАПка керү өчен ишекләр ясалган, идәннәре яңартылган, тәрәзәләре ремонтланган. Биредә җылы, бөтен шартлар тудырылган. Безне яңартылган ФАП белән күршедәге Татар Борнае фельдшеры Гөлүсә Галиева таныштырып йөрде. Гөлүсә биредәге фельдшер ялда булганда, мондагы халыкка килеп, медицина хезмәте күрсәтә булган. Әйткәнебезчә, бу авылда вакытлыча үз фельдшерлары юк. Сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә халыкны Рәсимә Гайнетдинова кабул итәчәк.
Үргәгар
Бу авылда да фельдшер пункты мәктәп бинасында урнашкан. Ике катлы мәктәп йортында балалар бакчасы бар, башлангыч сыйныф укучылары белем ала. Хәзер инде бу бинага аерым ишектән кереп халык сәламәтлеге буенча мөрәҗәгать итәчәк.
Фельдшер пункты өчен иркен өч бүлмә ясалган. Аның тәрәзәләре алышынган, яңа диварлар, ишекләр булдырылган.
Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов җыелган халык исеменнән шундый затлы фельдшер пункты булдырган өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Баш табиб Светлана Одушкина исә, биредә район үзәк хастаханәсендә озак еллар уңышлы хезмәт куйган белгеч Рәзидә Фәттахова фельдшер хезмәте күрсәтәчәк диде. Рәзидә шул авылда туып үскән, шунда яши. Үзе дә туган авылында эшли башлавына шатлана.
Бибай Чаллысы
Кечкенә генә Бибай Чаллысы авылы тулы канлы тормыш белән яши. Биредә яңа клуб төзелгән иде, ул уңышлы гына эшли, кибетләре бар, янәшәдәге мөгезле эре терлек симертү фермаларында халык үзенә даими хезмәт урыны тапкан.
Инде менә бүген аерым фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Аның өчен элеккеге мәктәпнең бер өлешен ремонтлаганнар. Дөрес, искегә тисәң, исең китәр дигән әйтем бар. Монда ремонт барышында хәйран гына өстәмә эшләр килеп чыккан.
Бинаның подвалын да ремонтларга туры килгән. Иң мөһиме – хәзер ул танымаслык булып үзгәргән. ФАП һәркемнең күңеленә хуш килерлек булган. Әнә бит фельдшер пунктында 30 ел хезмәт куйган Рафика апа Мәрдиева да:
– Бу бинада шатланып эшләргә була хәзер. Халыкка да бөтен шартлар тудырылган, бик рәхмәт җитәкчеләргә, – ди ихластан.
Бибай Чаллысында Иске Чаллы фельдшеры Энҗе Шәмсетдинова хезмәт күрсәтәчәк. Халык аны да мактап алды:
– Энҗегә шалтыратсаң, ире машинасы белән хәзер авылыбызга килеп җитәләр, ярдәм күрсәтәләр, – диделәр.
Авылларыбызда ремонттан соң яңа ишекләрен ачкан фельдшер-акушер пунктларында халыкка тиешле югарылыкта беренче медицина ярдәмнәре күрсәтелер дип ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев