Әлки районында 700 гектар мәйданда арыштан сенаж салынды
Быел күпьеллык үлән, явым-төшем аз булу сәбәпле, бик үсә алмады.
Әмма аны тизрәк җыеп, базларга сенаж ясап салу мөһим.
Бу икенче чабу тизрәк өлгерсен өчен кирәк. Икенче чабуга өмет зур. Үләнне өстәмә тукландырып, табигатьтән яңгырлар өмет итеп, күбрәк азык хәзерләнер дигән ышаныч бар.
Дөрес, районда 700 гектар мәйданда арыштан сенаж салынды. Көзге арыш массасы һәр җирдә дә әйбәт чыкты. Хуҗалыклардагы азык утарына арыш сабагыннан 5400 тонна сенаж хәзерләнде.
Бу көннәрдә хуҗалыкларда күпьеллык үләннән сенаж салу бара. Районда 9530 гектар мәйданда әлеге культура бар. Шуның 500 гектары теземнәргә салынды. Хәзер азык хәзерләү комбайннары шул кипшенә башлаган үләнне ваклатып, кырдан азык утарына озатуда эшләтелә.
Алдагы кышлатуга районга 87 мең тонна сенаж хәзерләү бурычы куела. Бу кадәр азыкны, табигать шартлары шулай явымсыз торса, хәзерләү мөмкинлеге шикле. Ярый әле азык утарларында былтыргы запас тотылмаган. Әйтик, бүгенгә 43,4 мең тонна сенаж, 27,5 мең тонна силос, 2530 тонна печән һәм 5897 мең тонна салам бар.
Хуҗалыкларда үсентеләрне чүп үләннәргә, корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү дәвам итә. Бу эшне таңнан алып иртәнге сәгать тугызларга чаклы һәм кичке якта чыгып, караңгы төшкәнче эшлиләр.
Гербицидлар белән барысы 34,3 мең гектар мәйданда төрле культураларны эшкәртү соралса, бүгенгә шуның 4 мең гектарында бу эш башкарылган.
Хуҗалыкларда бер үк вакытта кукуруз һәм көнбагышның рәт араларын эшкәртүгә төштеләр. Районда 7380 гектарда көнбагыш игелсә, шуның 3 мең гектарында рәт аралары эшкәртелде. Кукуруз 6353 гектарда чәчелгән иде. Аның 500 гектарында бу эш башкарылды.
Бик тиздән кызу чәчү эшләре дә килеп җитәр. Моның өчен пар җирләрен даими эшкәртеп тору сорала. Районда 26,5 мең гектарда пар җирләре бар. Шуның 23 мең гектары беренче кат эшкәртелде. Кайбер хуҗалыклар икенче кат эшкәртүгә төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев