Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында агачлар утыртылды

Без – табигать баласы, гомер буе табигатьтән файдаланабыз. Ул кешене ашата, эчерә, киендерә. Шул ук вакытта табигать тә бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда.

 

–     Без бүген барыбыз бергә табигатебез өчен зур һәм мөһим вакыйгада катнашабыз. Урманнар –җиребезнең “үпкәсе” икәнлеген һәркем белә. “Нык гаилә” проекты кысасында бүген  «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең алтынчы сезоны башланды. Акциянең максаты-республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту, – дип аңлатты, әлеге акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, мәдәният йорты методисты Гөлия Ярулллина, 27 сентябрь иртәсендә районыбызның Спорт скверы –  чаңгычылар базасында үткәрелгән чараны ачып җибәреп.

2024 нче  елда ил күләмендә 70 миллион агач утырту каралган. Акция кысаларында безнең  республикада 1 миллион данәдән артык нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентесе утырту күздә тотыла.

– Хәерле көн, кадерле балалар, Базарлы Матак халкы, чакырылган ветеран кунакларыбыз. Безгә кадәр булган буын да бик күп агач утырткан, ләкин шул ук вакытта күпләп кискән дә.Чөнки агач – тормышта иң кирәкле материал. 2000 нче елларга кадәр өйләребез күбесенчә гел агачтан төзелде.Күз алдына китерегез, никадәр агач киселгән дигән сүз. Агачны кисү - утырту һәм үстерүгә караганда күпкә җиңел. Өй салырлык агач бер ел эчендә үсә алмый, аңа дистә еллар кирәк. Шулай булгач, бүгенге эшебезнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлыйсыздыр. Алга таба да күмәк рәвештә дәвам ителергә тиешле хезмәт бу. Ә бүгенгесен нәкъ менә биредә башлауның тагын бер әһәмиятле ягы бар. Бу – безнең чаңгы базасы. Һәр елны кыш айларында без биредә сәламәтлекне ныгытабыз. Утырткан агачларыбыз безне җил-давылдан да саклаячак. Биредәге һава да экологик яктан бик чиста булачак. Барчагызны да бу чарада катнаша алуыгыз белән кайнар котлыйм, еллар үткәч, үзегез утырткан агачларга карап, бүгенгене искә алып горурланырлык булсын, – дип, эшкә дәртләндерде Н.Дәүли исемендәге гимназия укучыларын район башлыгы Александр Никошин.  

Чарада катнашучыларны  Әлки урманчылыгы урманчы-җитәкчесе Евгений Мулинов та сәламләде. Тулырак мәгълүмат алу өчен, без аңа берничә сорау да бирдек. Акциянең максатларын ассызыклап, ул бүген берьюлы ике җирдә – чаңгы базасында һәм Көнбатыш урамында эш барганлыгын искәртте: “Көнбатыш урамында эшне инде без яз көне посадка утырту белән башлаган идек, бүген исә үсеп китә алмаганнарын яңа үсентеләр белән алыштырдык. Ә биредә, ышык, җайлы спорт базасы булдыру максатыннан, 800 гади нарат үсентеләре утыртабыз. Язгы чорда  6 меңгә якын агач утыртылды, көзге чорда да шул санга җиткерергә уйлыйбыз, - диде ул. Евгений Сергеевич сүзләренә караганда, үсентеләр барысы да үзебезнеке, Әлки районы урман хуҗалыгы көче белән булдырылган.  Акция кысасында 5 нче октябрьдә Чуаш Кичүе  мәктәбе укучылары катнашында шул җирлек территориясендә һәм  “Яшь имәннәр” балалар лагеры тирәлегендә күпләп агач утырту эше оештырылачак икән.

Үзеңнән соң эзең калсын өчен тиешле булган 3 шартның берсе – агач утырту. Шуны дөрес аңлаган матур зур гаиләләрнең мондый эшләрдә катнашуы – күркәм күренеш. Өч балалы Раил һәм Гөлия Хәмәтшиннар, Линар һәм Алия Зәйдуллиннар гаиләләренең күмәк эше биредәге  һәркемне сокландырды. 

– Акциядә бик теләп катнашабыз. Балаларыбызның күңелендә гомергә сакланып калачак мизгелләр инде бу, - диде Гөлия Хәмәтшина, уртак эшләренә сөенеп.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: эш күңелле һәм оешкан төстә барды. Җылы һава торышы, табигатьтәге көзге бай төсләр дә моңа ярдәм генә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев