Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында арпа чәчергә керештеләр

Басулар кар суына кирәк кадәр туена алмады. Безнең район кырларында кар катламы 15-20 сантиметрдан артмады.

Шуның өстенә март аенда явым-төшем дә норманың яртысы – 31 миллиметр урынына 15 миллиметр гына булган. Апрель дә әлегә игенчеләрне дым запасы белән сөендерергә ашыкмый, норма буенча 38 мм. булса, хәзергә бары тик 9 мм. гына җир куенына сеңгән.  

Механизаторларга, булган дым запасын саклап,  тырмалау эшләрен тиз арада төгәлләү бурычы куелган иде. Алар әлеге дым каплау эшен бик оешкан төстә башкардылар. Тырмалау  хезмәте туңга сөрелгән кырларның соңгы гектарларында алып барыла. 7 меңгә якын гектарда күпьеллык үлән басулары апрельнең беренче ункөнлегендә үк тырмаланды. Хәзергесе вакытта агрегатлар уҗым басуларында эшлиләр.

Көзен районда 19 мең гектарга якын уҗым культуралары чәчелгән иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, бу мәйданның 8,6 мең гектарында дым капланган. 

–     Көзге чәчүлекләр башлыча әйбәт кышлады. Берничә кырда гына яшеллек әлегә сирәк күренә. Ашлама кертеп, тырмалау уздырылгач, ул басулар да хәтфә яшеллеккә күмелер,– ди җитәкче.

Бер уңайдан без Роберт Рәшитовичтан чәчү барышы турында да сораштык. Чәчүгә, беренчеләрдән булып, “Хузангай” җәмгыяте төшкән. Алар бер мең гектарда арпа чәчкәннәр.  Дөрес, хәзер аларның чәчү агрегатлары күрше районнарда эшли икән. Бездә исә хузангайлылар солы чәчә башлаганнар.
“Көньяк Әлки” территориаль идарәсе дә берничә агрегат белән арпа чәчә. Тик әлегә алар да Спас районы Иске Рәҗәп кырларына күчкән икән. Ул идарәнең “Борискино” отрядында арпа чәчүдә бер комплекс эшли. 

“Үзәк Әлки” территориаль идарәсе “Хлебодаровка” һәм “Карга” отрядларында арпа чәчә. Чәчүгә шулай ук “Хәмитов Фәнис” һәм “ Гәрәев Фәнил” крестьян-фермер хуҗалыклары да керешкән.

Роберт Гадиев безгә чәчүлек материаллары белән тәэмин ителеш турында да мәгълүмат бирде. Хузангайлылар бер мең тоннадан артык чәчүлекне инкрустацияләп куйганнар. “Востокзернопродукт”ның исә чәчүлек материаллары запасы әлегә зур түгел. Әмма Базарлы Матак орлык заводы, күрше районнарны чәчүлек материалы белән тәэмин итеп бетерүгә, безнең игенчеләр өчен хәзерли башлаячак икән. Әлегә 400 тонна инкрустацияләнгән орлык запасы бар. Бу чәчү эшләрен тоткарлыксыз башкара торырга мөмкинлек бирә.

–     Бу көннәрдә районга кукуруз һәм көнбагыш орлыгы кайта башлый. Читтән сатып алына торган бу чәчүлек материалларына, килешүләр нигезендә, акчалар күчерелгән. Шулай ук язгы кыр эшләре тоткарлыксыз башкарылсын өчен минераль ашлама запасы да бар. Заводтан ашлама ташу хәзер дә дәвам итә, – диде Роберт Гадиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев