Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында атлар үрчетү буенча Фәнис Бакиров бик тотрыклы хезмәт нәтиҗәсе күрсәтә

Узган атнада илебездә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде.

 Татарстанда бәйрәм чаралары исә алдагы атнада узачак. Казанда алдынгы авыл хезмәтчәннәре белән тантаналы җыелыш 19 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узар дип көтелә. Анда районыбыздан да зур делегация катнашачак. 21 октябрьдә исә район мәдәният йортында алдынгылар слеты булачак.
Без әнә шул бәйрәм уңаеннан узучы вакыйгалар алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Роберт Рәшитович, авыл хуҗалыгы эшләренә беренче нәтиҗәләрне ясаганда сезне нәрсәләр сөендерә, ә кайсы юнәлештә кыенлыклар бар?
– Быел игенчеләребез 39500 гектарда бөртекле культуралар үстерделәр. Шуның 19 мең гектарга якынын – уҗым бодае, 9400 гектарын арпа тәшкил итә. Комбайнчылар 110 мең тонна бөртек суктырып алдылар. Уңыш бер гектардан 30 центнер чыкты. Бигрәк тә уҗым культуралары әйбәт нәтиҗә бирделәр. Ул бездә 23,7 мең гектарда игелгән иде. Күп хуҗалыкларда көзге бодайның уңышы һәр гектардан 40 ар центнердан артып китте. Билгеле, мондый нәтиҗәләргә  технологик алымнарны киң кулланып кына ирешергә мөмкин. Мәсәлән, чәчелә торган мәйданнарның яртысыннан күбрәге тирәнтен эшкәртелгән иде. Шулай ук минераль ашламаларны вакытында һәм җитәрлек күләмдә кертү әйбәт нәтиҗәгә китерде. Менә икенче ел районда эретмә комплексларыннан файдаланып эш итәбез. Корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы чәчүлек мәйданнарын эшкәрткәндә әлеге комплекслар тагын да әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә җирлек тудыралар.
Әлегә мине нәрсә борчыймы? Уңыш мул булды, әмма икмәкне сатып алу бәясе әлегә бик түбән. Шуңа да уңышны саклау мөмкинлеге булганнарга без икмәкне соңрак сатарга киңәш итәбез.
– Иң алдынгы комбайнчылар Татарстан Президенты бүләкләренә ия булалар иде. Быел районда ул исемгә дәгъва кылучылар бармы?
– Быел да республиканың иң алдынгы 200 комбайнчысы 100 әр мең сумлык Президент премиясенә ия булачаклар. Безнең районнан бу исемгә бер дистә комбайнчы дәгъва кыла. Әлегә исемлек билгеле түгел. Шушы көннәрдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләнүчеләр билгеле булачак. Үзем исә алдынгы, макталып хезмәт куючы комбайнчылар бездә грант отучылардан тыш та күп дияр идем. Мин “Востокзернопродукт”тан Илмир Кәлимуллин, Җәүдәт Хисмәтов, Рамил Садыйков, Радик Хисамов, Игорь Желтухин, Рәфис Камалов, Азат Әхмәтов, Рәниф Гатин, Семен Рыжков исемнәрен атар идем. Ә менә “Хузангай”дан Сергей Ермолаев, Лев Мукусев, Владимир Смирнов, Анатолий Краснов кебекләргә тиңнәр юк.
– Роберт Рәшитович, районда мөгезле эре терлекләр саны күп. Быел аларга кышкы чорга азык запасы җитәрлек күләмдә хәзерләндеме?
– Район хуҗалыкларында 33 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Шуларның 10900 – башы савым сыерлары. Маллар өчен быел азык запасы, узган елгы белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артык хәзерләнде. Әле кукуруздан силос салу эше дәвам итә. Терлекчелек комплексы азык утарларына 90 мең тонна сенаж салынды. Кукуруз массасы базларга 110 мең тонна керде. Былтыр ул 63 мең тонна гына иде. Печән дә узган елгыдан ике тапкыр күбрәк хәзерләнде. Маллар рационын бөртек өчен үстерелгән кукуруз да баетыр. Ул быел 5700 гектарны били. Тиздән комбайнчыларыбыз аны суктырырга төшәчәкләр. Шулай ук бу көннәрдә көнбагыш урагы башланырга тора. Май культурасы 14337 гектар мәйданны били. Көнбагыш һәм кукуруз суктыруда 50 комбайн катнашыр дип көтелә. Безнең һава торышы әйбәт булганда кукуруз һәм көнбагышны 20 көн эчендә суктырып алу мөмкинлеге бар.
– Терлекчелектә нинди үзгәрешләр бар, бу тармакта вәзгыять ничегрәк?
– Республикада без иң күп савым сыерлары булган районнар исемлегендә. Соңгы вакытта районнан эшкәртүчеләргә һәр көнне 158 тонна сөт озатыла. Шуның 16 тоннасы – халыктан җыелган сөт. Сөтчелек тармагында алга таба зур үсешләр көтелә. 
“Кызыл Шәрык” компаниясенең “Племдело” җәмгыяте Чаллы сөтчелек комплексы биналарына капиталь ремонт үткәрде. Анда сөт тармагы өчен нәселле таналар үстереләчәк. “Хузангай” җәмгыятендә 1200 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзелде. Бирегә Венгриядән  1000 баш һәм Германиядән 200 баш савым сыеры кайтарылачак.
Районда крестьян-фермер хуҗалыклары да бу юнәлештә матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешәләр. Түбән Әлкидән Адел Хәмитов, Иске Чаллыдан Рамазан Хәйдәров, Әхмәттән Айнур Билданов, яшь булуларына карамастан, савым фермаларын шактый уңышлы эшләтәләр.
Игенчелектә уңышлы эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары да бар бездә. “Сутягин” фермер хуҗалыгы быел игеннәрдән рекордлы уңыш җыеп алды –һәр гектардан 60 ар центнер тәшкил итте. Шулай ук “Ерусланов”, “Гәрәев” крестьян-фермер хуҗалыклары да елдан-ел нәтиҗәлерәк эшлиләр.
Атлар үрчетү буенча Әхмәттән Фәнис Бакиров бик тотрыклы хезмәт нәтиҗәсе күрсәтә. Аның көтүлегендә бүген 406 баш ат асрала.
“Хузангай” җәмгыяте исә Орлов токымлы атлар үрчетү юнәлешендә эшли. Алар киләчәктә нәселле узыш атлары үрчетәчәкләр.
– Авылда яшәгәч, халык терлеген дә асрарга тырыша. Аларга быел нинди ярдәмнәр күрсәтелде?
– Республикада күп төрле программалар эшләп килә. Әйтик, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, нәселле таналар сатып алуга ярдәмнәр күрсәтелә. Киләсе елдан чебешләр сатып алуга тотылган чыгымнар да өлешчә кире кайтарылыр. Бу программалардан халыкны активрак файдаланырга чакырам.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан игенчелектә, терлекчелектә эшләгән һәр кешене һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйм. Һәркайсыгызга ныклы исәнлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездән канәгатьлек алып эшләвегезне телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев