Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балигъ булмаган 80 бала гаиләләргә тәрбиягә бирелгән

Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина безгә ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган, шулай ук гаиләләргә асрамага бирелгән балаларның хокукларын яклау буенча алып барылган эш турында сөйләде.

Опека һәм попечительлек бүлегенең эше, беренче чиратта, ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга юнәлтелгән. Һәрбер бала да гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукыннан файдаланырга тиеш. 

Узган ел бүлек ата-ана карамагыннан мәхрүм калган 2 баланы тәрбиягә биргән. 

Бүгенге көндә район буенча  балигъ булмаган 80 бала гаиләләргә тәрбиягә бирелгән, аларның 14 е – ятим, 66 сы – ата-ана каравыннан мәхрүм калган малай һәм кызлар. Районда тәрбиягә 14 яшькә кадәрге 30 баланы алган гаиләләр – 22, 14-18 яшькә кадәрге 50 малай-кыз 29 гаиләгә бирелгән. 
Балаларны тәрбиягә алучылар акчалата түләүләрне вакытында ала. Аерым алганда, 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап, мәктәпкәчә яшькә кадәрге баланы тәрбияләү – 10 326  сум, мәктәп укучысы өчен 11 907 сум тәшкил итә. Ә 2024 елның 1 гыйнварыннан ул акчалар 10 740 сум һәм 12 384 сумга артты. 

Балаларны тәрбиягә алучылар үз канаты астына алучыларга яшәү өчен һәм аларның үсеше өчен бар шартларны да тудыра. Ул опека һәм попечительлек бүлеге акты белән раслана. Планга куелган һәм алдан ниятләнмичә үткәрелгән тикшерүләрдә тәрбияләнүчеләрнең торак-көнкүреш шартлары, сәламәтлекләре торышы, эмоциональ һәм физик үсеше, тышкы күренеш, гигиена таләпләре үтәлеше, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланың үсеше өчен булган ихтыяҗларны бирү мөмкинлеге карала. 

Гөлнара Хәмидуллина 14 яше тулганчы балигъ булмаучының рәсми вәкиленә торакка кагылышлы хәбәр юллануы турында да сөйләде. Балигъ булмаучыга 14 яшь тулгач, аны тәрбияләүче вәкил 3 ай эчендә Татарстан Республикасында торак белән тәэмин ителергә тиешле  әти-әни каравыннан мәхрүм калган балалар исемлегенә кертү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелүен сорап, МФЦда гариза бирергә тиеш. 

Бүгенге көндә махсус торак фондына торак белән тәэмин ителүгә мохтаҗ сыйфатында кертү турындагы карар 14 яшьтән зуррак 119 балада бар. 68 бала чиратсыз торак алуга хокуклы. Алар балигъ булган, уку йортларын тәмамлаган, Россия Кораллы көчләрдә хезмәтне үткән. 

2022 елдагы хисаплардан шул күренә: әлеге категориядәге 9 баланың милкендә яисә өлешле милектә тораклары бар. Әлеге милекнең кулланылуы һәм саклануы, шулай ук аның санитар һәм техник хәле тикшерелеп тора. 

Опека һәм попечительлек бүлегенә баланың социлаль начар хәлдә булуы турындагы хәбәр килеп ирешсә, ул шундук тикшерелә. Мондый очракта хезмәткәр өйгә килә, тормыш шартлары буенча актлар төзелә, ата-аналар белән профилактик эш үткәрелә. 

Әгәр дә сөйләшүләр тиешле нәтиҗәгә китермәсә, бала тәрбияләүчеләргә карата ата-ана хокукын чикләү кертелә, яисә соңгы чара күрелә: ата-ана хокукыннан мәхрүм итү карары чыгарыла. 

Опека һәм попечительлек бүлеге балалар кызыксынуын һәм хокукларын яклау, аларны уллыкка алу, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү, баланың тууына бәйле мәгълүматларны туплау, аерым яшәүче ата һәм ана арасында бәхәсләрне хәл итү, балигъ булмаучыларның торак һәм башка хокукларын яклау буенча мәхкәмә утырышларында катнаша. 

Бүгенге көндә бүлек исәбендә һәм тикшерүендә 49 балигъ булмаган бала бар. Шуларның 39 ы опекуннарда, ә 10 сы Әлкинең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында яши. 

Гөлнара Хәкимулла кызы шулай ук, канунга ярашлы рәвештә, баланы тәрбиягә алучының ел саен опека һәм попечительлек бүлегенә  балигъ булмаучының милекне саклавы, куллануы һәм әлеге милек белән идарә итүе турында хисап бирергә тиешлеген дә искә төшерә. 

Бала тәрбиягә алучының опека һәм попечительлек бүлегенә  ел саен язма рәвештә хисап бирүе тәрбияләнүче милкен үзләштерү куркынычын киметә һәм ятимнәрнең милке саклануы һәм идарә ителүен тикшереп торуның бер ысулы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев