Әлки районында бүгенге көндә 6224 пенсионер яши
1 октябрь – Халкара өлкәннәр көне якынлаша. Ул бар илләрдә дә октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә.
Ул көнне дәү әти, дәү әниләребез, лаеклы ялдагы күршеләребез, олы яшьтәге хезмәттәшләребез игътибар үзәгендә була.
Шунысы кызык: икътисад ягыннан караганда, лаеклы ялга чыгу ул – өлкәнлек билгесе. Берләшкән милләтләр оешмасы әлеге төркемгә 65 яшьтән узучыларны кертә. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы картлыкны өч чорга бүлә: 60-75 яшь – иртә картлык, 75-90 яшь – чын картлык, 90 яшьтән өлкәнрәкләр озын гомерлеләр дип санала.
Менә шул зур игътибарга лаеклы бәйрәм якынлашканда, без районның ветераннар Советы рәисе Ришат Хәлиуллин белән әңгәмә кордык.
– Безнең районда пенсионерлар күпме?
- Бүгенге көндә районда 6224 пенсионер яши, алар исәбендә: картлык буенча лаеклы ялга чыгучылар – 4985, инвалидлык буенча – 477, тукландыручысын югалту очрагы буенча – 123, социаль пенсия алучылар – 639 кеше. 1089 пенсионер икътисад һәм хезмәт күрсәтү тармакларында эшли. Район буенча уртача пенсия күләме – 15 780 сум (республика буенча ул – 18000). Районда Ватан сугышы ветераннары барлыгы 127 кеше, шулар арасында: Бөек Ватан сугышында катнашучы – 1;
Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм вафат булучыларның тол калган хатыннары – 22, тыл хезмәтчәннәре – 104 кеше. 616 пенсионер – хезмәт ветераны. 80-90 яшьлекләр – 851, 90-95 яшьлекләр – 109, 95 һәм аннан да олырак 22 пенсионер бар. Шуларның өчесенә 98 әр яшь.
- Белгәнебезчә, өлкәннәр әлеге бәйрәмне ел саен көтеп ала. Шуңа ул лаеклы итеп үткәрелергә тиеш. Әлеге вакыйгага бер генә түгел, ә тулы 10 көн бирелә, ягъни олы яшьтәгеләргә багышланган чаралар октябрьнең 10 на кадәр бара. Безнең районда нинди әзерлек эшләре бара, нинди чаралар үткәрү ниятләнелә?
- Әлеге чарага әзерлек, иң беренче нәүбәттә, пенсионерлар исемлеген төзүдән, мәгълүматлар базасын яңартудан башлана. Бәйрәм ункөнлегендә безнең бурыч – лаеклы ялдагы һәркемне бәйрәм белән котлау. Моның өчен мөмкинлек ни дәрәҗәдә булуга карап, чәйгә чакыруны яисә бүләкләр бирүне оештыру зарур. Мәктәпләр һәм мәгариф учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, авылның абруйлы хезмәткәрләре белән очрашулар оештыру мөһим. Мәгариф тармагы коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр белән концерт әзерләп, өлкәннәр алдында чыгышлар ясау да яхшы булыр иде.
– Һәр авыл җирлегендә дә өлкәннәр, алар арасында ялгыз яшәүчеләр бар. Аларга ел дәвамында нинди дә булса ярдәм каралганмы?
– Һәрбер авыл җирлегендә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү мөһим. Алар арасында авырулар һәм яшьләре 80, 90 нан узучылар бар. Көннәр салкынайтты, ягу сезоны башланды. Шуңа да авыл җирлекләре башлыклары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, газ оешмасының район бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең мичләрен, төтен үткәрү юлларын, электр үткәргечләре торышын тикшерсеннәр иде. Мондый саклык чаралары ягу чорында бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итә. Ялгыз яшәүче бар өлкәннәрнең дә йорты зәңгәр ягулык белән җылытылмый. Утын ягучылар да бар. Өлкән кешенең мичне ягарга утыны юк икән, агачны алып кайтырга, кисәргә, ярырга ярдәм итәргә кирәк.
Районда урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә Тимурчылар һәм волонтерлык отрядлары да бар. Мондый отрядлар исәбе 20 ләп, анда якынча 200 ләп бала йөри. Алар ялгыз яшәүче сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә беркетелеп, йорттагы хуҗалык эшләрендә ярдәм итә иделәр: ишегалларын җәен – чүп-чардан, кышын кардан чистарттылар, өй эчләрен җыештырдылар, кибеттән азык-төлек алып кайтып бирделәр. Быел мәктәп җитәкчеләре белән бергә әлеге ярдәмне яңадан оештырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев