Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Фоат Вәлиевтан ифтарлар уздыру дәвам итә

Рамазан Шәриф аенда мең айдан да хәерлерәк булган мөбарәк Кадер кичәсе бар. Аны дин әһелләре ураза аеның соңгы ункөнлегендә көтәргә диләр.

Нәкъ Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә якташыбыз, Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев район авылларында бер-бер артлы ифтарлар оештырды.
Башта ул Чуаш Кичүендә узган иде. 2 апрельдә  исә Чиябашта ифтар мәҗлесе утте. Мәчетнең зур залына ике яклап озын өстәлләр урнаштырылган, ә уртада иркен итеп намаз укырга урын калдырылган иде. Биредә Чиябаштан тыш, Юхмачы, Югары һәм Түбән Әлморза, Апак, Мулланур Вахитов авылларыннан да ир-атлар чакырылды.
Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев алып барды. Ул җыелган халык белән дога кылгач, беренче итеп сүзне район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловка бирде.
–     Бүген без Фоат Вәли улы исеменнән үткәрелә торган ифтарга җыелдык. Якташыбыз һәр елны районның төрле авылларында шулай күмәк авыз ачтырулар оештыра. Аңа бу изге эшләре өчен барыбыз исеменнән дә олуг рәхмәтләрне ирештерәм,-диде.
  Фоат Вәлиев сүз алып:
– Безнең чакыруларны кабул итеп, ифтарга килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт. Бик тыныч булмаган заманда яшибез. Россиянең дошманнары, безнең көчле ил булуыбыздан куркып, төрле терактлар оештыра. Тиздән тыныч тормышлар килер. Безнең иминлек сагында булган яудагы улларыбыз җиңүләр белән әйләнеп кайтырлар,– диде ул.
Ирек хәзрәт Рамазан ае хакында бик мәгънәле вәгазь укыды.
–    Аллаһы Тәгалә безгә газап һәм авырлык теләми. Бары тик Үзенең рәхмәтен ирештерергә тели. Шуңа да җиңеллек белән уразаларыбызны тотабыз. Кылган гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә кабул әйләп, киләсе уразаларда күрешергә насыйп булсын,– диде хәзрәт һәм Коръәннән аятьләр укыды. 
Ифтар мәҗлесе бик сыйлы табын артында озак дәвам итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев