Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшьләр җыены үтте

10 февральдә районның мәдәният йортында Әлки районы яшьләр җыены үтте.

Бирегә төбәгебезнең оешма-хуҗалыкларында бүгенге көндә эшләүче яшьләр, башкалабызның югары уку йортында белем алучы студентлар, югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Бар яшьләребезне берләштергән әлеге чара “Киләчәгең үз кулыңда “ дип исемләнеп, “Кыю бул, үзеңне эзлә, тап һәм алга бар” дигән девиз астында үтте.

ФОТОРЕОРТАЖ


Безнең яшьләребез белемле дә, көчле дә, актив та, ватанпәрвәр дә! Моны авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина өлкәләрендә, спорт буенча ирешелгән уңышлар дәлилли. Әлеге зур чарада катнашкан районыбыз башлыгы Александр Никошин да нәкъ менә шуңа басым ясап, спорт буенча Әлки данын  республика һәм Россия буенча таныткан яшьләребезгә тукталды. 

Алдынгы ярышчыларыбыз күп


 2022 елда 80 яшь ярышчыларыбыз төрле спорт разрядлары алган, шуларның 14 е спорт мастеры кандидатлары, 2 се спорт мастеры булган. Регина Нуретдинова ул – районыбыз горурлыгы. 2022 елда ул билбау белән көрәш буенча Дөнья Кубогында беренче урынны алуга иреште.

Арина Таймасова үз авырлыгында билбау белән көрәш буенча Россия беренчелегендә 2 нче урынны яулады.  Бадминтон буенча да безнең район ярышчыларының күрсәткечләре югары. Ранил Әхмәтҗанов, Артур Ваһапов, Анжела Крайнова – районны танытучылар. Су полосы буенча егетләрнең һәм кызларның “Актай” командалары аеруча көчле. Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясап, егетләр командасы Россия беренчелеге буенча финалда – 5 нче, Ханты-Мансийск шәһәрендә шундый ук ярышта катнашып, 14 яшькә кадәрге кызлар командасы 7 нче урынны алуга ирешә. Билгеле, бу уңышта аларның тренерлары Александр Георгадзеның өлеше гаять зур. Тагын бер исемне – Илүзә Хәйруллинаны да атамый мөмкин түгел. Ул илнең олимпия резервлары составына кертелгән. 

Эшче яшьләрнең өлеше зур


2022 ел санлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Райондагы бар оешмалар да тиз интернетка тоташтырылган,  компьютер җайланмалары яңартылган, авыл хуҗалыгы техникасының күпчелеге спутник навигациясе җайланмалары белән эшли. Район башлыгы Александр Никошин сүзләренә караганда, 2022 елда тулаем территориаль продукт күләме 8 миллиард 300 миллион сум тәшкил иткән. 2023 елга аны 7 процентка үстереп,  8 миллиард 900 миллион сум итү бурычы куелган. Билгеле, әлеге күрсәткечләргә ирешүдә һөнәр үзләштергәч яисә белгечлекне алганнан соң, туган ягында эшләүне сайлаган яшьлә-ребезнең дә өлеше гаять зур. Алар Украинада барган махсус операциядә дә катнаша.  Районыбыздан мобилизацияләнгән 83 ир-егет бүгенге көндә илебез сагында. 

–     Мин әлкилеләрнең яшь буыны матур тормышта яшәр, аларның иртәгәсе көнгә ышанычы булыр дип ышанам. Сез тырышып хезмәт иткәнгә, районыбыз алдынгылар арасында булыр, дип өметләнәм. Шуңа тәвәккәл адымнар ясагыз, кыю фикерләрегезне тәкъдим итегез, алга барыгыз, – дип, теләкләрен дә җиткерде район башлыгы. 

 

Тырышларга мактау сүзләре


Бу  җыенны үткәрүнең бер максаты ул – районның алдынгы, үрнәк булырдай яшьләрен хөрмәтләү, аларны бүләкләү. Шуңа да җиңүләр яулаган ярышчылар, районның авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау тармагы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшь укытучылар һәм киләчәктә бу өлкәләргә кайтып эшләячәк студентлар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 


Районыбызда Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары, авыл хуҗалыгы көллияте студентларыннан төзелгән  “Яшь армиячеләр” һәм “Форпост” хәрби-ватанпәрвәрлек хәрәкәтләре менә берничә ел инде уңышлы гына эшчәнлекләрен алып бара. Шулай ук төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерүгә тартылучы, күп кенә бәйге-олимпиадаларда җиңү яулап, белемен күрсәтүче балалар сәләтен үстерүне максат иткән “Сәләт” түгәрәге дә алдынгылар исәбендә.  Әлеге хәрәкәтләрнең күп чараларда актив катнашучы бүгенге көн вәкилләре дә сәхнәгә күтәрелде. Аларга карата да бик тә лаеклы рәвештә мактау сүзләре яңгырады.  


 
Яшь белгечләр бик кирәк


Җыен югары яисә һөнәри уку йортында укып, үзенең әлегә кайда хезмәт куячагын ахырынача хәл итмәгән яшьләрне үз туган төбәгеңә кайтып эшләргә кызыктыру, аларны бирегә җәлеп итү өчен дә үткәрелә. Яшьләр алдында чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да туган төбәгендә уңышлы эшләүче яшьләрдән үрнәк алырга чакырды, районыбызга белемле белгечләрнең бик тә кирәк булуына басым ясады. 
Сәхнәгә 2019 елда – Казан федераль университетның “Физик культура һәм тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы” факультетын, 2021 елда “Функциональ диагностиканың физиологик нигезләре” белгечлеге буенча магистратураны тәмамлаганнан соң, туган районына – Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә физкультура укытучысы булып кайткан Денис Ирдинкин чакырылды. 


–     Гимназиядә укыта башлавыма 2 ел гына була әле. Мин авылда яшәп эшләвемә шатланам. Яшь белгечнең хезмәт хакы да биредә, шәһәр белән чагыштырганда югарырак. Мәсәлән, авыл җирлеге белгече буларак, укытучының хезмәт хакына өстәмә түләү, төрле ташлама, субсидияләр каралган. Шулай ук яшь белгечләрне тораклы итү программасы да эшләп килә. Спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да бар, район үзәге елдан-ел матурлана, төзекләндерелә бара. Яшь белгеч буларак эшкә кайтып, һәркем аның үсешенә үз өлешен кертсә, ул тагын да алга китәр, үсәр, – дип чыгыш ясады ул, яшьләр алдында. 
Хак сүзләр: өлкән буынны алыштыручылар – яшьләр, районыбызның, тулаем алганда, илебезнең дә киләчәге алар кулында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев