Әлки районында ир-атның 150 мең сумлык бурычы җыелган
Әлки районында ир-ат, чит илгә бара алмаячагын белгәч, 150 мең сумлык бурычын түләгән
Моңарчы суд приставлары әлеге ир-атка карата, җирле идарә компаниясенә торак коммуналь хуҗалыгы күрсәткән хезмәтләр өчен түләүләр буенча бурычлары булганга, җәзаны үтәтү процедурасын башлап җибәрә. Әмма күптапкыр кисәтүләр ясалуга карамастан, ир-ат үз ихтыяры белән бурычларны түләми. Шуннан соң суд приставы илдән чыгуны чикләү турында карар чыгара. Ир-ат үзенең чит илгә бара алмаячагын белүгә, икенче көнне үк бурычын тулысынча түли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев