Әлки районында югары сыйныф укучылары медицина хезмәткәрләре белән очрашты
4 февральдә район мәктәпләрендә белем алучы югары сыйныф укучыларының медицина хезмәткәрләре белән очрашуы булды.
Укучылар Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенә кунак буларак чакырылды. Анда һөнәр сайлауга бәйле киңкырлы чара – “Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән фестиваль кысасында Ачык ишекләр көне үтте.
Әлеге фестиваль Татарстан Республикасында унберенче тапкыр үтә һәм Казан дәүләт медицина университеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ның кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсе күзәтчелеге идарәсенең һәм “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең уртак проекты булып тора.
Ачык ишекләр көнендә үзәк хастаханәгә 8-11 сыйныфлардан 50 дән артык укучы килде. Фестивальнең төп максаты – медицина һөнәрләре белән киләчәктәге эш урынының үзендә танышу.
Мәктәп укучыларын районның баш табибы Светлана Одушкина сәламләде:
– Бүген бездә “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале үтә. Сезгә медицина хезмәткәре һөнәре турында табиблар үзләре сөйләр. Киләчәктә сезнең арадан кайберәүләр сәламәтлек саклау тармагы белән бәйле һөнәрне сайлар дип уйлыйм. Аннары тиешле уку йортын тәмамлаганнан соң, безнең районга кайтып, бүгенге табиблар буыны, башка медицина хезмәткәрләре эшен лаеклы рәвештә дәвам итәр.
Ничек медицина университеты студенты булырга? Һөнәр алу күзлегеннән караганда, әлеге уку йорты ни дәрәҗәдә кызыклы? Болар турында КГМУның “Дәвалау эше” белгечлеге буенча 5 нче курс студенты Райнур Сабиров сөйләде. Ул үзе тумышы белән Базарлы Матактан һәм максатлы юлламы белән белем ала.
Ул әлеге югары уку йорты турында төшерелгән фильмны тәкъдим итте, кыз һәм егетләрне университет мөгаллимнәре белән таныштырды, медицина университеты студенты булуга ирешүнең ни дәрәҗәдә авыр булуы турында сөйләде.
– Югары уку йортына укырга керү баллы ел саен үзгәреп тора, шулай да бюджетта укучы студент булу мөмкин. Иң мөһиме – БДИны уңышлы тапшырырга кирәк. Моның өчен нинди белгечлек алырга теләвеңне чыгарылыш сыйныфында укыганда гына түгел, ә алдан уйларга һәм алга таба көтеләсе укуга әзерләнә башларга кирәк. Югары уку йортында беренче өч ел – гомуми фәннәрне өйрәнгәндә аеруча авырга туры килә, әмма аннары билгеле бер юнәлешне сайлагач, җиңелрәк була, – дип, вузда барган уку белән таныштырды Райнур Сабиров.
Мәктәп укучыларына үзәк район хастаханәсе буенча экскурсия оештырылды. Кабул итү-диагностика бүлеген – авыруларны һәм телефоннан шалтыратуларның ничек кабул ителүен күрсәттеләр. Акушер-гинекология бүлеген һәм йөрәккә ультратавыш тикшеренүе үтү бүлмәсен карадылар.
Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев