Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көзге бодайны суктыру бара. Уҗым бодае - 26,4 мең гектар

Быелгы урып-җыю эшләренең барышы, үзенчәлекләре һәм проблемалары хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев белән сөйләшәбез.


–     Роберт Рәшитович, Әлки районы республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште. Бүген уракның барышын сез ничек бәялисез?

–     Әйе, бүген авыл хуҗалыгы өчен зур имтихан чоры. Без ел дәвамында башкарган эшләребезнең нәтиҗәсен күрәчәкбез. Игенчелек, үсемлекчелек өчен ел башлыча әйбәт килде. Май аендагы салкыннар, кыраулардан район хуҗалыклары зур зыян күрмәде. Күптәнге традиция буенча хуҗалыкларда көзге культуралар күп чәчелә. Бу, бердән, уҗым бөртеклеләре теләсә нинди һава шартларында да тотрыклы уңыш бирә – шунысы белән яхшы. Аннан язгы кыр эшләре чорында хезмәт күләме кими төшә. Менә районда өченче атна инде урып-җыю эшләре дәвам итә. Беренче көннәре аның  эшнең җаена төшү белән үтеп китте. Уракка төшкәндә безнең кырларга комбайн паркының яртысыннан артыгы гына чыга алды. Чөнки “Восток зернопродукт”ның күп кенә комбайнына запас частьләр уракка төшкәч кайтып җитте. Алар, тиз арада комбайннары ремонтын төгәлләп, кырларга чыктылар. Бүген басуларда туксанга якын кыр  корабы эшли. Эш темпы да арта бара. Көнгә  уртача 1400 гектар мәйданнан игеннәр суктырып алына. Әле безнең эш нәтиҗәсен күтәрергә мөкинлегебез бар: кимендә, һәр көнне 1800 гектарда икмәкне суктырып алу мөмкинлеге бар.

–     Уңыш ничек чыга?

–     Хәзерге вакытта көзге  бодайны суктыру бара. Уҗым бодае бездә 26,4 мең гектар били. Шуның ярысыннан бөртеклеләр җыеп алынды. Район буенча уртача уңыш һәр гектардан 29ар центнер тәшкил итә. “Хузангай” җәмгыятендә һәм “Көньяк Әлки” территориаль идарәсендә уңыш югарырак чыга.


–     Халыкта: “Икмәкнең кырдагысы түгел, амбардагы синеке”, диләр. Амбарлар дигәннән, бөртек кабул итү өчен безнең элеватор, ындыр табаклары ни хәлдә?

–     Базарлы Матак элеваторы сезонга әйбәт хәзерлек белән керде. Аларда игеннәрне кабул итү буенча бернинди тоткарлык юк. Киресенчә, безнекеләр Алексеевск районы элеваторы эшләми торганда, алар бөртеген дә кабул итә.  Киптерү, чистарту агрегатлары төзек эшли. “Хузангай”ның үз киптерү агрегаты бар. Аларның бөртекне саклауга кую өчен амбарлары җитәрлек. Шулай ук эре фермер хуҗалыклары да яңа урак сезонына хәзерлек белән керделәр.

–     Бүген игенчелек алдында нинди мөһим бурычлар куелган?

–     Уракның ничек барышына күп төрле мәсьәләләр йогынты ясый. Шулар арасында  механизаторларны материал яктан кызыксындырып эшләтү, аларны тукландыру, вакытында ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, элеватор, ындыр табакларының тоткарлыксыз эшләвен атар идем. Безнең районда бер комбайнга урып-җыю мәйданы күп туры килә. Чөнки безнең сөрү җирләре Нурлат, Алексеевск, Спас районнарында да бар. Шуңа да читтән техника җәлеп итәбез. “Ремтехсервис”ның 5 комбайны да “Көньяк Әлки” идарәсендә уңышлы гына эшли башлады.

–     Бездә бит республика районнары арасында иң күп көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз да үстерелә. Алары соң өлгерә торган культуралар...

–    Әйе, август, сентябрь айлары авыл хуҗалыгы өчен бик тынгысыз булачак. Урак белән бергә терлек азыгы хәзерләнә, көзге чәчүгә җирләр эшкәртелә, чәчүгә төшәчәкбез. Болар барысы да безнең механизаторлар көче белән башкарылырга тиеш. Көнбагыш, кукуруз суктыру кара көзгә кадәр дәвам итәчәк. Уракны беренчеләрдән башласак та, соң бетерәчәкбез әле. Иң мөһиме – күп көч куеп үстерелгән икмәкне вакытында җыеп аласы иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев