Әлки районында көзге культураларны урып-җыю эшләре “экваторны” узып китте
Комбайнчылар 22,8 мең гектар уҗым культураларының 16,3 мең гектарыннан игеннәрне җыеп алдылар. “Востокзернопродукт” отрядлары кырларыннан суктырылган икмәк тулысы белән Базарлы Матак элеваторына озатыла.
Без кызу урак чорында элеватордагы эшләр барышы белән танышу өчен, әлеге коллективта булып кайттык. Элеватор җитәкчесе Дамир Вәлиуллин алдан ук кисәтеп куйды – алар янына иртә сәгатьтән барсаң җайлы. Көн башланды исә, аларга тау-тау икмәк төягән машиналар кырдан агыла башлый. Андый вакытта иркенләп сөйләшеп тору җае да булмаска мөмкин. Иртәнге сәгать җидедә биредә яңа урак көненә хәзерлек эшләре башланган иде. Без элеваторның баш инженеры Николай Рассадин б е л ә н з у р з а в о д н ы хәтерләткән предприятие йортында сөйләшәбез. – Быел безгә икмәк төягән беренче олау 14 июльдә керде. Ничә еллар эшләп, уракның шулай иртә башланганын хәтерләмим. Дөрес, без яңа сезонга тулысынча әзер идек. Ә менә вакытлыча э ш л ә р г ә к е ш е л ә р е б е з җ и т е ш м и и д е , – д и п , хезмәтләре белән таныштыра башлады Николай Алексеевич. Ул үзе баш инженер вазыйфасында беренче сезон эшли икән. Моңа кадәр элеваторның баш электригы булган. Хәер, Николай Рассадинга ул бурычны хәзер дә җиң сызганып үтәргә туры килә. Чөнки электрик эшенә килүчеләр булса да, эшләп китүче юк икән әле. Чөнки бу зур хуҗалыкта дистәләгән электромотор ярдәмендә эшләр башкарыла.
Берсе генә ватылса да, бөтен эш тукталып калырга мөмкин. Мондый вакытта электрикның осталыгы да, тәҗрибәсе бик мөһим. Ә андый белгечләр биредә “тузанлы, шау-шулы хезмәт” дип, озак тоткарланмый китеп баралар. Бер уңайдан мин баш инженердан элеваторга электриклардан тыш, тагын нинди белгечләр соралуы белән кызыксындым. – Безгә көйләүчеләр, аппаратчылар, сепараторчылар, бункерчылар кебек эшчеләр, белгечләр кирәк. Алдагы елны бездә урып-җыю чорында 70 хезмәткәр эшли иде, быел исә 30 кеше белән эшне алып барырга туры килә, – диде Николай Рассадин. Без сөйләшкән арада элеваторга бүген суктырылган икмәк төягән беренче машина да кайтты. Һәр елны шәхси “КамАЗ”ы белән Илгизәр Шәрәпов “Үзәк Әлки” территориаль идарәсенә ярдәмгә килә. Биредә эшләүче Наталья Пантюхина һәм Чулпан Самигуллина, аның “КамАЗ”ын үлчәп, тиз генә тиешле документларны тутырып бирделәр. Икмәк төяп кергән машина өчен икенче тукталыш – лаборатория. Һәр икмәк кабул итү һәм саклау элеваторы өчен лаборатория ул – төп функцияне башкаручы үзәк. Базарлы Матак элеваторы ачылганга быел 20 ел. Аның беренче к ө н н ә р е н н ә н б и р л е лабораториядә Гөлҗиһан Садыйкова эшли. Хезмәт ветераны Гөлҗиһан ханым белән элеватор эшенең төрле юнәлеше турында сөйләшергә мөмкин. Ул, бердән, бик позитив, аралашыр өчен уңай кеше. Аннан үз хезмәтенә бирелгән чын оста. Без һәр елны диярлек урак чорында аның белән очрашканга, күптәнге танышлар сыман сөйләшеп киттек. – Беләсезме, быел коры ел булгач, икмәк тә аз булыр дип борчылып торган идек. Урыпҗыю эшләре башлануга безгә тау-тау яңа уңыш керә башлагач, гач тынычландык. Әлки игенчеләре игенне быел да мул үстергән икән. Әле бит бөртекләре дә шулкадәр сыйфатлы: клейковинага, аксымга бай, өсте шома булып ялтырап тора. Андый әйбәт ашлыкны соңгы елларда күргәнем юк иде, – ди Гөлҗиһан ханым. Лабораториядә Рузия Хисмәтова да 18 нче сезонын эшли икән. Алар стенага эленгән стендка күрсәтеп, миңа элеваторның кайсы банкасында күпме икмәк булуын аңлаттылар. Лаборатория белгечләре Рәмзия Шиһапова, Лилия Хөсәенова да бик тырыш кызлар икән. Чынлыкта быел уңыш аз б у л а д и п , “ К Ш - А г р о ” җитәкчелеге былтыргы икмәкне сатмыйча саклаган. Инде уңыш әйбәт чыгасы билгеле булгач, һәр көнне меңәр тонна бөртекне машиналарга төяп озатканнар. Яңа сезонга ш у л а й у р ы н н а р н ы әзерләгәннәр.
Баш инженер Николай Рассадин үз коллективлары эше белән таныштырганда бигрәк тә өлкән мастер Марс Әхмәтов, мастерлар Дамир Нуретдинов, Ринас Гарифуллин хезмәтләрен мактап телгә а л д ы . У л ш у л а й у к э л е в а т о р н ы ң у ң ы ш л ы эшләвендә бөртек киптерү о п е р а т о р л а р ы Ә н ә с З ә й н у л л и н , И л ш а т Галәветдинов, Ирек Сафин, Илфат Ситдыйков, Фәрит Са дыйков тырышлыгы зур булуын атады. Биредә үзенең “МТЗ” тракторы белән элеватор йортында мең дә бер төрле эшне башкаручы яшь механизатор Фәнил Фәйзуллинның тырышлыгын да билгеләп үтте. Игенчеләребезнең маңгай тире белән үстерелгән икмәкне Базарлы Матак элеваторы, бөртеген дә югалтмыйча, сыйфатлы итеп эшкәртеп саклауга куяр. Без моны үз күзләребез белән күреп кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев