Әлки районында махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелде
Күптән түгел Татарстанда Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелде. Фронттан кайткан солдатлар ни белән шөгыльләнер? Тыныч тормышта ничек итеп үз урыннарын табар? Сугышчыларның гаиләләре нинди борчулар белән яна?
Әлеге оешма шул мәсьәләләрне кайгыртачак. Һәр төбәктә үз сугыш ветераннарына борчуларын чишәргә ярдәм итүче вәкилләр эшләячәк. Безнең Әлки районында бу вазифаны Базарлы Матакта яшәүче әлеге оешманың әгъзасы Виталий Миронов алып барачак.
Ассоциациянең районыбыз вәкиле ветераннар ассоциациясенең бурычлары турында сөйләп узды.
– Махсус хәрби операциядән яраланып, сәламәтлеге борчу яисә башка сәбәпләр белән бүгенге көндә туган якларына әйләнеп кайтучылар бар. Тынычлык урнашкач, аларны без күпләп каршы алырбыз. Бу сугыш ветераннарында төрле сораулар туарга мөмкин. Аларга хезмәт юлына күчеп, яшәп китәргә, кабат үз урыннарын табарга кирәк булачак. Рухи ярдәм соралуы да бар. Шул ук вакытта аларга каралган ташламалар, акчалата ярдәмнәрне белешергә теләүчеләр булыр. Менә шундый вакытта алар районыбыз бүлегенә, безгә, бу оешма вәкиленә мөрәҗәгать итә алачак, – дип аңлатты ул.
Шуны әйтергә кирәк: Виталий Владимирович үзе дә – махсус хәрби операциядә катнашкан солдат. Хәрби хезмәткәрлек юлы аның Ватан алдында бурычын үтәүдән – чакырылыш буенча армия сафларында булудан башлана һәм моның белән генә тәмамланмый. 2019 елда ул хәрби комиссариат белән килешү төзи һәм илебез чикләрен саклар өчен еракка – Сахалин утравына юнәлә. Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, ул килешүне озайта.
– 2022 елның февраль аенда мин, хәрби хезмәткәр буларак үз вазифамны дәвам итәчәгемне раслап, килешүгә кул куйдым. Март аенда без, бер төркем солдат, Луганск өлкәсендә идек инде. Шуны әйтәсем килә: Сахалиннан киткән беренче төркемдәге һәр хәрби хезмәткәр ул – илен үз ихтыяры белән якларга баручылар иде, – дип сөйли башлады ул, хәрби хәрәкәтләргә китү вакытын искә алып.
“Шулай да ни өчен хәрби килешүгә кул куярга карар иттегез?” – дигән сорауга исә болай дип җавап бирде:
– Без барыбыз да –бергә хезмәт иткән иптәшләрем һәм мин дә, сугыш безнең җирдә түгел, анда булсын, дип фикер йөрттек. Илен, якыннарын, туганнарын кайгыртучы ир-егетләр шулай эшләргә тиеш, дип санадык. Ватанпәрвәрлекне шулай күз алдына китердек.
Виталий Сахалиндагы хәрби бүлектә гранатометчик бурычын үти. Төз атканлыктан, Ерак Көнчыгыш округы буенча хәрбиләр арасында үткәрелгән бер ярышта катнашып, шәхси зачетта 1 нче урынны алуга да ирешә әле ул.
Махсус хәрби операциядә дә Виталийга шул вазифа йөкләнә. Һәм беренче айларда ук һөҗүмдә катнашып, үзен кыю солдат итеп күрсәтә: гранатометтан төз атуы белән дошман техникасын юк итә ул. Шул уңайдан Сахалинның интернет яңалыкларында аның хакында язма да бастырыла. Аннары егет башта – “Батырлык өчен”, ә аннары Жуков медале белән бүләкләнә. Әмма апрель аенда ул яралана. Контузия алуы сәбәпле, госпитальләрдә ята. Соңыннан сәламәтлеге какшау сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителә.
Шуны әйтергә кирәк: хәрби хезмәткәрнең бертуганы Сергей Миронов та бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Илебезне якларга ул да үз теләге белән китә. Килешүне ул өлешчә мобилизация игълан ителүдән берничә көн алда – 2022 елның 20 сентябрендә үк төзи.
Виталий исә бүгенге көндә “Таттелеком” җәмгыятенең Әлки бүлегендә инженер вазифасын башкара һәм ул, укуын дәвам итеп, югары белем алуны үзенә максат итеп куйган. Иң мөһиме – яу кырында үзе булып, барысын да үз күзләре белән күргән, солдатларның кичерешләрен, ихтыяҗларын яхшы аңлаган ир-егет махсус хәрби операциядән туган якларына әйләнеп кайткан сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итә алачагына ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев