Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Мирсәет Сөнгатуллинның концерты узачак

Якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллинга 70 яшь тулды.


Юбилее уңаеннан танылган җырчының күп төрле чаралары үтә. Газета-журналларда аның турында мәкаләләр дөнья күрде, “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе якташыбыз концертын бирде.
Тиздән Мирсәет Сөнгатуллинның 70 яшьлегенә багышланган шактый саллы китап дөнья күрергә җыена. Якташыбызның юбилее уңаеннан төп чара 8 октябрьдә Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә үтәчәк.
Районда исә, Мирсәет Сөнгатуллинның иҗат кичәсе бу атнада – 5 августта узачак. Ул район мәдәният йортында 18 сәгатьтә башлана.
 Концертта Мирсәет Сөнгатуллиның иҗаты дусты, ТР атказанган сәнгать остасы, сатирик, җырчы, конфирансье Алмаз Хәмзин һәм юбилярның улы, Мәскәүдәге Зур театр артситы (Большой театр, солист) Алмаз Сөнгатуллин катнашачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев