Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Россия Президенты сайлаулары имин үтүе турында сөйләштеләр

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы 15-17 мартта Россия Президенты сайлаулары имин үткәрү темасына багышланды.

Утырышка авыл җирлекләре башлыклары,  участок сайлау комиссияләре рәисләре, кайбер мәктәп, мәдәният йорты җитәкчеләре чакырылган иде. Аның эшендә район прокуроры  урынбасары Луиза Хәйруллина, район благочинные Андрей Зиньков , Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов катнашты. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин  алып барды.
Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин сайлау көннәрендә  алар тарафыннан иминлек сагы буенча башкарылачак эшләр белән таныштырды. 

Сайлау көннәрендә  район участокларында Казаннан килеп 31 полиция хезмәткәре тәртип саклап кизүләр торачак икән.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева  клуб һәм мәктәпләр  бинасында участок сайлау комиссияләре эше һәм тавыш бирүчеләр өчен барлык шартлар тудырылачак, диделәр.
Район сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов алда торган Россия Президенты сайлаулары буенча соңгы яңалыклар белән таыштырды. 

Александр Никошин сайлауларда район халкы үзләренең законлы хокукларыннан файдаланып тавыш бирүдә катнашасын һәм бу кампания эше имин үтсен өчен барлык чаралар күрелергә тиешлеге турында кабат искәртте. Ул 18 яше тулып, беренче тапкыр тавыш бирүче егет һәм кызларга бу көн истә калсын өчен урыннарда символик бүләкләр тапшырып, җылы теләкләр ирештерү мөһимлеген ассызыклады.

Ахырдан террорга каршы комиссия секретаре Гүзәл Заһидуллина алда үткәрелгән утырышларның карарлары үтәлеше белән таныштырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев