Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында соңгы елларда озын гомерлеләр саны шактый арткан

Октябрьнең 1 еннән 10на кадәр өлкәннәр ункөнлеге үтә. Аны, күңел юмартлыгы, аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтү көннәре, дип әйтергә дә мөмкин.

Гомер көзенә керүчеләр үзләре дә бу бәйрәмне аеруча көтеп ала. Алар янәшәдәге якыннарыннан гына түгел, ә гомер буе хезмәт иткән эш урыннарыннан да игътибар булачагына ышана. 

Районыбыздагы лаеклы ялдагылар хакында чын йөрәге белән кайгыртучы кеше ул –  ветераннар Советы рәисе Ришат Хәлиуллин. “Исемлекләр алдан ук барланырга, бер генә өлкән кеше дә онытылырга тиеш түгел”, – дип ассызыклады ул сентябрь ахырында район җитәкчеләре белән узган эшлекле дүшәмбе иртәсендә. Үзе исә төрле категорияләр буенча пенсионерларыбызны барлап та чыкты.

–     Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 6066 пенсионер бар. Шуларның 488 инвалидлык буенча ялда. 947 се икътисадның һәм хезмәт күрсәтүнең төрле тармакларында эшчәнлеген дәвам итә. Өлкәннәр арасында тыл хезмәтчәннәре – 61, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, тыныч тормышта үлгән сугышчыларның тол хатыннары – 12 һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бер ветераныбыз – 5 июньдә 100 яшен тутырган Хазыйм Фәхретдинов бар, – дип сүзен башлады ул. 

Аннары, сигезенче дистәне тутырып та, рухи ныклык белән алга атлаган, тормыштан ямь-тәм табып яшәүчеләргә тукталды. 

–     Районыбызда 80-90 яшьлекләр – 692 әү, 90-95 яшьлекләр – 108, 95 һәм аннан да өлкәнрәкләр – 23 кеше, – диде ул.
Шунысы сөенечле: озын гомерлеләр саны соңгы елларда шактый арткан. “Берничә ел элек 95 яшен тутыручылар берничә генә иде. Хәзер алар исәбе ике дистәдән артык. Бу, билгеле, бик шатландыра”, – диде ул һәм андый бәхетлеләрнең исемнәрен дә атап китте. 

Алар: Чуаш Борнаенда яшәүче Татьяна Андреева, Карга авылындагы Миңнегөл Гафиятуллина. Алар якын айларда 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк. Иске Камка авылындагы Затия Зарипова һәм Юхмачы авылындагы Евдокия Кузьмина 99 яшьләрен тутырачак. 

Кызганыч, әмма ялгыз яшәүчеләр дә бар. Алар исәбе – 435 кеше. Шуларның 268 енә 34 социаль хезмәткәр беркетелгән. Бу, уртача алганда, 7-8 өлкәнне бер хезмәткәр карый дигән сүз. Ришат Әсәт улы әлеге өлкәннәргә аерым игътибар булырга тиешлеген, аларның яшәү шартларын карарга кирәклеген дә әйтте. Алар арасында 80 яшьтән узганнар да, авырулар да бар бит. Озакламый өйләрне җылыту чоры да башлана. Бәла-каза чыкмасын өчен, мичләр, төтен юллары, газ җайланмалары, ут үткәргечләренең төзек булуы мөһим. Янәшәсендә якыны булмаган өлкәннәр моңа игътибар итмәскә мөмкин. Шуңа да ветераннар советы рәисе: “Безгә районның гадәттән тыш хәлләр, газ хезмәте бүлекләре хезмәткәрләре белән бергә, андый йортларга кереп, барысының да тәртиптә булуын үз күзләребез белән күреп чыгарга кирәк”, – дип, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте.

Өлкәннәр ункөнлегенә әзерлек эшләре, билгеле, алдан башлана. Ә бәйрәм аралыгында, гадәттәгечә, лаеклы ялдагыларның һәркайсы белән очрашып, аларны котлау ниятләнелә.  Мәктәпләрдә, оешма-учреждениеләрдә очрашулар да үтәр. Мөмкинлек булса, кайбер оешмалар ветеран хезмәткәрләрне чәй өстәленә дә чакырыр, елдагыча өлкәннәр арасында ярышлар да оештырылыр. “Без бу ункөнлекне югары дәрәҗәдә, лаеклы итеп үткәрергә тиеш”, – дип ассызыклады Ришат Әсәт улы.

Иң мөһиме, өлкәннәребезгә игътибар бу ункөнлектә генә булмасын, алар, ел дәвамында кайгыртучанлыкны тоеп, үзләренең җәмгыятьтә кирәкле булуларын аңлап яшәсеннәр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев