Әлки районында сөт тапшыручылар, сөт продукциясен җыючылар белән слет узды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуында узган соңгы видеокиңәшмәдә, республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: “Әлки районында узган ел халык савым сыерларын 200 башка арттырды”, – дип мактап атап үтте.
Хәзер тапшырам дисәң, сөт кабул итү бәяләре дә югары тора. Әйтик, әлкилеләр декабрь аенда тапшырылган һәр литр сөткә 30 ар сум акча алдылар. Кышлыкка азык хәзерләү буенча элеккеге еллардагы кебек кул хезмәте алай күп куелмый – трактор чаптыра, төргәкли, төяп йортка кайтара. Дөрес, әлеге эшләрнең чыгымнары бар – ягулыкка, тракторчы хезмәтенә түлисе. Әмма бу, җәйге кояш астында көннәр буе сәнәк күтәреп эшләү белән чагыштырганда, күтәрә алмаслык чыгым түгел. Әнә шул якларын искә алып, авылларда йортында сөтбикәләр санын арттыручылар күбәйгән дә былтыр.
Бу турыда район мәдәният йортында сөт тапшыручылар, сөт продукциясен җыючылар белән үткән слетта да сүз барды. Район башлыгы Александр Никошин слетта катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады:
– Беләм: йортыңда берничә баш сыер асрап яшәү ансат түгел. Сезнең абзарларыгызда хезмәт иртә-таңнан башлана. Ял да, бәйрәм дә эләкмәскә мөмкин. Әмма йорттагы маллар –гаилә керемен булдыруда ышанычлы чыганак ул. Әнә былтыр шәхси хуҗалыкларга тапшырган сөтләре өчен 190 миллион сум акча өләшенгән. Бу бит гаилә бюджетына бик әйбәт өстәмә акча дигән сүз, – диде.
Район башлыгы республикада шәхси секторга терлекчелек үсеше өчен бирелә торган программалардан тулырак файдаланырга чакырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев узган елгы эшләргә анализ ясап чыгыш ясады.
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 30 мең башка якын мөгезле эре терлек бар. Шуның 11279 ы – савым сыерлары. Былтыр районнан 53 мең тоннага якын сөт эшкәртүчеләргә озатылган. Бу республикада иң югары нәтиҗәләрнең берсе, – диде ул.
Районда һәр көнне 150 тоннадан артык сөт җитештерелә. Алдагы елда безнең бу күрсәткечне 200 әр тоннага җиткерү мөмкинлеге бар. Әйтик, былтыр “Хузангай” җәмгыятендә 1200 башка исәпләнгән савым комплексы ачылды. Анда Венгрия һәм Голландиядән күп сөт бирергә сәләтле таналар кайтарылды. “Хузангай”да сыр-май заводы эшли. Алар һәр көнне 50 тонна сөт эшкәртергә сәләтлеләр.
Сөт эшкәртү цехы Түбән Әлки авылында шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхет-диновта да ачылачак. Димәк, авыллардан җыелган сөт үзебездә үк продукция итеп эшләнчәк.
Роберт Гадиев авылларда кече фермалар төзү программасын файдаланучылар да күп, диде. Барысы 123 гаилә 28 миллион сумга якын субсидия алган. 2023 елда тагын 20 гаилә бу программадан файдаланырга теләк белдергән.
Иң күп сөт халыктан Чуаш Кичүе (былтыр 679 тонна тапшырылган), Борискино (668 тонна), Иске Салман (481 тонна), Иске Чаллы (423 тонна), Иске Алпар (419 тонна) җирлекләрендә җыелган.
Слетта күп сыер асраган 31 гаиләгә савым аппаратлары тапшырылды. Шулай ук районда күп сөт тапшырган, иң күп сөт җыючылар, иң әйбәт ясалма орлыклардыручы операторлар сәхнә түренә чакырылып бүләкләнделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов:
– Сез авылны яшәтүчеләр. Халык маллар асрый икән, анда тормыш дәвам итә, авылда социаль объектлар төзелә, балалар туа. Димәк, мәктәп, балалар бакчасы эшли, авыл юллары салына, – диде.
Сәхнәдә район мәдәният хезмәткәрләре слетта катнашучыларга бай эчтәлекле зур концерт бирделәр. Ә фойеда зур өстәлләр куеп, табын әзерләнгән иде. Авыл уңганнары кайнар чәйләр, тәм-томнар белән сыйланып, үзара аралашып алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев