Әлки районында суга счетчик куя башларга мөмкиннәр
Татарстан Рәисе, гаять кызу һәм яңгырсыз көннәр тору сәбәпле, республикада гадәттән тыш хәлләр режимы кертте. Шул уңайдан районда гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.
Комиссия рәисе Руслан Морадымов, малларга азык хәзерләү торышы белән таныштыру өчен, сүзне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиевка бирде.
– Быел без кышлату чорына 87 мең тонна сенаж хәзерләүне планлаштырган идек. Һава торышы шулай яңгырсыз торса, чынбарлыкта без моның яртысын гына хәзерли алабыз. Моны истә тотып, узган елдан калган терлек азыгына ревизия ясадык. Маллар тук булачак, шулай да быел булдыра алганча азыкка запаслану мөһим, – диде Роберт Гадиев.
Җитәкченең тел төбеннән аңлашылганча – алдагы елның ничек киләсен белмибез. Кайбер фаразлаучылар 2024 ел 2010 ел кебек коры киләчәк, дип тә куркыта. Шуңа быел, бар мөмкинлектән файдаланып, хәтта чит төбәкләргә барып, азыкны күбрәк туплап калу бурычы куела.
Роберт Гадиев: “Корылыктан зыян күргән, иминиятләштергән басуларның документлары хәзерләнә”, – ди. Югалтуларның бер өлешен шулай капларга да җыеналар.
Александр Никошин эссе көннәрдә терлекләрне эчертүгә игътибар итәргә, ясалма душлар ясарга киңәш итте. Ул шулай ук халыкка печән хәзерләүдә авыл җирлекләре башлыкларына ярдәмнәр оештыру зарурлыгын әйтте.
Район үзәге халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов чыгыш ясады.
– Җәйге чорда безнең 22 су башнясы тәүлек әйләнәсе эшләп тора. Шулай да берничә урамда су начар килә. Югыйсә без нормадан күпкә артык су суыртып үзәктән тәэмин итсәк тә. Шуңа да проблемалы урамнарга өстәмә су башнялары ясату өчен документлар хәзерләдек, – ди җитәкче.
Су белән халыкны тәэмин итүдә Әлки коммуналь челтәрләре турыдан-туры шөгыльләнә.
Аның җитәкчесе Искәндәр Сафин:
– Район үзәге урамнары дүрт өлешкә бүленеп, суүткәргечләр боҗра ясап тоташтырылган. Безгә бишенче боҗраны ясарга кирәк. Әлки урманчылыгы янындагы урамнарны аерым үзәк итсәк, күп проблема хәл ителер иде. Без җәй айларында халыкка, кышкы чор белән чагыштырганда, суны 10 тапкыр күбрәк җибәрәбез. Әмма барыбер су каядыр барып җитми, – ди Искәндәр Марсель улы.
Руслан Морадымов чамадан артык күп су файдаланучыларга счетчиклар куйдырырга тәкъдим итте. Хәер, бу мәсьәлә һәр район үзәге өчен актуаль. Суны бит тәүлек буе бәрәңге, печән бакчасына, алмагачларга, кош-корт өчен күл ясап, шунда агызып ятучылар күп. Андый хәбәрләр район газетасы редакциясенә дә керә. Димәк, эссе, яңгырсыз көннәрдә суны чамадан тыш файдаланучыларны ачыклап, аларга беренче чиратта счетчиклар куйдыруны таләп итәргә мөмкиннәр.
Утырышта ирекле янгын сүндерү дружиналары эше, аларга беркетелгән техника торышы анализланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев