Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы үтте

Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты ел саен “Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивале үткәрә.

6 апрельдә Базарлы Матакта әлеге фестивальнең зона этабы үтте. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Быел бәйгенең бишенче тапкыр үткәрелүе. Аның максаты – гаилә, туганлык бәйләнешләрен ныгыту, нәселеңнең, туган ягыңның тарихын өйрәнү, Татарстан Республикасы халыкларының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу. 


Безнең район фестивальнең зона этабын үткәрү дәрәҗәсенә ия булды. Биредә республиканың ун районы гаиләләре – бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре көч сынашты. Жюри составында республиканың абруйлы белгечләре иде. 


–     Шундый бәйгеләрдә катнашу ул – үзең өчен бик кирәкле һәм кызыклы эш. Чөнки ул бабаларыңны белергә, буыннар бәйләнеше булдырырга, аларны ныгытырга ярдәм итә.

Гореф-гадәтләрнең онытылмавына юл куймау үсеп килүче буынны әхлаки, рухи, эстетик тәрбия бирүдә аның йогынтысын көчәйтергә ярдәм итә. Район мәдәният йорты сәхнәсендә иң сәләтле, иҗади гаиләләр чыгыш ясый. Мин аларның барысына да җиңү телим, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов үзенең сәламләү сүзендә.   – Сезнең барыгызга да сәламәтлек телим, гаиләләрегез ел саен зурайсын, бәйләнешләрегез ныгысын. 


Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, фестивальнең зона этабын үткәргәне өчен, район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Техник әзерлек күрү зур җаваплылык булуын ассызыклады. Шул ук вакытта фестивальдә катнашучыларга, кунакларга тиешле игътибар бирү дә сорала. 


–     Фестивальдә катнашучы гаиләләрне тыңлаганнан соң, без әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз. Беренче чиратта, без, әти-әниләр, балаларыбызга нинди җирдә туубызны, безне кем тәрбияләвен, аларның дәү әти-дәү әниләре кем булуын аңлатырга тиеш. Һәм без шул җирне яратырга, аны сакларга бурычлы. Безнең һәркайсыбыз нәкъ менә үз җиребездә файдалы булсын иде, –  диде ул, бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Район этабы узганнан соң, без арагызда никадәр белемле, сәләтле кешеләр барлыгын күрдек. Сез барыгыз да – җиңүчеләр. Әлеге чарага әзерләнгәдә сез туплаган мәгълүматлар – бәһасез рухи байлык. Без сезнең гореф-гадәтләрегез, йолаларыгыз, һөнәрләрегез, гаиләләрегез, нәселегездәге танылган һәм гади кешеләр турында тыңларга килдек. Мин буынара бәйләнешләрне югалтмаска чакырам, чөнки ул – илебез үткәнен күз алларга мөмкинлек бирүче тарих. 


Шәҗәрәләр фестивалендә Әлки районы данын Сафиуллиннар гаиләсе яклады. Шулай ук катнаштылар:  Фәйзиевлар – Спас, Захаровлар – Нурлат, Андреевлар – Аксубай, Кәримовлар – Чирмешән, Демидовлар – Яңа Чишмә, Хисмәтулиннар – Чистай, Әсфәндияровлар – Алексеевск, Вәлиуллиннар – Лаеш һәм Бикметовлар – Балык Бистәсе районы.  

Гаилә тарихын белүчеләр – аш-су осталары да


Районның мәдәният йортында гаиләләр иң элек үзләре әзерләп килгән милли һәм гаилә ризыкларын күрсәтте. Жюри әгъзалары ризыкның ничек тәкъдим ителүен, аның ни дәрәҗәдә катлаулы әзерләнүен, тәмен, эстетик ягын (күренеше, төсе, куелыгы), милли элементларның кулланылуын бәяләде. 


Аннары бәйгедә катнашучылар борынгы бабаларының туган һәм үлгән еллары, нинди катламнан булуы, вазифасы язылган шәҗәрә агачларын күрсәтеп сөйләде. Алар төрлечә: альбом, стенд, баннер итеп эшләнелеп, гаилә династияләре, кадерле ядкарьләр турында да мәгълүматны үз эченә алган иде. 


Бәйгедә катнашучылар нәселләре турында сөйләгәндә, элеккеге фотосурәтләрен, китаплар, документлар, бүләкләр, хатлар, борынгы әйберләр һәм сувенирларны кулланды. 


Чара мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итеп, бәйгедә катнашучылар концерт номерлары күрсәтте. Уен коралларын кулланып, җырлады, биеде. 

Тарихыбызны без белергә тиеш


Сәхнәгә беренче Спас районыннан булган Фәйзиевлар гаиләсе күтәрелде. Алар үзләренең 320 елга сузылган укытучылар династиясе турында сөйләде. Районыбызның Сафиуллиннар гаиләсе бизәкләрен үз куллары белән теккән милли кием тәкъдим итте. Алмаз Сафиуллин әтисе язган җырны башкарды. Гаилә башлыгы авылда музей оештыруы турында сөйләде. Музей урнашкан йорт 1810 елда төзелгән. Ул шулай ук 1885 елдан Түбән Салман авылы кешеләре тарихын да ачыклаган. Биредә 1930-1940 елларда гаилә әгъзалары бүләкләнгән тарихи материаллар, дипломнар, Мактау грамотлары да күрсәтелде. 


Нурлат районыннан килгән Захаровлар гаиләсе үзләренең зур династияләре, РСФСР Югары Советының 1963 елдагы VI чакырылыш депутаты Виктор Захаров тамырлары да булган фамилияләр тарихы турында  сөйләде. Захаровларны халык “Депутатовлар” дип атап та йөрткән. Гаилә таныштыру барышында үзләре иҗат иктән “Посевная” һәм “ Иске Чаллы” җырларын да башкарды. 


Аксубай районыннан булган Андреевлар династиясе үзләренең ачык төстәге матур костюмнары, биеп башкарылган чуаш телендәге дәртле җырлары белән хәтердә калды. Әлеге гаиләнең нәсел шәҗәрәсе тамырлары белән 1758 елга барып тоташа һәм ул 9 метрлы кәгазьне били. Гаиләнең шәҗәрәсе 1700 елдан билгеле булган Сөнчәләй авылында – 1724 елда туган бабалары Андрей Тихоновичтан башлана. Ул тирә-якка билгеле умартачы була. Җәй, бал аерткан вакытта, ул умарталыгы яныннан үткән һәркемне дә бал һәм квас белән сыйлаган. Аның умарталыгын халык “Энтри шуре” дип атаган һәм ул атама бүгенге көнгә кадәр сакланган. 


Чирмешән районында төпләнгән Кәримовлар гаиләсе дә, ачыклый торгач, үз нәселләре турында күп нәрсәне белгән. “Безгә билгеле борынгы бабабыз Исенейның ике улы – Ибраһим һәм Тимергали булган. Без аларның 1716 елда Татар Мулла авылында теркәлүләрен раслаучы мәгълүматларны таптык. Ибраһим 1734 елда үлгән һәм анда җирләнгән дә”, – дип сөйләде Айнур Кәримов. Чыгышларында Кәримовлар гаилә символларын күрсәттеләр һәм гимнын башкардылар. 


Яңа Чишмә районыннан килгән Демидовлар милли ризыклар, костюмнар,  гаилә ядкаре турында сөйләп, концерт программасы рәвешендә үзләре белән таныштырдылар. 


Чыгышлары белән Чистай районыннан булган Хисмәтуллиннар гаиләсе дә бай эчтәлекле  нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте, гореф-гадәтләре турында сөйләде, үзләре белән таныштырганда, сәхнәләштерелгән концерт программасын күрсәтте. Әлеге нәсел оста кулларга бай. Җир кишәрлегендә алар  күп итеп алмагачлар утырткан, йорт һәм беседка салган, гаилә башлыгы Мансур абый исемен биреп, күлне төзекләндергән. 


Алексеевск районыннан булган Әсфәндияровлар да 14 буын нәсел шәҗәрәләрен белә. 
Лаеш районында яшәүче Вәлиуллиннар гаиләсен дәү әниләре белән 6 онык тәкъдим итте. Алар Габдулла Тукайның  “Туган тел” җырын башкарганда, тамашачылар торып басып кул чапты. 


Балык Бистәсеннән булган Бикмәтовлар династиясе шәҗәрәләрен сәхнәләштерелгән гаилә тарихы белән тәкъдим итте. 95 яшьлек Зәйтүнә әби үз тирәсенә күп буынны җыйган. Ул оныгының баласына үз куллары белән гаилә ядкарен –  гармун тапшырды. 
Милли һәм гаилә ризыклары, үзләрен ничек таныштырулары, шәҗәрәләре бәяләнгәннән соң, бәйгедә өченче урын –   Яңа Чишмә районыннан Демидовлар гаиләсенә, икенче урын – Чистай районыннан Хисмәтуллиннарга бирелде. Ә Аксубай районыннан Андреевлар җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев