Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте

Әлки районы мәдәният йортында “Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

Анда өч гаилә: Базарлы Матактан – Шиһаповлар, Каракүлдән – Ивановлар һәм Чуаш Борнаеннан Ивановлар катнашты. 

Иҗади номерларны, милли һәм гаилә ризыкларын, нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итүне Казаннан килгән жюри бәяләде. Беренче этап кагыйдәләре кысасында жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларның үз куллары белән әзерләгән ризыклар, әби-бабайларыннан мирас булып калган кул эшләре күргәзмәсен карады. Гаилә династияләре үзләренең нәсел шәҗәрәләрен, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкарьләрен тәкъдим итте. 

Өстәлне күрсәтү бәйгесе өчен, гаиләләр яраткан милли ризыкларын әзерләгән. Мәсәлән, Ивановларның бәйрәм өстәлендә чуаш милли ризыклары: борынгы рецептлар белән әзерләнгән хупла, бәрәңге, кәбестә бәлеше, коймак куелган иде. Кунаклар өчен алар шулай ук балык, сыра да әзерләгән. 
Торт, гөбәдия, пәрәмәчләр, койка һәм үз бакчаларыннан җыелган җиләк-җимешне Шиһаповлар тәкъдим итте. Камыр ризыкларын бик тә яратып гаилә хуҗабикәсе Эльмира үзе пешергән. 

Бәйгенең икенче этабы сәхнәдә узды. Анда һәр гаилә үзләре белән таныштырды һәм кызыксындырырлык концерт программасы белән үз нәселе, гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләде.

Эльмира һәм Ринас Шиһаповлар район мәдәният йортында эшлиләр. Әлеге сәләтле артистлар башкаруындагы җырларны әлкилеләр генә түгел, ә башкаланың җыр яратучылары да белә. Алар бер кыз һәм ул тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә өч оныклары буй җитеп килә. Алар барысы да, актив тормыш рәвеше алып барып, төрле чараларда һәм бәйгеләрдә катнаша. Эльмира һәм Ринас күп балалы гаиләләрдә үскәннәр. Ринас нәселләренең 6 буыны бабайлары исеменнән киткән Шиһаповлар фамилиясен йөртүләре турында сөйләде. 

–    Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк, – дип ассызыклады ул, жюри әгъзаларына зур гаилә династиясен күрсәтеп.  

Шиһаповлар нәселендәге бабаларының – туган җирләрен яраткан, хезмәт сөючән кешеләр, туганнарының күбесенең җыр-моңга сәләтле булулары турында сөйләде. Ринасның күп санлы апа-абыйлары төрле уен коралларында уйный. Уллары Ранис та оста биюче икән. Ә Эльмира һәм Ринас үзләре тамашачыларга гадәттәгечә дәртле һәм моңлы җырларын бүләк итте. Аларны мәхәббәт кенә түгел, ә җырга һәм сәнгатьне ярату да бәйли бит. 
Каракүл авылыннан булган Ивановларның ике балалары үсеп килә. Савелий Иванов 1902 елда туган бабалары – Степан Иванов һәм 1896 елгы әбиләре – Елизавета Иванованы искә алды. Бу бабалары аларның зур хуҗалык тоткан, бик күп атлар үрчеткән. Ивановлар гаиләсе, элеккеге еллардагыча итеп, “Армиягә озату” йоласын күрсәтте. Анда ипигә бәйле мөһим мәгънә бар. Булачак солдат: “Кайткач, ашармын”, – дип, ипинең бер кисәген сындырып ала. Аны исә, сөлгегә төреп, егет өйгә әйләнеп кайтканчы саклаганнар.


Чуаш Борнаеннан булган зур һәм интернационал гаилә үзләренең укытучылар династиясе турында сөйләде. Аларның гомуми педагоглык еллары 1000 елга якынлашып килә икән бит! 

–    Нәселебездә беренче укытучы туганнан туган әбиебез – Сиктермә авылында яшәүче Пелагея Красильникова була. Безнең арада атказанган укытучылар, педагог остазлар, Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары бар, – дип сөйләде алар район мәдәният йорты сәхнәсеннән. 

Ивановлар командасы кул эшләрен: тегәргә, бәйләргә, чигәргә, милли баш киемнәре әзерләргә дә ярата икән. Ике ел элек алар “Бертуган Ивановлар” волонтерлык төркемен төзегән. Быелның октябрь аенда авыл кешеләре исеменнән – 21 нче, ә үз гаиләләре исеменнән 50 нче ярдәмне җибәргәннәр инде. 
Чуаш Борнаенда зур ярдәм оештырылуы еракларга ук билгеле: авыл исеме Россиянең волонтерлар картасында да күрсәтелгән. Аларның яшь ярдәмчеләре Ярослава, Миловита һәм Касьян “Яшь герой” медальләре белән бүләкләнгән, ә бертуган апа-сеңелгә “МХОга булышлык” медале һәм грамоталары тапшырылган. 

Гаиләләр чыгышларында халык тарихы, гореф-гадәтләрен күзалларга мөмкинлек бирүче күренешләр булды, җыр-биюләр башкарылды, бабаларның алардан соң килгән буыннар горурланырлык каһарманлык гамәлләре сөйләнелде. 

Жюри нәтиҗәләр ясаганда, район мәдәният йорты артистлары тамашачыларга концерт номерлары бүләк итте. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча, җиңүче дип, Шиһаповлар гаиләсе табылды, икенче урынга – Чуаш Борнаеннан булган Ивановлар, ә өченче урынга Каракүл авылыннан килгән Ивановлар лаек булды. 

Шиһаповларның гаилә династиясе безнең районны фестивальнең зона этабында яклаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев