Әлки районында урып-җыю белән бергә көзге чәчү, сенаж салу да бара
Август-сентябрь айлары – игенчеләр өчен еллык хезмәт буенча имтихан бирү чоры.
Басуларда кызу урак өсте дәвам итә, киләсе ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчү бара, күпьеллык үләннең икенче катыннан сенаж салу, печән әзерләү эшләре кушылды. Мөһим булган әлеге эшләрнең барышы турында безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сөйләде.
– Роберт Рәшитович, узган шимбәдә хөкүмәт йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеокиңәшмәдә Әлки районын урып-җыюда алда баручылар исемлегендә атадылар. Димәк, бездә урак югары темпларда дәвам иттерелә?
– Әйе, Әлки урып-җыелган мәйдан буенча республикада иң алдынгы биш район исемлегендә. Әмма бу безгә әлеге күрсәткечтән канәгать булып эшләргә нигез була алмый. Безнең әле һәр көнне башкарасы хезмәт күләмен арттырырга мөмкинлекләребез бар. Район башлыгы Александр Никошин да, бу көннәрдә еш кына кырларда игенчеләр, белгечләр янында булып, эш темпын арттыру мәсьәләләре буенча күрсәтмәләрен бирә.
Быел уракка керешкәндә, кайбер проблемаларыбыз тулысынча хәл ителмәгән иде. Әйтик, комбайннар астыннан икмәкне ташуда катнашучы шәхси йөк машиналар хуҗаларына хезмәт хакы тулысынча түләнмәгән иде. “Востокзернопродукт” бу мәсьәләне тиз арада хәл итте. Кырдан икмәкне элеваторга ташу проблемасы уңай якка үзгәрде. “Хузангай”да , “Востокзернопродукт”та берничә комбайнга механизаторлар булмый торды. Бу мәсьәлә күбесенчә хәл ителде. Дөрес тракторчылар җитешмәү проблемасы әле дә бар.
Соңгы көннәрдә район кырларында 65-70 комбайн эшли. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары, үзләренең райондагы игеннәрен суктырып алып, читтәге басуларында эшли башладылар.
– Роберт Рәшитович, райондагы комбайн паркы искерә бара. Урак чорында читтән ярдәм күп алындымы?
– Бездә бер комбайнга урак мәйданы шактый зур туры килә шул. Әле бит комбайнчыларыбыз Спас, Алексеевск, Нурлат районнарындагы зур-зур мәйданнарда үстерелгән икмәкне дә җыеп алырга тиешләр. Быел “Востокзернопродукт”ка, урак эшләре башлануга, Түбән Әлкидәге “Ремтранссервис” җәмгыятеннән 5 комбайн ярдәмгә килде. Тагын ун комбайн килешүләр нигезендә читтән килеп эшли. Комбайн паркы бездә “картая” дисәк тә, ул һәр елны яңартылып тора. Әйтик, “Хузангай” быел яңа 6 – бөртек суктыру комбайны, “Востокзернопродукт” 4 комбайн сатып алды. Быел аларны тулы куәткә файдалана да башладылар.
– Быел игенчелек өчен ел уңышлы килде, диләр. Бездәге бөртеклеләр чыгышын ничек бәялисез?
– Хәзергә бездә игеннәрнең 65 процент мәйданыннан бөртеклеләр суктырып алынды. Көзге бодайның һәр гектарыннан 36,6 центнер уңыш чыгып бара. Хуҗалыклардагы кайбер аерым кырлардан 50-60 шар центнер икмәк алынды. Агрономнарга, җитәкчеләргә киләчәктә нинди сорт орлыклар белән эш итәргә кирәклеген әйбәт уңыш биргән кырларны анализлап планлаштыру зарур. Көзге бодай 19 мең гектарга якын игелгән булса, аның 4 меңеннән генә уңышны аласы калды. Комбайннарның күпчелеге бу көннәрдә арпа, борчак суктыруда эшлиләр. Арпаның уңышы да канәгатьләнерлек: гектардан 35 шәр центнер уңыш чыгып бара. Борчакның уңышы исә “Хузангай” да һәр гектарыннан кырыгар центнер чыкса, “Востокзернопродукт” кырларыннан әлегә егермешәр центнер гына алына.
– Августта бит әле көзге чәчү эшләрен дә башкарырга кирәк...
– 10 августта “Востокзернопродукт” ның һәр филиалы үз җирләрендә дә көзге бодайны чәчүгә керештеләр. Барысы 22 мең 100 гектарда уҗым культураларын чәчү планлаштырылса, бүгенгә ике мең гектарда бу эш башкарылды. Көзге чәчүне 10 сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы куелды.
– Районда мөгезле эре терлекләр саны күп. Алар өчен кышлатуга азык хәзерләү торышы нинди хәлдә?
– Мөгезле эре терлекләрнең һәр башына 23 центнер азык берәмлеге хәзерләү тиеш. Быелгы кебек азык күп елда ел ярымлык запас булдыру мөһим. Әлегә бездә 60 мең тонна сенаж хәзерләнде. Күпьеллык үләннәрдән сенаж өчен массаны базларга салу эше дәвам итә. Хәзер икенче кат чабудан азык хәзерләнә. Шулай ук егерменче августларда кукуруздан силос салуга төшәчәкбез. Силос өчен кукуруз 2600 гектар мәйданны били. Кыр патшасыннан быел масса күп чыгачак. Һава торышы әйбәт торса, маллар өчен сусыл азык мулдан хәзерләнәчәк.
– Сентябрь аена кергәч, бу эшләргә көнбагыш, бөртек өчен кукуруз ураклары да өстәлә. Механизаторларны ничек бар хезмәтләргә дә җиткерергә соң?
– Әйе, безнең тракторчыларга кытлык бар. Бигрәк тә шулай бөтен эшләр бер чорга туры килгәндә авыррак. Шуңа да механизатор булып эшләргә мөмкинлеге булганнар мондый җитди чорда читтә калмасыннар иде. Элек, тракторчының хезмәтенә түләү начар, диләр иде. Хәзер бит ул проблема юк: механизаторларыбыз бик яхшы хезмәт хаклары алып эшлиләр.
Авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга исә сәламәтлек һәм, хезмәтләренең әҗерен күреп, рәхәттә яшәүләрен телим!
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев