Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Алпар авылында Сабантуй узды

Бүген, 11 июньдә, Иске Алпар авылында зурлап сабан туе билгеләп үтелде.

Бәйрәм авыл халкын, аның читтә яшәүче якташларын гына түгел, райондагы бар авыл халкын да җәлеп итәрлек югарылыкта оештырылды. Авыл эченә кергеч тә, биредә сабан туе булачагын ерактан ук күренеп торырлык итеп һәм бәйрәмгә һәркемне дә чакырып, татарча да, русча да “Бәйрәм белән! Рәхим итегез!” дигән плакатлар эленгән. Ә Сабантуй узасы урында әзерлек эшләре узган ел ук башланган. Сабантуй бит ул – безнең гореф-гадәтләребез, ул безнең әби-бабайларлан калган мирас. Шуңа да яңа булдырылган паркта элекке авыл тормыш мохитен тудыру өчен барысы да эшләнгән: мәйданга башы ябулы  биек агач капкалардан керәсе, мәйдан читән койма белән тотылган, эчтә агач кое да бар.  Монда төрле сәүдә өстәлләре тезелде, шашлык – пылау пеште, балалар өчен күңел ачу мөмкинлеге тудырып, төрле атракционнар урнаштырылган иде.
    Ә төп мәйдан исә – үзәнлектә ясалган. Биредә халык утырсын өчен эскәмияләр сузылган, шулай ук уеннарны тау битләреннән дә күзәтергә бик  уңайлы иде. 
    Бәйрәм башланганда сүз алган авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов, бар авылдашларны да бәйрәм белән котлаганнан соң, шундый Сабантуйны оештырырга ярдәм иткәннәре өчен, бар иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар: бертуган Сәмигуллиннар, Альберт Мөхәммәтшин, “Кызыл Шәрык” җәмгыяте җитәкчесе Адел Хәйруллин, Булат Шакиров, Тәлгать Әхмәтшин, Рифкать Исламов. Рамил Гарипов абсолют батырга тәкәне үстереп биргән. Ярдәм итүчеләр тагын бар, билгеле, аларга һәр авыл кешесеннән рәхмәт сүзләре җиткерелде. 
   Сабантуйга районыбыз кунаклары район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов чакырылган иде. Алар да бар халыкны бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен ирештерде.
 Ә бар җаны-тәне белән әзерлек эшләре белән йөрүче Рәфкать Сәмигуллин, авылдашларын котлау өчен сәхнәгә күтәрелгәч, болай диде:
Сабан туе ул – халыкка хөрмәт, аңа ихтирамлык билгесе. Шулкадәр күп булып кайткансыз икән, бу – зур шатлык. Авылыбызга 1639 елда нигез салынган, киләсе елда да шулай күпләп җыелып, аның 385 еллыгын билгеләп үтәргә язсын. Якташларыбыз эшчән, туган җанлы. Алпар авылы булды, Алпар бар, Алпар авылы булачак та, – диде.
  Бәйрәмне бик тә матур итеп Ильяс Габделгазыйзов алып барды. Мәйданда котлау сүзләре 60 ел бергә яшәп, бриллинат туйларын билгеләп үтүче Заһидә апа белән Хафизулла абый Гарифуллиннар, 50 ел бергә гомер итүче Таһирә апа белән Нургалләм абый Маннаповлар, быел 80-85 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр чакырылып, котланды.
Сәхнә түренә озак еллар терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялда булган савымчылар, механизаторлар, бүәген дә эшләүче терлекчеләр чакырылды. 
  Көн буе көрәшкәннән соң, абсолют батыр да билгеле булды. Ул –  Алмаз  Гыйматдинов.
Авылга Ринас Шиһапов, Эльмира Нурлыхакова, музыка көллиятендә укучы Гамил Гыйматдиновның иптәшләре белән уйнаган көйләр, Миңгол Галиев шәкертләре башкаруында җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев