Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр гаиләләре белән күңелле ял иттеләр

Ялларны гаилә белән бергә матур итеп үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. 28 нче сентябрь көнне дә районыбызның барлык парклары балалар, ата-аналар, әби-бабайларның шат авазыннан, ыгы-зыгысыннан “гөж” килеп торды.

Үзәк паркта халык аеруча күп иде. Мәдәният йорты, Базарлы Матак урта мәктәбе коллективларының уртак программасы буенча үткәрелгән биредәге ял чын мәгънәсендәге бәйрәмгә әверелде. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары,  өлкәннәребезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, матур җыр-биюләрен бүләк итте, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Дәү әни, дәү әтисе белән килгән оныклар аеруча шат иде. Шатлыкларын яшерә алмаган сабыйлар, торып-торып, әби-бабасын кочты, алар белән фотога төште, уйнады, биеде. 

 Менә паркның бер чатыннан татарча бию көе ишетелә. Якынрак киләм.  “Салават күпере” балалар бакчасы сабыйлары дәү әниләре белән мәш килә: “Түбәтәй” уены уйныйлар. Шулкадәр кызып киткәннәр, беркемдә эшләре юк. Музыка туктаганда, түбәтәй кемдә кала, ул уртага чыга, дәү әнисен чакырып, парлы бию башкарыла. Әлеге уен “Җиде чәчәк” уены белән алышынды. Нәниләр яраткан дәү әниләренә назлы сүзләр яудырды. Күзендә бәхет чаткылары уйнаган дәү әни – Рузалия апа Галиевага эндәшәм:

– Ничек хәлләрегез, мондый яллар кирәкме?

– Кирәк кенәме соң, искиткеч күңелле булды бу ял! Оныкларыбыздан да бигрәк үзебезгә кызык әле. Никадәр кеше белән аралыштык, бала чакларны искә төшердек. Рәхмәт оештыручыларга, – диде ул,  оныгына елмаеп. Аларның биш оныгы бар икән. Бирегә ул ике оныгы белән килгән.

Рәхмәт әйтеп, алга таба китсәм, әкият дөньясына барып кердем. Биредә “Каенкай” балалар бакчасы гөрли. Бакча хезмәткәрләре әкият геройлары булып киенгән, өлкәннәр төрле – төрле биремнәр үти: бала төрә, уен белән бәйле җыр башкара, күзе бәйләнгән килеш оныгын ашата, балалар арасыннан үзенекен эзләп таба. Бөтен кешегә күңелле. Беркем дә читтә тормый. Ял итәргә килеп, оныклары арасында бөтерелгән бер парга күзем төште. Болар – Вайыс һәм Рәфидә Даутовлар. Җиде оныклары булган әлеге пар рәхәтләнеп бәйрәм итә. 

Аңлый белсәң, дәү әни-дәү әти белән үскән балалар күпкә бәхетлерәк шул. Киткән һәм кайткан җирләренә чәе кайнаган, өе җылы, ишеге ачык була бит аларның. Баласына вакыты да булмаган, баш-аягы белән тормыш мәшәкатенә чумган әти-әнисеннән күрә алмаган назны да шул өлкәннәрдән ала бала. “Бала баласы балдан татлы!” – дия-дия, иркәли, сөя белә дәү әни, дәү  әтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев