Әлкилеләр киләсе елдан ниләр өмет итә, нинди теләкләре бар. СОРАШТЫРУ
470
0
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Димәк, 2022 елга нәтиҗә ясарга, яңасын каршы алырга әзерләнергә вакыт җиткән.
Узган ел нәрсәсе белән истә калды? 2023 кә аяк басарга хәстәрлек чаралары күрә башладыгызмы? Киләсе елдан ниләр өмет итәсез, нинди теләкләрегез бар? Менә шул сораулар белән без укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Румия Хәйретдинова, Базарлы Матак, лаеклы ялда:
– Яңа ел бәйрәмен ел саен бик әзерләнеп, көтеп алабыз. Быел да, гадәттәгечә, туганнар белән бездә җыелырбыз, балаларым да килерләр дип уйлыйм. Кунаклар килгән җиргә мин мул табын әзерлим: үзебез үстергән тавык, казны каклыйм, төрле тәм-томнар пешерәм. Оныкларым өчен бүләкләрне алдан алып куям, шулай ук, һичшиксез, чыршы куеп, аны матурлап бизибез.
Кунаклар килүен без гаиләбез белән яратабыз. Чөнки һәрвакыт зур гаилә булып яшәдек. Ирем Идрис белән өч бала тәрбияләп үстердек. Бер кызыбыз Раилә Насыйбуллина районның полиция бүлегендә эшли. Зур улыбыз Ильмир башкалада урнашты, гаиләле. Кечкенәсе Раиле дә Казанда эшли. Дүрт оныгыбыз бар, шуның беренчесенә 16 яшь тулса, кечкенәсе быел укырга гына керде. Каенанам белән дә 40 ел бергә яшәдек, ул әле күптән түгел 97 яшен тутырып, вафат булды. Үз әниемне дә төп йортка алып килеп карадым. Барыбыз бергә дус булып яшәдек, шуңа бик шатланам.
Яңа елга исә берничә теләгем бар. Гомер буе кибетче булып эшләдем, хәзер 59 яшем тулса да, кабат эшкә чыгасым килә. Ирем дә 66 яшен тутыруга карамастан хезмәттә. Аннары тагын бер зур теләк: илебездә тынычлык булсын иде.
Рафикъ Зарипов, Татар Борнае, лаеклы ялда:
– Яңа елны хатыным Минрафия белән икәү генә өйдә каршылыйбыз. Ул табын әзерли, телевизордан бәйрәм концертын карыйбыз. Президентлар чыгышын көтеп алып тыңлыйбыз. Әмма быел әлегә бәйрәм кәефе юк. Чөнки улыбыз Гөлүс өлешчә мобилизация кысасында чакыртылды. Ул әлегә Казанда хәрби әзерлек үтә. Үзенә 43 яшь, гаиләсе белән Биектауда яши иде. Без үзебез өч бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз Гөлүсә Питрәч районында гаиләсе белән яши, Алсинәбез генә районда хезмәт итә. Мин үзем гомер буе – 43 ел рульдә булдым. Соңгы елларда “Хузангай” җәмгыятендә эшләп, тракторда төрле хезмәтләрдә булдым, кыр эшләрендә катнаштым. Яңа ел могҗизасына килгәндә, бары бер теләк: илләр тыныч булсын, улыбыз исән-сау гаиләсенә әйләнеп кайтсын.
Марина Журавлева, Түбән Кәчи авылы мәктәп директоры:
– Безнең быел бик тә дулкынландыргыч һәм җаваплы ел булды. Улым Егор урта мәктәпне тәмамлап, Тверь шәһә-рендәге Маршал Жуков исемендәге һава-галәм оборо-насының хәрби академиясенә укырга керде. Гомуми 199 баллны җыеп, БДИ ны уңышлы гына тапшырды. Укыган чагында, спорт белән шөгыльләнде. Шуңа ГТО күрсәткечләре дә югары булды – алтын значок белән бүләкләнде. Икенче шатлыгым – кечкенә кызым Софья беренче сыйныфка укырга керде. Шулай итеп, бер балам мәктәп белән саубуллашты, икенчесе белем дөньясы бусагасын атлап керде. Үземә дә быел җитди карар кабул итәргә туры килде. Мин башлангыч сыйныфлар укытучысы идем, яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпне җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Әнием дә – озак еллар директор вазыйфасын биләгән кеше. Бәлки, хезмәттәшләремнең үгетләүләренә ризалашырга шул да этәргеч ясагандыр.
Беренче сентябрьдәге Белем бәйрәмен үткәргәннән соң, Тверь шәһәренә улымның тантаналы төстә ант бирүен карарга бардым. Үзе өчен бик тә горурланам, шул ук вакытта илнең хәрби операция алып баруына бәйле рәвештә язмышы өчен борчылам. Әмма аның бик тә хәрби буласы килде, моңа алдан ныклап әзерләнде. Улымны хәзер укучыларга, аеруча 9 нчы сыйныфларга үрнәк итеп сөйлим. Мондый хәрби академиягә укырга керер өчен, ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатам. Яңа елны исә башка елларга караганда да ныграк көтәбез. Чөнки каникулга улыбыз кайтырга тиеш бит. Кызым да үзен бик сагынды инде.
Гөлфия Насыйрова, Алпар авылы, лаеклы ялда:
– 2022 ел гаиләбез өчен чагыштырмача тыныч узды. Шулай да ел ахырында яисә киләсе ел башында зур шатлыгыбыз булачак: бик дулкынланып, тагын бер оныгымның тууын көтәбез. Ирем Кәлимулла исән чагында, улым һәм киленем, оныклар белән бергә яшәгәндә, Яңа елны табын әзерләп, чыршы куеп, бизәп каршы ала идек. Йортыбыз каршында, юл аша гына булган күл тау битеннән шуу өчен чана юлы әзерлиләр иде. Оныгым Камил, ирем дә су ташып, боз катыралар. Аннары яуган карны себереп, тигезләп торалар. Шунда шуарга кышкы каникулга авылга кайткан тирә-күрше балалар килә иде.
Дүрт ел элек ирем мәрхүм булды, ике ел элек улым гаиләсе белән Базарлы Матакка яшәргә күченде. Мин үзем намазда, дин буенча Яңа елны каршылау хупланмый. Шуңа да мин хәзер Яңа ел төнендә тәһәҗҗүд намазын укып, балаларыбызга, һәркайсыбызга исәнлек-саулык телим. 1 гыйнварда – туган көнем. Балалар, туганнар белән чәй табынына җыелышабыз. Табынга үрдәк каклыйм, ит бәлеше салам, пилмән пешерәм.
Алсу Закирова сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев