Әлкилеләр Россия көнен бәйрәм иттеләр
12 июньдә районда Россия көне тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Базарлы Матакның Үзәк паркында Россиянең төп дәүләт бәйрәме уңаеннан күп төрле чаралар үтте.
Тантанага җыелган әлкилеләрне, кунакларны район башлыгы Александр Никошин котлады.
– Россия дөньяда үзен көчле, ирекле, бөек ил булуын раслады. Без шундый куәтле, бердәм илдә яшәвебез белән ихластан горурлана алабыз. Егетләребез махсус хәрби операциядә батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Ватанга тугры булып хезмәт итәләр. Без аларга җиңүләргә ирешеп, тизрәк гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Барыгызны да бәйрәм белән, сәламәтлек, иминлек сезгә телим! – диде Александр Никошин.
Аннан ул 16 яше тулган егет-кызларга Россия гражданины паспортларын тапшырды.
Сәхнәдә мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпләр көче белән хәзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте.
Күпләр ял паркына гаиләләре белән килгәннәр иде. Алар белән төрле бәйгеләр оештырып, бүләкләр дә өләштеләр.
Паркта район үзәк китапханәсе бик бай эчтәлекле күргәзмә оештырган иде. Күпләр бу күргәзмә белән озаклап таныштылар. Биредә сабыйлар өчен төрле тәм-тонар да саттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев