Әлкилеләрне мошенниклар ничек алдаганнар?
Телефон алдаркаракларының, кешенең акчасына, милкенә хуҗа булу өчен, төрле алымнар куллануы турында газетабызда язып торабыз.
Әмма беркатлы шул без: һаман саен бер тырмага басабыз. Көн туды исә, кемнеңдер акчасыннан колак кагуын ишетәбез. Кешенең, телефон аша әйтелгәннең барысын да эшләп, күп еллар буе җыйган байлыгын минутлар эчендә башкаларга үзе үк күчерүен белеп хәйран калабыз. Әлкилеләр ышанучанмы, мошенниклардан алданмас өчен, нинди саклану чараларын күрергә кирәк? Әбунәчеләрдән шул хакта сораштык.
Ләйсән Зыятдинова, Иске Салман, почта бүлеге җитәкчесе:
– Тфү-тфү, алданганым юк. Телефон мошенникларына акчаңны күчермәс өчен, белгечләр киңәшен үтәргә кирәк, дип саныйм. Шулай да чит номерлар шалтыраткач, телефонны алмаска кушсалар да, еш кына элемтәне тоташтырырга туры килә. Чөнки эш буенча да, җитәкчеңнең дә сине эзләве бар. Танышың да телефон номерын алмаштырырга бик мөмкин бит. Сөйләшә башлагач, “әйе” сүзен әйтмәскә дип тә әйтәләр. Үз тавышың белән әйтелгән ризалык сүзен алдаркараклар акчаңны алу өчен кулланырга мөмкин диләр. Анысына да ышанам. Сак булырга тырышам.
Әлфәт Закиров, Базарлы Матак, лаеклы ялда:
– Акчам да, сенсорлы телефоным да юк. Гади, төймәле телефон белән йөрим, анда акча белән бәйле бернинди кушымталар да юк. Шуңа җаным тыныч. Газетаны укырга яратам, телевизор да карыйм. Алданучыларны ишетеп шаккатам. Миллионлаган акчаларыннан колак кагалар бит. Ничек шулай чит кешегә ышанырга була? Ярар, дусларча сөйләштек тә, ди. Нигә аңа шәхси мәгълүматларыңны әйтергә? Әллә гипнозлыйлар микән? Ул хакта да әйтәләр. Шуңа да мин чит номердан шалтыратучы артыграк сораулар бирә башласа, “Сау булыгыз”, – диям һәм бетте. Башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәм.
Наҗия Лебедева, Иске Матак авылы, лаеклы ялда:
– Казанда яшәүче кызым, шалтыратып, алдарга теләүләре турында сөйләде. Әмма ул ялганны шундук аңлап алган. Аның ире дә тикшерүче булып эшли, кешеләрнең алдану очракларын ишетеп кенә белми. Шуңа да ул бар якыннарны, туганнарны һәрвакыт кисәтеп тора: “Шалтыратучының номеры таныш түгел икән, телефонны алмагыз”, – ди. Өлкәннәр аеруча беркатлы бит, һәр сүзгә ышанырга тора. Шуңа лаеклы ялдагыларга аеруча сак булырга кирәк, дип саныйм.
Миләүшә Гатина, Яңа Чаллы авылы, башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Минем үземә телефоннан бер мошенник белән сөйләшергә туры килде. Ул үзен бер банк хезмәткәре, дип таныштырды. “Акчагызны күчерергә теләүче булды, куркыныч янамасын өчен, аны яңа исәп-хисап счетына салырга кирәк. Хәзер сезгә код юллыйбыз, аны безгә әйтерсез”, – диделәр. Бер сүз әйтмичә, элемтәне өздем. Тагын шалтыраттылар да: “Банк хезмәткәре шалтыратканда, нигә телефонны сүндерәсез?” – диләр. “Хәзер “кайнар элемтәгә”гә шалтыратып белешәм”, – дип җавап бирдем. Телефонны ул үзе өзеп куйды. Укытучы буларак, без мошенникларның төрле алдау алымнары куллануларыннан яхшы хәбәрдар. Ата-аналарга да моны әйтеп-аңлатып торабыз. Акча мәсьәләсенә кагылганда, һәр мәгълүматны тикшереп эш итәргә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев