Алпар авылында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды
Алпар авылыннан 415 ир-егет Бөек Ватан сугышына китә, бары тик 167се генә кире әйләнеп кайта. Яртысыннан артыгы яу кырларында ятып кала. Әниләр – баласын, хатыннар – ирен, балалар әтиләрен мәңгелеккә югалта.
6 майда авылның сугышчы һәйкәле янында үткән тантаналы бәйрәмдә әнә шул каһарман ветераннар искә алынды, алар рухына дога кылынды. Аларга изге Коръән сүрәсен авылның имам-хатибы Айтуган Гайфуллин ирештерде.
Бәйрәмгә районыбыз башлыгы Александр Никошин чакырулы иде. Ул да алпарларлыларны Бөек Җинү көне белән котлады. Тыныч, мул, житеш тормышта яшәвебезгә безнен әлеге аяусыз сугыш каһарманнарына рәхмәтле булуыбызны ассызыклады. Сугышлар әледән-әле булып тора. Украина халкы хәлендә без калырга мөмкин идек. Җитәкче шуларга да басым ясады.
– Берничә көн элек кенә махсус операция алып барылган урыннардан кайттым. Луганск Донецк өлкәсендә – Лисичанск, Мариуполь шәһәрләрендә булдым, чик буенча барып, андагы хәлләрне күрдем. Җибәрелгән ярдәмне солдатларнын үз кулларына тапшырдык. Без анда вакытта гына 3 тапкыр һөҗүм итү булды. Теләсә кайсы вакытта бомба ташларга мөмкиннөр. Шул хәлдә халык яши, балалар мәктәпкә укырга йөри. Анда ут та, су да, газ да юк. Азык - төлек белән кыенлыклар туа. Хәрбиләребез дә, халык та безнен ярдәмгә бик мохтаҗ. Без шуны аңларга һәм хәлебездән килгәннен барысын да эшләргә тиеш, - диде ул.
Алпар авылыннан да ике ир- егетебез махсус операциядә катнаша. Алар – Илфат Сәйфуллин һәм Раил Хәйруллин. Хәрбиләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, әти-әниләренә истәлекле бүләк тапшырылды.
Авыл кешеләре, укучылар, кунаклар быел яңартылган сугышчы һәйкәле янына җыелды. Биредә беренче төзекләндерү эшләре 2015 елда ук башлана. Башта Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булучыларның исемнәре язылган таш урнаштырыла. Һәйкәл тирәсе яңа тимер койма белән әйләндерелеп алына. Быел исә апрель аенда яңа стела куела.
– Быел тагын зур эшләр башкарылды. Сугыштан соң туган җиренә әйләнеп кайткан, аннан соң да авылы, иле иминлеге, төзеклеге өчен тырышып хезмәт куеп тыныч тормышта вафат булган ветеран-якташларыбызның исеме язылган таш плитә урнаштырылды. Шулай ук зенит коралы да куелды. Ул әлеге сугышның чын ядкаре. 1942 җитештерелгән, - дип сөйләде Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов, һәркемгә котлау сүзләрен ирештергәннән соң.
Авылның сугышчы һәйкәлен шулай яңартырга тәкъдим итүче, юнәлеш бирүче, оештыручы һәм акчалата ярдәм итүче – ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең “ПАТАП-2” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин. Алпар - аның әнисенең туган ягы. Ул бала чагында бирегә еш кайткан. Шуңа кешеләре дә, җир-суы, табигате дә аңа якын, борчулары да үзенеке...
- Әлеге Бөек бәйрәмне сигезенче тапкыр сезнең белән - якташларым арасында каршылыйм. Сугыштан әйләнеп кайтып, туган җирендә вафат булучыларның исемнәре язылган плитәне дә менә быел урнаштырдык. Ул батырларны яхшы беләбез, алар безне үстерде, - диде Альберт Әхәт улы, тантанада сүз алгач.
Аннары сүз Алпар урта мәктәбенен югары сыйныф укучыларына бирелде. Дәһшәтле сугыш афәтен яктырткан шигырьләр яңгырады, тетрәндергеч җырлар җырланды. Теләк исә бер иде: күгебез аяз, көннәребез тыныч булсын.
Альберт Мөхәммәтшин авылдашларына тагын бер бүләк әзерләгән: бәйрәмгә җырчыларны чакырган. Сүзне сәхнә йолдызларына бирер алдыннан ул, авыл тормышы дип янып-көеп йөргәннәре, бар чараларны да оештырганнары өчен, авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлаховка, клуб мөдире Сәвия Галиуллинага, китапхнәче Лузия Гарифуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Аннары клуб тутырып килгән халыкка бәйрәм унаеннан Айгөл Барыева, Гүзәл Барыева һәм уллары Камил, Рәсим Низамов, Ришат Фазлыйәхмәтов җыр-моннарын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев