Анестезиолог-реаниматолог Мөхәммәдкол Ахроров: «Табиб булу ул – гомер буена үтәргә тиешле вазифа»
Табиб һөнәре – җир йөзендәге ин мәрхәмәтле һәм ин кирәкле хезмәтләрнен берсе.
Алар гомерне саклап калу, төгәл билгеләмә кую, тиз арада һөнәри ярдәм күрсәтү, катлаулы операцияләр ясау өчен, һәр көнне, сәгать-минутлар саен гади кешегә күз алдына китерүе дә авыр булган, батырлыкка тин тырышлыклар куя. Табиблар хезмәтен яу кырындагы сугышчылар каһарманлыгы белән тинләргә була. Бу һөнәрнен үзенчәлеге, бөеклеге нәкъ менә шунда да. Антон Павлович Чехов та: “Табиб һөнәре ул – батырлык, ул фидакарьлек, күнел һәм ниятләр пакьлеге таләп итә. Акылын аек, күнелен чиста, физик яктан син нык булырга тиеш”, - дип әйткән бит.
Медицина белеме алучылар, һәркемгә караганда да, кеше гомере бәһасен яхшырак белә. Районыбызнын тәҗрибәле табибы – анестезиолог-реаниматолог Мөхәммәдкол Ахроров та яшәү белән үлем арасында калган кешеләргә беренче булып ярдәм итәргә ашыга.
"Әтигә охшарга теләдем”
Мөхәммәдкол Ахроров кечкенәдән кешеләрне дәвалау турында хыяллана, башка һөнәрләрне ул күз алдына да китерми: анын әтисе дә
хәрби табиб була бит.
- Табиблар династиясе – сирәк күзәтелүче күренеш түгел. Әмма гаиләдә берәү дә мина: “Табиб буласын, шунын белән бетте китте”, - дип таләп иткәне булмады, - ди Мөхәммәткол Ахроров. - Совет табиблары чын батырлыклар кылган. Алар үз бурычларын һөнәр иясе булганга гына түгел, Ватан, халкы өчен башкарылган. Әтием сугыш кырында, дошман уты астында ярдәм күрсәткән, куркыныч хәл килеп туса, үзе дә кулына корал алып, сугышчыга әйләнгән. Мин әтиемә охшарга теләгәнгә, табиб булдым.
Мөхәммәткол Ахроров Таҗикстанда туып үсә. 1977 елда ул үз илендәге медицина институтын тәмамлый. 80 нче елларда Мәскәүдә А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында укый. Озак еллар ул Дүшәмбе шәһәрендәге республика йөрәк- кан тамырлары үзәгенен реанимация һәм операцияләр блогы мөдире булып эшли. Хәрби табиблык тәҗрибәсе дә бар. 14 ел ул Таҗикстандагы Россиянен чик буе хәрбиләре госпиталендә хезмәт итә. “Ул авыруларга тулы күләмдә һөнәри табиблык ярдәме күрсәтүче зур дәвалау учреждениесе”, - ди Мөхәммәткол Ахроров. 2009 елдан ул Базарлы Матак район хастаханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшли.
Ялгышырга хакыбыз юк
Табибларны кеше күзенә күренми торган каһарманнар дип атыйлар, югыйсә алар үз эшләрен батырлыкка тинләми. “Безне шуна өйрәттеләр, ул – безнен бурыч”, - ди Мөхәммәткол Ахроров. Әгәр дә барысы да яхшы килеп чыкса, эшләгәнен берәүгә дә күренми, әмма ялгышсан, шау-шу кубачак. Анестезиолог-реаниматологлар авыртуны басытырып кына калмый, алар операция өстәлендәге кешенен гомере өчен җавап бирәләр. Реанимациядә барысы да янабаштан башлана: анда йөрергә, сөйләшергә, гадәти әйберләргә беренче тапкырдай өйрәнәләр. Биредә аларнын икенче гомерләре башлана.
Кеше ниндидер бәхетсезлекләр сәбәпле реанимациягә эләксә, туганнарына аны югалту куркынычы да булуын анлатуы авыр. Шул ук вакытта мин: үлемне табиблар һәр көнне күрә, дигән гыйбарә дә арттыру дип саныйм. Юк. Һич тә алай түгел. Без дә авыру үлемен авыр кабул итәбез. Кызганыч, шул ук вакытта ул эшебезнен бер өлеше дә. Әмма табиблар мона ияләшә алмый. Кеше шундый итеп яратылган: ул һәракыт гаеплене эзли. Бик сирәкләр генә якынынын хәттә начар гадәтләре белән дә (мәсәлән, аракы эчә, тәмәке тарта) үзен реанимациягә эләгерлек хәлгә китерүен таный ала. Андый кешеләр безнен бүлектәге эшне күз алдына да китерми. Табиблар һәм шәфкать туташлары ана ярдәм итү өчен, мөмкин булганннын барысын да эшләп хәлдән тая, - ди табиб.
Большая семья
- Мин еш кына өйдә булмыйм: кизү торырга, шалтыратсалар, төнлә дә торып чыгыгып китәргә туры килә. Гомумән, кичләрне гаилә белән үткәрү сирәк хәл. Бу – гаилә өчен зур сынау, - дип сөйли Мөхәммәткол Ахроров.
Эшкә күмелүенә карамастан, табиб гаилә шатлыкларына да вакыт таба. Мөхәммәткол Ахроровнын гаиләсе зур: анын 5 баласы һәм 15 оныгы бар. Улы Фирдәүс, кызлары Садбарг һәм Лола да – табиблар.
Алар да балачактан ук нинди һөнәр сайлаячакларын яхшы белә. Фирдәүс – йогышлы авырулар табибы, кызлары Садбарг – терапевт. Алар әтиләре белән бергә район хастаханәсендә эшли. Кызлары Лола Дүшәнбе шәһәрендә яши, ул – терапевт.
Табибнын тагын бер улы Хафиз һәм кызлары Жасмин чит телләр өйрәнүне сайлаган. Алар Дүшәнбе шәһәрендәге президент лицеенда инглиз теле укыталар икән.
Күптән түгел Мөхәммәткол Ахроровка 70 яшь тулды. Әмма шат күнелле, тәнендә көч ташып торган әлеге табибка һич тә әлеге яшьне бирү мөмкин түгел. Һәм әлеге тәҗрибәле табибны өлкән яшьтәге һәр район кешесе дә, мөгаен, беләдер.
- Эшенне намус белән башкарырга кирәк, шул вакытта кешеләр дә сина ышаначак, - дип ассызыклый ул.
Табиб булу ул – һөнәр генә түгел, ул синен көндәлек тормыш, гомер буена үтәргә тиешле вазифа. Әлеге авыр хезмәт күп шатлык алып килсен, сәламәтләнгән авыруларнын рәхмәтен генә ишетергә, аларнын елмайган йөзләрен генә күрергә язсын.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак вакыт нәтиҗәле эшләгәне, халык сәламәтлеген саклауда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, Мөхәммәткол Ахроров район башлыгы Александр Никошиннын Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев