«Әнием исән булса, мин дә иң купшы чәчәк бәйләмен аңа алган булыр идем»
8 Март бәйрәме алдыннан, чәчәкләр сата торган кибеткә кереп барганда, каршыма роза бәйләмнәре тоткан ир-егет очрады. Ул бик шат кыяфәттә булганга, сөенечен уртаклашып: “Шундый матур чәчәкләрне кемнәргә алдыгыз?” – дип сорап куйдым.
–Монысы – купшырагы – әнигә, болары – хатыныма һәм әбигә, – ди шат сатып алучы. Миңа бу минутларда әлеге ир-егет чәчәкләрне бүләккә аласы хатын-кызлардан да бәхетлерәк тоелды.

Әнием исән булса, мин дә иң купшы чәчәк бәйләмен аңа алган булыр идем. Ә ул, һаман да мине кайгыртып: “Улым, нигә, акчаңны туздырып, шундый зур бәйләм алдың?”– дияр иде.
Без – гаиләдә өч бала, өчебез дә малайлар идек. Мин, уртанчысы буларак, күбрәк әни янәшәсендә үстем. Әни, берәр нәрсә пешергәндә, миңа турарга, әрчергә кушар иде. Кер юганда, ачы сабынны машинага нәзек итеп телеп салу – минем бурыч. Кер порошогы булмаган күрәсең. Юылган керне үтүкләсә, мин – әзер пәрдә, кашагаларны элеп торучы. Күршеләрдән тиз генә зур таба алып чыгу, кибеткә йөгерү – барына да мин бар идем аның янында.
Еллар үткәч, бигрәк тә әниең кайтмас җиргә киткәч, башка төрле үкенечле уйлар да килә икән әле.
Беренче үкенеч
Без яшь вакытта Әхмәттә әниебез Рәйсә – савымчы, әти Рөстәм шул фермада мөдир булып эшләделәр. Алар иртәнге дүрттә эшкә торып киттеләр. Печән өстендә, таң белән мине уятып, әни ит салган кәстрүлне газ плитәсендә кайнатып чыгарырга һәм күбекләрен алырга куша торган иде. Әле аны тагын ике сәгать салмак утта пешерәсе була. Аннан янә ятып йоклыйм.
Алар иртәнге савымнан кайткач, ашны тиз генә өлгертеп ашыйлар, итен печән өстенә әбәдкә алалар иде.
Шулай бер иртәдә әни, эшкә китәр алдыннан, мине кызганып кына:
– Улым, зинһар уян, ит шулпасын пешереп чыгар, – ди.
– Ярар, әни, хәзер торам, – дим. Ә үзем йоклап киткәнмен.
Икенче үкенү
Мәктәпне тәмамлагач, көзгә армиягә киткәнче дип, Әхмәттә “Беларус“ тракторында эшләп йөрим. Сенаж салганда, терлекләргә яшел масса кайта, силос, азык чөгендере чорында – алары трактор әрҗәсе төбендә йортка керә. Әни, маллар тук, көр, дип, бу хезмәтемә бик сөенә.
Шулай бер кичтә клубка чыккач, Базарлы Матакта типографиядә эшләүче авыл кызлары, минем янга килеп: “Район газетасы редакторы Илмир абый Мингалиев бездән, авылыгызда фотога төшерүче егетләр бармы, дип сорады. Без сине атадык. Ул, фотокорреспондент хезмәтенә эшкә алу буенча, сине үзенә әңгәмәгә чакырды”, – диделәр.
Мин алтынчы сыйныфтан бирле фотоларга төшерү белән шактый гына җенләнә идем. Сиксәненче еллар башында авылларда моның белән шөгыльләнүчеләр сирәк булды. Туйларга да, бәби туса да, юбилейларга да мине чакыралар. Шуңа бу тәкъдим миңа бик ошады. Кич, әти-әни эштән кайткач, бу шатлыклы хәбәрне аларга да җиткердем. Әти минем яңа эшкә күчәргә җыенуны хуплады да кебек, ә әни, шунда кырт кистереп: “Солдатка киткәнче, беркая да бармыйсың, шул тракторыңда рәхәтләнеп эшлә”, – диде.
Икенче көнне, әниләр иртәнге савымда вакытта, мин олы юлга автобуска чыгып барам. Авыл уртасында эштән кайтучы әни белән очраштык. Эшнең нәрсәдә икәнен ул тиз аңлап алды һәм: “Борыл!”– диде. Мин исә: “Китәм!” – дим. ”Борыл – Китәм”. Әни, кулдан эләктереп алып, өйгә алып кайтмакчы була. Мин ычкынам, йөгерәм, әни минем арттан. Шулай ФАП тирәли ике әйләндек тә мин юлга чаптым.
Редакциядә эшли башлагач, әни инде минем шулай тәвәккәлләп китүемне кичергән дә иде, бугай. Авыл уртасында иртә таңнан чабышып йөргәннәрне көлеп искә дә алгалый иде. Минем генә колакта бүген дә әнинең: “Борыл, улым!” – дигән авазы яңгырый сымак. Өйдән әнинең хәер-фатихасын алып чыгып китәсе калган икән.
Өченче үкенү
Әхмәт ягында булганда, әнинең хәлләрен белеп чыгарга тырыша идем. Бер кайтуымда, әни бик шат каршы алды да:
–Улым, кайчан миңа соңгы тапкыр шалтыраттың әле?- дип сорап куйды.
Мин исә, шаярткан булып:
– Белмим, кичә бугай, – дим.
– Юк, биш көн үтте инде. Авырмы инде сиңа, бер генә минутка шалтыратып, сөйләшеп алырга. Мин бит көне-төне звоногыңны көтәм, – диде.
– Әйдә, әни, сине бер атнага кунакка алып китәм, көннәр буе сөйләшербез, – дим, кайтуымның максатын тизрәк җиткереп.
Әнигә бу хәбәр бик кинәт булды. Биш көн шалтыратмаганмын бит, алдан кунакка алып китәсен хәбәр итәсе калган шунда.
Елга ике-өч тапкыр бер-ике атна ул бездә шулай кунак була торган иде. Безгә килүгә туган авылын, бер йортта гөр килеп яшәгән төпчек улы Әлфрит һәм килене Зөбәйдә гаиләсен, күршеләрен сагыныр иде. Бездә өч көн яшәргә өлгерми, эштән кайткач:
– Район үзәгендә әхмәтлеләр күренмәдеме? – дип сорый башлый.
– Нинди әхмәтлеләр, ун көн бездә кунак буласың әле!– дия идек. Ул исә:
– Бер атнадан артык тора алмам инде, – ди.
Әни без эштә вакытта дини китаплар укый, оекбашлар бәйли. Шулай бер атна үтеп китте.
– Мине авылга кайтарырсыз инде, – дигәч, тагын бер атна кунак булырга кыстадык. Әни бу юлы бик тиз күнде.
Шулай бер кичтә әни кызыбыз белән төне буе яшь чакларын, бөтен тормышын искә алып сөйләшеп утырган. Икенче көнне, без әбәдкә кайтканда, шат кәеф белән безне каршылады, бергә күңелле итеп гапләшеп чәйләдек.
Әбәдтән соң эштә үземә урын таба алмыйм: эч поша, күңел тизрәк өйгә кайтырга ашкына. Авырлык белән эш көне беткәнне көтеп җиткердем.
Кайтсак, ни күрик: әни безне әбәдтән соң озаткан да, чишенеп, киемнәрен таслап элеп куеп, йокларга яткан, шуннан мәңгегә китеп барган.
Шул вакытта өйгә тизрәк кайтмавым гомерлек үкенеч булып калды. Табиблар исә: “Сез, өйдә булсагыз да, берничек ярдәм итә алмас идегез, тромбтан тиз арада китеп барган”, – диделәр.
Әни еш кына: “Кеше кулына калып, сезне җәфаламасам ярар иде”, – дип теләде. Еллар үткәч, авыр булса да, теләкләре кабул булган икән, дип таныдык.
Әниле кешеләр алар – бәхетлеләр. Үкенечләр азрак калсын өчен, аналарның кадерен белеп яшәргә кирәк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев