Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Анна Севрикеева - Әлки районы хастаханәсенең алыштыргысыз хезмәткәре

Өлкән лаборант Анна Севрикеева белән аның эш урынында сөйләштек. Көн тәмамланып килә, өйгә кайтырга вакыт. Юк шул!

  Ике-өч сүз сөйләшеп өлгермәдек, аны каты авыру янына чакырдылар. Тиз-тиз генә кирәкле коралларын җыйды да, кабул итү бүлегенә китеп барды. Ашыгыч ярдәм машинасында бер ир-атны китергәннәр икән, ашказанына кан саумаганмы дип шикләнәләр. Ул берничә көн ашый алмаган, бөгәрләнеп караватында яткан да яткан, болай да үтәр әле, дип өметләнгән.
Анна Федоровна аңардан анализга кан алды, ниндидер пробиркалар, пыяла савытлар, реактивлар салынган шешәләр белән мәш килде, микроскоп аша кан тәнчекләрен санады. Бер сүз белән әйткәндә, табиб дөрес диагноз куйсын һәм давалау билгеләсен өчен үзеннән тиешлене барысын да эшләде. 
Анна Севрикеева Югары Матактан. Аның апасы Любовь Кудряшова фельдшер булып эшләгән, аны авылда һәркем хөрмәт иткән, олы яшьтәге ветераннар да ерактан күреп, баш киемнәрен салып исәнләшә булганнар үзе белән. Апасы үрнәгендә Аня да Казан медицина училищесында укыган. Фельдшер-лаборант дипломын алгач, һөнәре буенча Тольяттида эшләгән, ә 1999 елда үзебезгә әйләнеп кайткан. Шуннан бирле ул район хастаханәсенең алыштыргысыз хезмәткәре. Әйе-әйе, алыштыргысыз! Чөнки бүгенге яшьләрнең лаборант булырга укыйсылары килми, куркалар бугай. Бу һөнәр зур пөхтәлек, фәрештәдәй сабырлык, үз-үзеңне контрольдә тота белү кебек сыйфатлар таләп итә. Шуның өстенә лаборантның куллары да сизгер булсын, ә үзе анализлар нәтиҗәсен математик ягыннан эшкәртә белсен. Әйе шул, һич кенә дә гади түгел бу эш!
Ә Анна Федоровна моны оста эшли. Бераз кысылган күзләренең елмаеп каравы әйтерсең, авыруны дәвалый, аның күңеленә өмет-ышаныч сеңдерә. 
–Лаборантлар даими укып торалар. Фән алга атлый бит, безгә күп кенә эшләрне тизләтүче, автоматлаштыручы яңа җиһазлар кайта. Кайчак кеше гомерен берничә минут хәл итә. Белгеч шушы вакыт аралыгында анализларны эшкәртеп, дөрес нәтиҗә чыгарырга тиеш. Шунда эшләгән гомеремдә бик күп үзгәрешләр булды. Элек без реактивларны кайната идек. Һавага кислота бүленеп чыга, аның исе көчле һәм зарарлы иде.Хәзер бөтенләй башка. Һәр көнне уртача 25 авырудан анализга материал алам. Аларның һәркайсына унлап анализ ясарга кирәк. Серология дә, биохимия дә һәм, билгеле, гомуми анализ да кирәк бит,–ди Анна Севрикеева. 
Ә сөйләшеп бетергәч, медицина өлкәсендә эшләүче барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлавыбызны үтенде. Аның теләкләренә кушылабыз һәм һәркемгә иң зур байлык – сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев