Армиядә хезмәт итәргә беркайчан соң түгел
Әйтегез әле, нинди малай батырлык турында хыялланмый да, “үзенекеләрне” яклап, иптәшләре белән сугыш-сугыш уйнамый! Ә булачак ир-ат холкына геннар дәрәҗәсендә салынган бу үзенчәлек абруйлы үрнәккә юлыгып, тора-бара тормыш тарафыннан ныгытып та куелса, малай дигәнебез Ватаныбызны саклаячак чын солдатка әверелергә дә мөмкин.
Базарлы Матактан Артур Ерхонин белән шулай булып чыга да. Малай чагында ул урам уеннарында катнашып холкын ныгыта. Шул чакта ук инде анарда булачак сугышчы билгеләре бөреләнә.
–Минем туганнан-туган абыем бар, аның исеме Максим Пимурзин. Максим – Россия армиясе офицеры, ул Санкт-Петербургтагы югары хәрби академияне тәмамлады, ялга кайткач аның белән аралашу шулкадәр кызык иде! Максим армиядә ничек хезмәт итүе турында сөйли. Бу мине чын-чынлап мавыктыра. Бәлки, шул вакытта ук мин хәрби булырга уйлаганмындыр? – үзенә-үзе шулай сорау бирә-бирә Артур ничек итеп хәрби солдатка әйләнүе турында сөйли.
Базарлы Матак мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәммалагач, ул Казанга китеп, авиация көллиятен тәмамлый. Аннары егетне армиягә алалар. Ул Наро-Фоминск шәһәрендәге частьләрнең берсендә хезмәт итә.
–Нәрсә әйтим? Армия хезмәте миңа бик ошый иде. Бер ел узганны сизми дә калдым. Алга таба хезмәт итәргә кал, дигән тәкъдимнәр дә булды. Командирларыма минем солдат хезмәтенә, армия тормышына мөнәсәбәтем ошый иде, күрәмсең. Ләкин мин әти-әниләрне, өйне бик сагындым, шуңа күрә кайтырга булдым,–дип хикәясен дәвам итә яшь прапорщик Ерхонин.
Кайтуын кайткан да ул... Бераз ял иткән һәм алга таба ничек яшәү турында уйлана башлаган. Менә шунда, кем әйтмешли, аптырамышта калган да инде: районда үз һөнәре, теләге буенча эш тапмаган ул. Күңелсезләнеп калган... Шулчак командиры әйткәннәр кылт итеп исенә төшкән: “Син барыбер армиягә кире кайтачаксың!”. Уйлап-уйлап торган да, шулай итәргә карар кылган. Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзегән, хезмәт итү өчен үзенә инде таныш булган урынны сайлаган.
–Мин әлегәчә Мәскәү астында, матди тәэминат батальонында хезмәт итәм. Иптәшләрем бик яхшы каршыладылар үземне, кире киләсеңне белдек, диделәр. Шунда ук отделение командиры итеп билгеләделәр. Үземнең рота командирым төрлечә булышты, күп нәрсәгә өйрәтте. Мин частьнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен җавап бирәм. 2017 елда мине боеприпаслар ташып торучы авторотаның өлкән технигы итеп билгеләү турында боерык чыкты. Башта техника белән эш итү авыррак иде, тора-бара, кем әйтмешли, төшендем,–дип елмаеп дәвам итә сүзен Артур.
Хәзер аның тормышы үзе теләгән эздән җай белән генә бара. Гомерен Ватанны саклауга багышларга карар кылып, Ерхонин Калуга авиация институтына укырга кергән. Тора-бара җилкәләренә офицер погоннары ятуын да тели ул. “Тылын” да ныгыткан – өйләнгән, инде нәни улы бар. “Матчасть” ягы шулай ук җайланган – Россия Кораллы Көчләре аңа хезмәте өчен югары хак түлиләр, гаиләсенең торак мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Артур районга нинди максат белән килүен яшереп тормый – ул егетләрне үз үрнәгенә иярергә, армиядә килешү буенча хезмәт итәргә өнди.
–Армиягә кире кайту, хәрби хезмәткә керешү беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме – яшь кеше күңелендә үз-үзен, тормышында куйган максатларын, бу тормышта үз урынын яхшы аңлау булсын иде. Ә Россия Кораллы Көчләре бу максатларны, теләкләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк,–ди якташыбыз, үз-үзенә нык ышанып. Инде армиядә килешү буенча хезмәт итәргә теләгән берничә егетне табуын да яшерми. Әйдәгез, Артурга һәм аның иптәшләренә тырышып хезмәт итүләрен телик. Шул чакта гына илебез дә, без дә тыныч яши алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев