Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсхәт Гарипов: “Һәр төзелеш бездән башлана”

30 августта Республика көне уңаеннан районда үткәрелгән тантаналы чарада Әсхәт Гариповка “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем тапшырылды.

 Әсхәт Карип улы озак еллардан бирле район башкарма комитетында инфраструктура үсеше бүлеген җитәкли. Күпләр исә аны  элеккечә “баш архитектор” дип йөртәләр.

Сызымны яраткан

Әсхәт Гарипов гомерен район төзелешләре эшләренә багышлаган кеше. Ул Иске Чаллы  мәктәбендә белем ала. Мәктәп елларында ук сызым, хезмәт дәресләрен ярата. Сызым дәресләрендә укытучы биргән биремнәрне пөхтә, төгәл һәм тиз башкарган. Хәзер дә ул “сызым дәресләрен ярата, көтеп ала идем, балалар өчен бик тә кирәкле булган шул предметны мәктәп сәгатьләреннән нигә төшереп калдырдылар”– дип тә аптырый.
Хезмәт дәресләрендә инде ул  мәктәп остаханәсендә агачтан балта сабы кебек – укучылар өчен катлаулы булган нәрсәләрне дә шәп итеп ясый булган. Кыскасы, аның кулы агач эшләренә ятып тора.
Яңа Чаллы урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташы Илдар Мингәрәев  аны үзе белән төзүчеләр институтына барырга кыстый. Әсхәт авыл мәктәбендә алган белеме белән зур конкурслар үтеп ансат кына институтка укырга керә. Ә аны димләгән Илдар үзе гуманитар юнәлешләр буенча китеп бара.

Күренми торган эш

1980 елда кулына югары белемле төзүче дипломы алган белгечне төзелеш  монтажлау участогына (СМУ) прораб итеп чакыралар. Ул елларда әлеге зур төзелеш оешмасы белән Мәсхүт Шәйдуллин җитәкчелек итә. Биредә ул оста җитәкче кулы астында беренче практик тәҗрибә туплый. Ул елларда СМУ районда зур-зур корылмалар төзеп файдалануга тапшыра.
Дүрт ел шунда хезмәт куйгач Әсхәт Гариповны район авыл хуҗалыгы идарәсенең капиталь төзелешләр бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Монда инде яшь белгечкә күбрәк проектлар төзү, хатлар язу, төрле документлар хәзерләү кебек эшләрне күбрәк өяләр. Кыскасы төзелешнең күренми торган хезәте ул. Хәзер Әсхәт Карип улы ул елларны елмаеп искә ала:
–Авылларда төзеләсе мәктәпләрне урынга барып карый идем дә, кайтып проектны сызам, шул проект нигезендә мәктәп төзелә иде. Хәзер бит проектны махсус оешмалар гына  төзи ала. Ул проект кат-кат экспертизалар уза, күп төрле оешмалардан килешүләр (согласование) алына,–ди ул.
Әйтик, Иске Әнҗерә, Югары Колчурино кебек мәктәпләр Әсхәт Гарипов сызымнары буенча төзелгән.
Элек елларда районда төзелеш эшләре бик күп башкарылган. Колхоз-совхозларда фермалар, складлар, машина-трактор паркында гаражлар салынып  торган. Бу корылмаларның документлары барысы да Әсхәт Карипович кулы аша үткән. Моннан тыш мәктәпләр, клублар салынган, юллар, күперләр төзелгән. Бу корылмаларның һәркайсының калын-калын папкаларда документлары хәзерләнә. Әсхәт Гарипов “районда нинди генә төзелеш эшләре башкарылса да ул бездән башлана иде” дип искә ала.

“Безгә килгән кызлар китми”

Эшкә баштан аяк чумган Әсхәт 30 яше тулганда гына гаилә корырга ният кылган. Аның туган авылы Иске Чаллыда  мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларын Апак авылыннан Венера исемле кыз укыта башлый. Яшь белгечкә авылда бер агай “безгә килгән кызлар кире китмиләр, кияүгә чыгып яшәп калалар” дигән булган. Шулай килеп чыга да – Әсхәт белән Венера гөрләтеп туй үткәрәләр. Ә менә яшәүләре тора-бара район үзәгенә күчә. Венера Ибраһимовна Базарлы Матак мәктәбендә укыта башлый.
Алар тирән белемле, үзләредәй эш сөючән өч кыз – Эльвира, Энҗе, Илүзәне тәрбияләп үстерәләр. Кызлар өчесе дә  Базарлы Матак мәктәбенең горурлыгы булып белем алалар, алтын медальләргә уку йортын тәмамлыйлар. Эльвира һәм Энҗе исә мәктәптә алган алтын медальләрен институтта да аклап – кызыл дипломлы белгечләр булалар.
Ә кече кызлары Илүзә мәктәптә укыганда ук Татарстан, Россия олимпиадаларында, конкурсларында җиңүләр яулый. “Химия фәнен су кебек эчә” ди әтисе Илүзә турында. Химиядән ныклы белем алуда өстәмә дәресләр бирүче укытучы Гөлназ Хәмитованың ярдәме зур булган икән.
Илүзә бик югары баллар җыеп Казан медицина институтына бюджет бүлегенә укырга кергән.
Бер акыл иясе: балалар әти-әниләрен уздырырга тиеш дигән. Бу гыйбарә  Гариповлар гаиләсенә атап әйтелгән диярсең.
...Районда төзелешләр соңгы елларда да бик куәтле алып барыла. Әсхәт Гарипов та “без бик күп программаларда катнашабыз”, ди. Һәр корылманың смета проекты, документ эшләре була. Менә бу четерекле, гаять катлаулы рәсми кәгазьләр Әсхәт Гарипов кулы аша кат-кат уза. Шөкер, тәҗрибәле баш белгечкә республикадагы коллегалары да зур ышаныч белдерәләр, хөрмәтлиләр. Аның хезмәтен бәяләгән күп санлы  бүләкләр дә шуның ачык дәлиле. Ә Әсхәт Карип улы өчен иң кадерлесе – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы почет грамотасы. Гомумән, авылларыбыз үсеше, анда тормыш итүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга куелган олы хезмәтнең югары бәясе бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев