Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ата-аналар балаларын түләп укытырга әзерме?

Уку елы тәмамланырга да санаулы вакыт калып бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары, нинди һөнәр сайлаячакларын үзләренә билгеләп, шуның буенча таләп ителгән фәннәрдән имтиханнарга әзерләнә.

Шулай да беләбез: уку йортларында бюджет урыннары аз, ә түләүле белем алу бәясе елдан-ел арта. Ничә сумга төшүгә карамастан, ата-аналар балаларын түләп укытырга әзерме? Әгәр дә ул соңыннан: “Бу һөнәрне сайлап ялгышканмын”, – дип, укудан баш тартса? Әлеге сорауларны райондашларыбызга бирдек.


Гөлгенә Билалова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты:


–  Һәр укучы һөнәрле булырга тиеш, дип саныйм. Чөнки бүгенге көндә, нинди генә эшкә урнашырга килсәң дә, синең дипломыңны сорыйлар. Шуңа да әти-әни баласын түләүле укытырга уйлаган һәм мөмкинлеге бар икән, моның бары уңай ягын гына күрәм. Шәхсән безнең гаиләгә килгәндә, улыбыз быел 11 не тәмамлый. Яратып һәм тырышып укый. Булачак һөнәрен аермачык күз алдына китереп, имтиханнардан физика-математика фәннәрен сайлаячагын әйтте. Без ирем белән каршы килмәдек. Теләп укыгач, БДИны яхшы тапшырыр һәм вузның түләүсез укучылары арасында булыр, дип өметләнәм.
Әйе, югары уку йортын тамамламыйча ташлаучылар яисә соңыннан бөтенләй башка юнәлештә эшләүчеләр бар. Андый хәл булмасын өчен, бала һөнәрне, вузны үзе сайласын, дип уйлыйм. Аннары мин югары уку йортын тәмамлаган егет-кызны белгечлеге буенча күпмедер вакыт, мәсәлән, Совет елларындагыча, 3 еллап, мәҗбүри эшләтү ягында. Аны дәүләт яисә әти-әни акчасын түләп укыткан, моңа күпме вакыт сарыф ителгән. Аннары, бәлки, ул вузда бу һөнәр буенча сәләтле бала укырга теләгәндер, әмма акчасы булмау сәбәпле керә алмагандыр. Ә хәзер аның урынын алучы: “Диплом алдым, әмма эшләргә теләмим?” – дип белдерә. Дөрес түгел бит...
 

Гөлнур Сәгыйтова, районның тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләренең муниципаль координаторы:

– Бала гомерлек һөнәрен, шуңа бәйле уку йортын үзе сайласын, дип уйлыйм. Шулай да, вузда белем алам дип, бурычка бату ягында да түгелмен. Башта көллият яисә техникумны да тәмамларга була югыйсә. Мин үзем гади гаиләдән. Әти: “Кызым, сине институтта укытырга мөмкинлегебез юк”, – диде. Мин хокукый белем алырга теләп, техникумны сайладым. Яратып укыдым. Аннары эшкә урнашкач, читтән торып вузда белем алдым. Быел кызым мәктәпне тәмамлый, аңа да шулай аңлатам. Ул, билгеле, югары уку йортына керү өчен, бар тырышлыгын куячак. Шулай да үзенә: “Хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез. Тик  уку өчен елына 500 мең сум акча сорыйлар икән, без аны түли алмыйбыз. Көллият, техникумнарда да яхшы белем бирәләр. Укуны анда башларга була”, – дип, киңәшләремне бирәм.  
 

Умеда Зинкина, Чуаш Борнае мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:

–    Кызым быел 9нчы сыйныфны тәмамлый. Ул ике юнәлешне сайлады: ветеринар яисә табиб булырга теләвен әйтте. Бала үзе нинди һөнәр алачагын төгәл күзаллый икән, димәк, ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Шулай да мөмкинлеккә дә карыйсың. Мәсәлән, Казан – бик кыйммәтле шәһәр. Шул юнәлештәге белем йортларын башка тораклыклардан сайларга була. Мин үз районыбыз үзәгендәге авыл хуҗалыгы көллияте дә яхшы белем бирә дип саныйм. Улым шунда укый да. Кызганыч, быел анда мал табибларына әзерләү төркеме ябылачак. Югыйсә кызым да һөнәрне анда алыр, өйдә яшәр, улым белән бергә барып йөрерләр, димәк, чыгымнар күпкә әзрәк булыр иде. Хәзер без, белем алу өчен, Чистай шәһәренә барырга уйладык. Иң мөһиме, кызым имтиханнарны гына яхшы тапшырсын.
Укыган һөнәр белән эшләмәүгә килгәндә, үземне мисал итеп китерә алам. Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялландым. Әмма, билгеләрем яхшы булса да, педагогика көллиятенә үтә алмадым. Башка уку йортында хисапчы һөнәрен үзләштерергә туры килде. Бәхетемә, тормышлы булып яши башлагач, Сарман районында миңа мәктәптә физика һәм информатика укытучысы булырга тәкъдим иттеләр. Эшне яхшы алып баруымны күрделәр һәм мин Алабуга шәһәрендәге педагогока институтын тәмамладым. Мин үз эшемә урау юллар белән килдем, бала белән андый хәл булмасын өчен, аның теләгенә колак салу мөһим.

 

Гүзәл Закирова, Татар Борнае авылы укытучысы:

– Ирем белән дүрт бала үстерәбез. Беренче кызыбыз медицина көллиятендә бюджетта белем алды. Һәм менә ул күпмедер вакыттан соң: “Ярар, укыйм. Әмма мин табиб булып эшләмәячәкмен”, – дип белдерде. Үзе белән сөйләштем: “Кызым, бер-ике ел эшләп кара, аннары хәл итәрсең”, – дидем. Бәхеткә, сүземне тыңлады. Хәзер ул район үзәк хастаханәсендә хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Һәм: “Ярый әле, башка юнәлештә китмәгәнмен, хезмәтем миңа ошый”, – ди. Шуңа белем алгач, әлеге һөнәр буенча күпмедер эшләргә кирәктер, дип саныйм.
Икенче кызым мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамлады һәм укытучы һөнәрен сайлап, уку йортына әзерләнеп барса да, конкурстан бюджет урынына үтә алмады. Аны елына 88 мең сум акча түләп укытабыз. Быел менә өченче кызыбыз 9нчыны тәмамлый. Аның белән район авыл хуҗалы көллиятенә бару турында килештек. Чөнки уку йортларында конкурслар зур, ә ике баланы без түләп укыта алмыйбыз. Үз тормышыңны да алып барыра кирәк бит. Аннары уку гына түгел, яшәү, ашау, кием-салымга да акча кирәк. Шуңа да аягыңны юрганыңа карап сузасың инде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев