Авыл атамаларны бозуда кем гаепле?
Татарлар яшәгән авыл, шәһәр атамаларын руслар тарафыннан бозып, кайвакыт мәгънәсен тамырдан үзгәртеп язу очраклары элек- электән килә.
Бу бигрәк тә 1917 елдан соң ныклап дәвам иткәне сизелә. Моңа архив материаллары һәм хәзерге энциклопедия китапларындагы мәгълүматлар дәлил булып тора. Билгеле, рус алфавитында безнекенә караганда 6 хәрефкә кимрәк булуы моңа башлангыч сәбәп. Ләкин төп сәбәп түгел. Әгәр үзебезнең бабайларыбыз кушкан татар авылларының атамаларына игътибар, ихтирам белән карасак, шулкадәр үзгәрешләр кертеп язмаслар иде. Моңа җирле татарлар үзләре дә гаепле. Битарафлык сизелә. Ерак бабаларыбыз кушып, мирас итеп калдырган авыл атамаларын русча дөрес итеп язуны таләп итә алган милләттәшләребезне үрнәк итеп тә алда күрсәтәсем килә. Кызганыч, битарафлар күбрәк.
Шәһәр атамаларыннан башлыйсым килә. Чал тарихка күз салсак, русларның шәһәрләребез атамаларын бозып язуларын күрәбез. Борынгы шәһри Болгарыбызны Булгар, халкын булгары диеп атап сөйләгәннәр. Алтынчы гасырда нык дәүләт булып тарихка кереп калган Бөек Болгар иле таркалгач, Дунай буйларына күчкән ерак милләттәшләребез Болгар атамасын саклап калганнар. Болгария дигән илдә яшиләр, болгарлар диеп аталалар. Парадокс! Бүгенге көндә тарих фәнендә рәсми рәвештә Идел буе шәһәре, “Древний Булгар”, халкы да “ булгары” диеп атала.
Икенче мисал. Иделнең уң як ярында, хәзерге Тәтеш районы биләмәсендә 9 нчы гасырдан билгеле Ашлы атамалы шәһәр булган. Күп тапкырлар коточкыч ачлыклар булганда рус кенәзлекләре халкына шул Ашлы шәһәре һәм тирәсендәге авылларда гомер итүче болгарлар ярдәмгә килеп коткарып калганнар. Рус елъязмачылары бу шәһәрне Ашлы түгел Ошелъ диеп атаганнар һәм теркәп калдырганнар. Батый хан басып алыр алдыннан, 1220 елда руслар бу шәһәрне яулап, талап, халкын кырып, яндырып юкка чыгарганнар.
Өченче мисал. Чистай элеваторыннан ерак түгел Җүкәтау шәһәре булган. Бу шәһәрне рус елъязмачылары үзләренчә үзгәртеп, ике төрле итеп атаганнар һәм язып калдырганнар. Бер очракта Джукетау, икенче очракта Жукотин диеп атаганнар. “Җүкә“ тамырлы атама билгесез, хуҗасыз фамилиягә әверелгән.
Казан шәһәре атамасында бары тик рус алфавитына кергән хәрефләр генә югыйсә. Үзләренә җайлы итеп нечкәлек билгесе өстәп, “Казань” диеп атап калдырганнар. Шундый ысул белән кеше исемнәренә дә нечкәлек билгесе өстәп язуны дәвам итәләр. (Равиль, Разиль һ. б.) Сарытау шәһәре атамасын җиңел генә “Саратов” ка әйләндереп куйганнар. Алабуга шәһәрендәге башлангыч А хәрефе нигәдер артык булып киткән. Аны “Е“ хәрефенә алыштырып “Елабуга” итеп теркәгәннәр. “Буга” сүзе нәселле үгезне аңлата. Үгезнең ала төстә икән дигән мәгънәсе югала. Шулай ук борынгы Арыслан дигән ир балаларга кушып килә торган исемебезне руслар үзләренә “Еруслан” диеп алганнар. Соңрак Е хәрефен төшереп калдырып, “Руслан” диеп кенә калдырып, балаларына исем биргәннәр. Ниһаятъ, Руслан һәм Арслан (“ы“ хәрефен төшереп калдырып) үзебезнең балалар исеме булып кайтты. Ярый әле Бөгелмә шәһәренең атамасын танымаслык итеп үзгәртмәгәннәр. Бугульма диеп атаулары дөреслеккә туры килә.
Чаллы атамалы авыллар күп районда бар. Яр Чаллы шәһәрен һәм авылларны көймә, яки туку станогының бер җайланмасы итеп “Челны” (челнок) ясап куйганнар. Чаллы сүзе, аерып, бүлеп, чалып алган җир, торак урын, болын, урман биләмәсе икәнне аңлата югыйсә. Архив материалларында дъяконнарның “Чалны” диеп атап язган документлар очраттым. Атаманың бер хәрефен генә алыштырганнар, асылы нык үзгәрмәгән.
Район үзәкләре атамаларында җитешсезлекләр шактый. Әйтик, Балтач. Бу авылны руслар Балтаси диеп теркәгәннәр. Беренче – балта остасы, һөнәре дигән мәгънә юкка чыккан. Башкортостандагы Балтач авылы рус телендә үзгәртеп язылмаган, районы да “Балтачевский” атала. Дөрес атаманы җирле халык саклап кала алган дияргә нигез бар. Биредә кайчандыр безнең Балтач якларыннан күченгән милләттәшләребез булырга охшаган.
Мөслим авылын нигә “Муслюмово” диеп атарга кирәк булган? Руслар безнең авыл, шәһәр атамаларына ово, ьво, ск хәрефләре өстәп язганнар. Мюслим (яки Муслим) диеп язасы урынына Муслюмово, Алмет урынына Альметьевск, Буа урынына Буинск, Арча урынына Арск, Апас урынына Апастово һ.б. Монда атамалар фәкать рус алфавитындагы хәрефләр генә. Нигә Азнакайны Азнакаево диеп бозарга?
Бозып язарга һәм атарга җайсыз булган, кеше исемнәреннән алган авыл исемнәрен үзгәртмәгәннәр. Мәсәлән, Актаныш, Мамадыш, Малмыж һ.б. атамаларына үзгәрешләр кертмәгәннәр.
Татар мохите көчлерәк булган районнарда күп авыл атамаларын дөрес, мәгънәсен аңларлык итеп яздыра алганнар. Мәсәлән, Азнакай, Арча, Минзәлә, (район үзәгеннән тыш) Сарман һ.б. районнар. Башкортостанда яшәүче милләттәшләребез күп авылларның рус телендә язылышларын саклап кала алганнар.
Татарстанның дүрт районында Казиле атамалы авыллар бар. Бер Тукай районындагысы гына русча Казиле диеп яздырылган. Башка районнарда Казыли, Казилино диеп теркәгәннәр. Салкын Чишма (“ә” хәрефен “а”хәрефенә үзгәртеп кенә) авылы исемен Питрәч, Ютазы, Әлмәт районнарында саклап калганнар. Арча районында Күпербаш, Казанбаш, Кукмара районында Ташлы елга, Балыклы, Сарман районында Теләнче Тамак, Меллә Тамак, Минзәлә районында Иске Мунча, Зәй районында Имәнлебаш һ.б. авыллар атамаларын рус телендә “ә” хәрефен “я” хәрефенә алыштырып, дөрес яздырганнар.
Элек атамаларны бозып, үзгәртеп язылган авыл исемнәрен төзәтеп яздыра алган авыллар бар. Бу очракта авыл халкының таләбенә җитәкчеләр каршы килә алмаганнар. Мәсәлән, Спас районында Кама аръягындагы иң зур Иске Рәҗәп авылы бар. Революциядән соң бу авылны руслар, кимсетепме, мыскылларга тырышыпмы “Старый Баран” диеп язып теркәгәннәр. Берничә ел үткәч, халык тырышлыгы белән авыллары атамасын русча “Иске Рязап” ка кайтарып калдыра алганнар (“старый” сүзен кертмәгәннәр). Шул ук районда Чәчәкле авылы бар. Руслар бу авылны да үзгәртеп, “Новый Баран” дип атап теркәгәннәр. Бу авыл халкы соңрак, 90 нчы еллардагы үзгәртеп кору чорында, үз атамаларын – “Чечекле” не кире торгызып теркәтә алдылар. Түбән Кама районында Үчкә авылы атамасын “Малые Аты”га үзгәрткән булганнар. Әлбәттә, халык фикерен исәпкә алмаганнар. 90нчы еллар башында шул авылның укытучысы-ветеран Өлфәт Миңнеханов һәм авыл халкы тырышлыгы белән тарихи атамасын кайтара алдылыр. Бу авыл русча Уська атамасы белән теркәлде. Афәрин диеп мактарга гына кала.
Инде хәзергә кадәр русча бозып язган авыл атамалары турында кыскача гына мәгълүмат җиткерәсем килә. Татарстанда гына да татар авыллары атамаларын русча гаҗәеп бозып язу очраклары йөздән артык. Атамада булган “о” хәрефен – “у” яки киресенчә язу очраклары күп. Мәсәлән, Кушлавыч урынына Кошлауч итеп язганнар. Ор авылын Ура диеп атаганнар. “Ы” хәрефе урынына “у” хәрефе куллану очраклары бар. Мәсәлән, Тымытыкны Тумумутукка үзгәрткәннәр, Кыркүл “Куркуль”га әйләнгән. Атаманың мәгънәсе бөтенләй башкага – “саран” диеп кимсетү сүзенә үзгәргән. Кирәкмәгәнгә нечкәлек билгесе өстәп теркәгән авыл атамалары күп. Ике өлештәш торган атамаларны сызык кулланып аерып язулар очрый. Мәсәлән, Таллы-буляк, Таллы-куль һ.б.
Казан – Яр Чаллы юлы буенда урнашкан ике авыл атамасын барлык юл йөрүчеләр исендә калдыргандыр. Берсе аның Чыты авылы. Руслар аны Чита диеп теркәгәннәр. Икенчесе – Күн авылы. Аны руслар Конь дип язганнар. Шулай итеп, эшкәртелгән тире ат-алашага әйләнгән. Нурлат авылында Кычытканлы авылы бар. Аны Кичкальня диеп үзгәрткәннәр. Югыйсә Кычытканлы атамасында бар хәрефләр да рус алфавитында бар. Үзгәртеп язарга сәбәп юк.
Әлки районында Ташбилге авылы бар. Революциягә кадәр язган архив материалларыннан күренгәнчә, рус телендә үзгәртмичә язганнар. Күренекле рус тарихчысы Михаил Худяков бу авылны Ташбилга диеп атап язган. Бу әле ярый, зур үзгәртелмәгән. Ә менә революциядән соң руслар бу авылны Тяжбердино диеп теркәп куйганнар.
Рус алфавитындагы хәрефләрдән генә торган авыл атамаларын бозып язган авыллар: Боерган – Биюрган, Олы Кариле – Большие Кляры, Зур Кавал – Большие Ковали, Олы Урсак – Большие Русаково, Олы Укмас – Большой Атмас, Башчы – Вожжи, Биектау – Биктово, Мулла Иле – Молвино, Штеря – Штырь, Ябалак – Эбалак, Чурабатыр – Черебатырево, Кызыл Чапчак - Красная Кадка һ.б.
Арча районында Корайван атамасында татар авылы бар. Бу авылны руслар Кер – Хайван диеп теркәгәннәр. Шул атама 2013 елга кадәр рәсми документларда сакланып килгән. Ниһаять, кемнеңдер башына килеп, бу атаманы үзгәрткәннәр, тик яңа атамада ике тиешсез үзгәреш барлыкка килкән. Корайван түгел бу авыл, русча әйткәндә – Курайвань. Нигә “о” хәрефен “у” га үзгәртергә, нигә нечкәлек билгесе өстәргә?
Авылларыбыз атамаларын рус телендә бозып язуда, борынгы бабала-рыбызның тарихи мирасын саклап калу алмауда, руслар гына түгел, җирле җитәкчеләр һәм җирле татарлар үзләре дә гаепле.
Районыбызның Салман елгасы буенда шул атама белән бәйле 6 авыл бар. Һәр авыл исеменең ахырына русча “ы” хәрефе өстәп теркәгәннәр. Мәсәлән, Старые Салманы урынына – Иске Салман, село Салманы урынына гади генә итеп село Салман дип язарга һәм теркәргә кирәк булгандыр. Яңа Салман дип Яңа Баллыкүл, Яңа Чаллы һ. б. яңа сүзеннән башланган авыл атамаларына килсәк, монда да тиешле җавап табып була. Яңа сүзен русча “Янга” диеп теркәлгән авыл исемнәре бар. Әгәр бу вариант бәхәс, ризасызлык тудыра икән, бу очракта “Новый” сүзен куллансаң да, зур хата булмас иде. Яңа Салман, бер чорда Салман авыллары күбәеп киткәч, Урта Салман диеп аталган. Әле хәзерге чорда да шул атаманы кулланучылар бар. Архивтагы метрика кәгазьләрендә күп очрый.
Каргалы авылын русча озын итеп, Каргополь диеп атап язарга кирәк булмаган. Каракүл, өч Матак авыллары исеменә ”и” хәрефе өстәп, “Каракули”, “Матаки” итеп теркәгәннәр. Күп татар авылларының атамасына кирәкмәгәнгә ”ово”, ”ево” кушымчалары өстәп язганнар. Бөтен очракта да бу килешеп бетми. Мәсәлән, Алпарово, Качеево, Биктимирово, Ахметьево, Бурнаево. “Ино” өстәлеп теркәлгән авыллар: Әлморза, Камка. Бу авыл атамаларына бер хәреф тә өстәргә кирәкмәс иде.
Күп авыл атамалары шунда беренче булып килеп утырган яки нәсел башлыгы – морза титулындагы кеше исеме белән бәйле. Мондый авылларның атамаларын рус телендә язганда аның тамыры үзгәрергә тиеш түгел. Атаманы нинди халык кушкан, шул халык атап калдырганча язылырга һәм әйтелергә тиеш. Свердловскны “Свердлау”, Ижевскны “Ижау”, Оренбург ны “Ырынбур” диеп татар телендә атап йөртергә, минемчә, хакыбыз юк. Мәсәлән, үзебезнең районда чуаш авыллары атамаларын да бозып теркәгән очраклар бар. Бүгенге Колчурино авылына православие кабул иткән Колчура исемле татар кешесе нигез салган, зур күләмдә җир биләмәләренең хуҗасы булган. Соңрак чукындырылган чуашлар килеп утырганнар. Әлбәттә, бу авыл Колчура булып барлык телдә дә аталырга тиеш.
Бүгенге Сиктерме-Хузангаево итеп үзгәртелгән авыл атамасы күп тапкырлар үзгәртелгән. Бу авылга Сиктәр исемле чуаш милләте кешесе килеп урнашып, нигез салган. Шунда яшәгән халык Сиктермә диеп үз авылын атаганнар. Архив материалларында Среднее Иштубаево, Сихтарма, Сихтерьма исеме белән йөртелүе күренә бу авылның. Күренекле якташлары шагыйрь, язучы Пётр Хузангай вафатыннан соң ( ялгышмасам 1981 елда) бу авыл Хузангаево диеп атала башлады. Безнең районда беренче булып авыл халкы таләбе буенча, бу авыл үзенең чын тарихи атамасына әйләнеп кайта алды. 2004 елдан бирле бу авыл рус телендә Сиктерме -Хузангаево дип атала. Сиктерме -Хузангай диеп кенә аталган булса дөресрәк булыр иде.
Рус телендә төп атамасын бозмыйча теркәлгән һәм аталган бер генә авыл бар, ул – Карамалы.
Мансур Ганиев,
төбәк тарихын өйрәнүче. Тел. 8-927-468-49-60.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев