Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл кешесен нәрсәләр борчый?

Район Советының “Бердәм Россия” партиясе фракциясе өчен вак мәсьәләләр юк

Күп тапкырлар авылларда үткән сайлауларда күзәтүче буларак катнашырга туры килде. Шунда тавыш бирергә килгән  кайбер кешеләр авызыннан “депутат булып сайланалар да безне оныталар” дигәнне ишетәсең.
 

село

Район халкы тавыш биргән РФ Думасы, Дәүләт Советы һәм район Советы депутатлары үз сайлаучыларын онытмыймы? Гомумән, депутатларыбыз ни дәрәҗәдә халык белән аралашып, аның көндәлек мәшәкатьләренә төшенеп яши? Без шул хакта район Советының “Бердәм Россия” депутатлары  фракциясе  җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов белән аралаштык.
Рәшит Әбрарович аңлатуынча, “Бердәм Россия”  партиясе депутатларының  Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Әлки муниципаль районында үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында  депутатлар белән даими очрашулар уздырыла. Андый вакытларда халыкның киң катламына кагылышлы социаль әһәмиятле закон проектларын хәзерләү, кабул итүдә депутатларның роле билгеләнә. 
 

прием граждан

Район Советының “Бердәм Россия” партиясе фракциясе депутатлары  тарафыннан быел 159  халыкны кабул итүләр оештырылган.  Анда районның 305 кешесе төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткән. Шуларның 201 е уңай хәл ителгән, ә 104 е буенча аңлатма бирелгән. 
Халык депутатлар янына башлыча нинди сораулар белән килгән соң?  Иң күп мөрәҗәгатьләр юллар төзү һәм ремонтлауга кагылган. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары  белән килүчеләр күп булган. Сәламәтлек саклауга  кагылышлы, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү программаларын тормышка ашыру буенча сораулар булган.  Рәшит Билалов шунысын да билгеләп үтте: халык депутатларга шәхси кабул итү вакытында гына түгел, “минем депутат” һәм “сайлаучы – депутат” системасы  программалары аша да мөрәҗәгатьләрен калдыра ала. Депутатлар фракциясе эшчәнлеге турында хисап тотканда, электрон мөрәҗәгатьләр үтәлеше буенча да аерым исәпләр алына икән. 
 

гуманитарка

Районда соңгы елларда авыл советларының киңәйтелгән утырышлары уза. Ул халык җыены форматында үтә торган чараларда Пенсия фонды, социаль яклау, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, юрист һәм район үзәк хастаханәсе белгечләре кабул итүләр оештыралар. 
Күпләр үзләрен борчыган мәсьәләгә авылыннан чыкмыйча да шунда аңлатмалар ала.
Депутатлар фракциясе әгъзалары партия проектларын гамәлгә ашыруда да актив катнаша. “Өлкән буын” проекты буенча  олы яшьтәге кешеләр янында, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда депутатлар булып хәл-әхвәл сорашып, азык-төлек җыелмасы тапшыралар. Кирәк булганда, депутатлар  өлкәннәр янына ярдәм итәр өчен волонтерлар җибәрүне кайгырталар.
Фракция әгъзалары “Яхшылык кыл”, “Күңелле яшибез”, “Территорияне иң яхшы төзекләндерү” кебек җирле партия проектларын гамәлгә ашыруда да актив катнашалар. Без беләбез: җирле  проектларның күпчелеге яшь буында мәрхәмәтлелекне  һәм толерантлыкны формалаштыруга, актуаль проблемаларны хәл итүгә кызыксынуын арттыруга, халыкның чисталыкны һәм тәртипне  саклауда җаваплылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Рәшит Билалов депутатлар үз җаваплылыгына алган тагын бер юнәлешне әйтеп узды. Быел апрель-сентябрь айларында депутатлар бәяләрне контрольдә тоту өчен, сәүдә предприятиеләрендә була. Алар азык-төлек өчен бәяләрең күтәрелүенең нигезле икәнлеген тикшерү буенча рейдлар үткәргәннәр. Безнең илгә санкцияләр кертелү сәбәпле, депутатлар үзләренең сайлау округларында социаль әһәмияткә ия ашамлыкларга бәяләрне даими мониторинг ясаганнар.
Шулай ук район мәгариф учреждениеләрендә балаларны тукландыруны тикшерү буенча рейдлар үткәрелгән. “Партия десанты” проектын тормышка ашыру кысаларында, Рәшит Билалов үзе дә даими рәвештә төзелә һәм ремонтлана торган социаль объектларда булган. 
Бердәм россияле депутатлар  Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнар.
Депутатлар ярдәме белән барысы 400 тоннадан артык гумантиар йөк җыеп озатылган. Махсус хәрби операция башланганнан бирле район буенча 8 миллион 700 мең сумлык ярдәм җыелган.
Районнан өлешчә мобилизацияләү чорында хәрби хезмәткә чакырылган егетләребезгә “Сугышчан туганлык” берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов даими рәвештә ярдәмнәр илтеп тапшыра. Егетләребезгә кием-салым, азык-төлек, көнкүреш әйберләреннән тыш, 6 “УАЗ” автомобиле илткәнбез.
Районда мобилизацияләнгән егетләр гаиләләренә депутатлар беркетелгән. Алар шул гаиләләрдә булып мөмкин кадәр ярдәм оештырырга тырышалар. Депутат фракциясе әгъзалары даими рәвештә мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын үткәрүдә актив катнашалар. Шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү чараларында еш булалар. Депутатлар “Теләк чыршысы”, “мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” кебек акцияләрдә иң актив  катнашучылар. 
”Бердәм Россия” җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Александр Никошин һәр атна халыкны шәхси гозерләре белән кабул итүләр оештыра. Мөрәҗәгать итүчеләрнең бик күп мәсьәләләре шул рәвешле хәл ителә. 
Республика Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары еш кына районнарда кабул итүләр оештыралар, төрле социаль, сәнәгать корылмаларында булалар. Бу хакта “Әлки хәбәрләре” район газетасында язмалар даими чыгып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев