Әхмәт авылында зур бәйрәм үтте
Әхмәттә Авыл көне гөрләп үтте. Ә аңа хәзерлек бер-ике ай алдан башланды.
Иң элек социаль челтәрләрдә Авыл көненә чакыру игъланнары күренде. Аннан танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллин видеомөрәҗәгать аша бәйрәмгә чакырды. Авыл көнен оештыручылар, “Әлки хәбәрләре” редакциясенә кереп, газетада хәбәр урнаштыруны сорадылар. Кыскасы, 10 августта Әхмәт авылы көне үтәсе хакында белмәгән кеше әз калгандыр.
Ә бәйрәмгә хәзерлек тыйнак кына дәвам иткән. Әхмәт егетләре Авыл көне үтәсе мәйданны ясаганнар, бизәгәннәр. Халык исә өй тирәләрен чабып-җыештырган, тәртип салган. Чуаш Кичүе авыл җирлегенең тракторы берничә көн урам-тыкрыкларны чаптырып йөргән. Менә шулай бәйрәмгә авыл да, мәйдан да әзер булды, Аллаһы Тәгаләдән явымсыз көн генә сорыйсы калды.
Әхмәт бит шундый урында урнашкан: аңа терәлеп диярлек Кече Чирмешән елгасы ага, иксез-чиксез урман янәшәдә генә. Әллә шулар инде юк-бар болытны да бирегә тартып, башка җирләрдә яумаган яңгырны яудыра.
10 август иртәсе дә яңгырлы башланды. Әмма авыл халкын, якташларны, бәйрәмне күрергә теләгән күпсанлы кунакларны бу куркытмаган: халыкның иге-чиге юк иде. Авыл үзәге белән янәшә урамнар җиңел машиналар белән тулган.
Бәйрәм башланыр алдыннан сибәләгән яңгыр кулчатырны барларга боерган иде, аннан көн шулкадәр матурайды. Әйтерсең табигать бәйрәм кунакларын иң әйбәт һава торышы белән куандырырга тырышты.
Авыл көненең тантаналы өлеше башланып китте. Бәйрәмне Татар радиосы диджее Ленар Гыйлаҗев бик оста итеп алып барды.
Ленар иң элек, бәйрәмгә хәер-фатыйха бирүне сорап, Әхмәт имамы Ришат хәзрәт Сөләймановка сүз бирде.
– Авылдашларым, кардәшләрем. Быел янәшәбездәге мәчетне ачуга 30 ел булды. Шөкер, аның ишекләре һәрчак ачык, азаннар яңгырый, намазлар укыла, дини йолалар башкарыла. Анда без авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәбез. Зиратларны тәртиптә тоту буенча да эшләр алып барыла.Тиздән, ноябрьнең җиделәрендә зиратта көзге өмәләр оештырырбыз. Барчагызны да шунда көтеп калабыз, – диде имам һәм Коръән сүрәсе укып, бәйрәмне имин генә үткәрергә насыйп булсын дип теләде.
Теләкләргә Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова кушылды.
– Әхмәт авылыннан бөтен районга, республикага танылган шәхесләр күп чыккан. Бүгенге олы бәйрәмне исә биредә туып үскән егетләр оештырды. Мин кече ватаннарын кайгыртып яшәүче Илназ Хәйруллинга, Динар Миңһаҗевка, Айнур Шәмсиевка, Рамис Шәвәлиевка, Зөфәр Хөсәиновка бар халык исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм,– диде Ирина Анатольевна һәм әлеге булдыклы улларны тәрбияләп үстергән аналарны сәхнәгә чакырып, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шул авылда туып үскән кешеләр булганга, чыгыш ясаучылар исемлегенә мине һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинаны да керткәннәр иде.
Без авылдашларыбызны, күпсанлы кунакларны район башлыгы Александр Никошин исеменнән сәламләдек (ул моны сорады, үзе исә бу минутларда республика киңәшмәсендә иде). 8 сентябрьдә үтәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырдык.Талантларга, хезмәт уңганнарына бай булган авылыбызда киләчәктә дә тормышлар кайнап торсын, гаиләләр бәхетле булып яшәсеннәр дип теләдек.
Әхмәт мәдәният йорты җитәкчесе Рәзидә Гыйльфанова да, бәйрәмдә тамаша кылучыларны сәламләп, сәхнә түренә хөрмәтле гаиләләрне, күркәм кешеләрне чакырып бүләкләде. Әхмәтнең иң өлкән апалары Исламия Әхмәдиева һәм Мөнәвәрә Хатыйповага истәлекле бүләкләр хәзерләнгән иде. Иң яшь кызыбыз Айгизә Әхмәдиева беренче күчтәнәчен алды. Озак еллар тату гаилә булып яшәгән Нургата абый белән Әминә апа Зәйнуллиннарны олыладылар. Яңа гаилә корган Алмаз һәм Рәсимә Шиһаповларны бәхетле тормышлар теләп бүләкләделәр. Дүрт бала тәрбияләүче Ләйсән һәм Илдар Гыйлаҗевләргә үрнәк гаилә булып яшәгәннәре өчен рәхмәтләр белдерелде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шул авылның сихәтле суларын эчеп үскән Ринас Шиһапов “Әхмәтем” җырын яңгыратты. Ринас булган җирдә бәйрәм күңелсез үтми. Аның дәртле җырларына кушылып, халык рәхәтләнеп бии башлады.
Әхмәт авылына 1681 елда нигез салынган. Тарихи чыганаклар раслаган әлеге мәгълүмат уеп язылган мәрмәр такта мәчет диварына беркетелгән. Авылдан чыккан танылган шәхесләрне искә алганда, профессор, фәннәр докторы Рифнур Хәмәдиев һәм Альберт Галиуллинны, Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Азат Нуруллинны, Мәскәү, Казан югары уку йортларында укыткан Айтугановларны, уңышлы эшмәкәр Иксан Сафинны һәм башкаларны атап китәргә мөмкин.
Бәйрәм матур гына дәвам итә. Кунаклар күңелен республиканың танылган артистлары күтәрә башлады. Ленар Гыйлаҗев бик җанлы итеп төрле уеннар оештыра. Мәйдан иркен, биредә һәркем күңеленә хуш килгән бәйгеләрдә катнаша алды. Әнә бер башта кызлар, егетләр кул көрәштерүдә иң-иңнәрне ачыклыйлар, арырак чулмәк вату бара. Тагын бер якта билбаулы көрәш башланып китте. Җыр, бию, ярышлар, бәйгеләр шулкадәр матур үрелеп бара. Бәйрәмгә килгән халык та ялындырып тормый: уеннарда актив катнаша, үзенең, башкаларның күңелен күтәрә.
Шунда тамашаны алып баручы Ленар бик актив булган бер чибәр ханымнан сорашып та алды:
– Сез бу авылныкымы?
– Юк.
– Кунакка кайттыгызмы?
– Юк. Район газетасыннан бәйрәм үтәсен укыдык та, Базарлы Матактан иптәш кыз белән килдек, – диде.
Әйе, бәйрәмгә тирә-күрше авыллардан да, район үзәгеннән дә, шәһәрләрдән дә кайтучылар күп иде.
Мин гөр килеп торган мәйдан тирәсен дә әйләнеп чыктым. Монда туганнар, дуслар, күршеләр, сабакташлар рәхәтләнеп күрешә, аралаша. Шуларны күргәч тә, әлеге бәйрәмнең кыйммәтен, асылын тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың.
Миңа күп еллар күрмәгән Габдулла абый Шәмсиевны очраткач рәхәт булып китте. Аның әтисе Миңһаҗ бабай мулла иде, бик көчле нәсел башлыгы ул. Аның өч улы – Габдулла, Солтан, Каюм югары белемле ветеринария табиблары, кызы Икламия апа ВУЗ бетермәсә дә, оста итеп шигырьләр, бәетләр иҗат итә, дини ашларда Коръән укучы остабикә.
Авыл көнендә исә уеннар кыза барды. Мәйданга озын чаңгылар чыгарып куйдылар. Һәр пар чаңгыны бишәр кеше берьюлы киеп чабарга тиеш. Бу бәйгене күргән бар иде. Ә монда сиңа таныш кешеләр чыгып ярыша башлагач, бигрәк кызык, әкәмәт икән. Кайсы команда “уң”,”сул” дия-дия кызу гына кузгалып китә, икенчеләре исә бер адым атлый алмыйча, җиргә чүгәләп, бар халыкны көлдерә.
Көянтә белән су ташу, икешәр кеше бер капчыкны киеп узышулар гаҗәп кызык дәвам итте.
Балалар исә төрле уеннарда катнашты, батутларда сикерде.
Өйлә вакыты җитәрәк, борыннарны кытыклап, бар җиһанга тәмле ризык исләре таралды. Зур-зур казаннарда үзбәк дусларыбыз 300 кешене сыйларлык итеп пылаулар пешергәннәр икән. Бәйрәмне оештыручылар пылау һәм кайнар чәйләр белән бөтен кунакларны сыйладылар.
Менә дәртле җырлары белән бар халыкны мәйдан уртасына яшь, танылган җырчы Илнат Фәрхуллин җыйды. Ул үз төркеме белән яшьләрне дә, олыларны да рәхәтләндереп биетте. Ринат Рәхмәтуллинның популяр җырларына биючеләр саны да бермә-бер артты.
Бәйрәм күңелле генә көне буе дәвам итте. Авыл көнен хәзерләүдә бик күпләр оештыручыларга булышкан. Билгеле, Зөлфия Вәлиуллина да мондый бәйрәмнәрдән читтә калмый: көрәштә батыр калучыга тәкә биргән, кунакларны бәлешләр белән сыйлаган, башка эшләрдә актив булган.
Көне буе диярлек барган билбаулы көрәш җиңүчеләре бүләкләнде. 2024 елның Әхмәт авылы көне көрәш батырлары булып Раил Шиһапов (ул баш батыр һәм тәкәне алучы да), Айрат Гыйльфанов, Рамил Шәйхетдинов булдылар. Шулай ук футбол ярышында җиңгән командалар да бүләкләнде.
Авыл көне акрынлап өйләргә күчте. Бүген биредә ике йортның берсендә кунаклар булды. Аралашып, күрешеп, дуслашып яшәүләргә ни җитә соң?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев