Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм рухы тудырган өй хуҗалары, хезмәт коллективлары билгеләнде

Яңа ел алдыннан өйләрне, бина-урамнарны купшы итеп бизәү районыбызда традициягә керде.

  Һәр елны иң әйбәт бәйрәм рухы тудырган өй хуҗаларына, хезмәт коллективларына истәлекле бүләкләр дә тапшырыла әле.

31 декабрьдә Үзәк паркта Төп чыршы бәйрәмендә Яңа елга иң оста,  тырышып хәзерләнү эшләре башкарганнар бүләкләнде.

Узган елда “Алексеевскдорстрой”  җәмгыятенең Базарлы Матак участогы Яңа ел бәйрәменә иң купшы, иң оста хәзерләнүче  коллектив дип табылды. Монда чыршы да, участокның бинасы да төрле төсләр белән яктырып бизәлгән иде.

Юлчырабыз боздан төрле сыннар катырып, аны лампалар белән яктыртып та эшләргә вакыт тапканнар. Янәшәдә исә элеккеге асфальт җәю  тракторы  басып тора. Ул да Яңа елга бик “матур киенгән”. Рашат Гыйззәтуллин I нче дәрәҗә Диплом һәм 4500 сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды. Шундый ук бүләккә Базарлы Матак башкарма комитеты  (җитәкчесе  Фаяз Фәттахов) лаек булды. Икенче һәм өченче дәрәҗә Дипломнарга  һәм акчалата бүләкләргә Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасы һәм  Нәби Дәүли исемендәге  гимназия коллективлары ия булдылар.

Иң оста, креатив парк, сквер бизәүче итеп Лисенков исемендәге район музей коллективы танылды.

Быел өйләрен, өй алларын матур итеп, Яңа ел рухына туры китереп бизәүчеләр дә күп булды.

Алар арасында үткәрелгән конкурста дистәләп шундый өйләр карап бәяләнде. Сүз дә юк, бизәлгән, ялт-йолт килеп торган өйләр яныннан узганда кәефләр күтәрелә, күңелгә шатлык иңә. Башкалар да шундый өлгер, якташларыбыздан үрнәк алсыннар иде, диясе килә.

Өйләр бизәү конкурсының нәтиҗәләре дә күп халык катнашында узган Яңа ел чыршы бәйрәмендә  игълан ителде. Нәтиҗәдә призлы урыннарга Базарлы Матакта яшәүче Рәшит һәм Сөембикә Хәмитов, Рөстәм һәм Зөлфия Минһаҗетдинов, Азат һәм Люция Низамиев гаиләләре лаек булдылар. Үрнәк гаиләләргә Диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев