Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны гадәти куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү ул — зурлар бурычы

Нәкъ менә җәй айларында балаларның имгәнү очраклары аеруча күп була.

Сабыйларның көнкүрештә бер үк хаталарны ясаудан имгәнү һәм хәтта үлү очраклары еш кына ел саен кабатлана. 


Балаларның янгында, юл-транспорт һәлакәтләрендә, йорт тәрәзәләреннән егылып төшеп һәлак булу, суларда бату очраклары, билгеле, ата-аналарның игътибарсызлыгы, аларның сабыйларын тиешенчә карап җиткермәүләре сәбәпле күзәтелә. 


Исегезгә төшерәбез: РФ Гаилә кодексының 63 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләүдә һәм аларның үсешендә җаваплы. Алар балаларының сәламәтлеге, аларның физик, рухи, әхлаки үсеше өчен кайгыртырга тиеш. Һәм бу мәсьәләнең әхлаки ягы гына түгел. Балаларның сәламәтлеге, ә кайбер очракта хәтта гомерләре дә әти һәм әнинең үз бурычын ни дәрәҗәдә намуслы үтәвенә турыдан-туры бәйле була. 


Моннан тыш, шуны да онытмаска кирәк: балаларны гадәти куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү ул — зурлар бурычы. Балаларда кечкенәдән үк саклык чаралары күрү күнекмәләрен булдырырга, зурракларын кечкенәләргә күз-колак булырга өйрәтергә кирәк. Әлеге кагыйдә җирдә: өйдә дә, ишегалдында, машина юлларында, урманда, сулык яннарында да үтәлергә тиеш. 
Бала белән нинди генә бәла булса да, аның өчен ата-ана җаваплы. Гамәлдәге кануннарда ата-аналар өчен нинди җаваплылык каралган соң?


РФ Гаилә канунының 77 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, бала гомеренә яисә сәламәтлегенә куркыныч янаганда, опека һәм попечительлек хезмәте баланы ата-анадан (яисә берсеннән) тиз арада алырга хокулы. 


Опека һәм попечительлек хезмәте баланы тиз арада Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең яисә муниципаль берәмлек башлыгы акты (әгәр дә Россия Федерациясе субъекты кануны нигезендә җирле үзидарә хезмәтләре федераль канунга ярашлы нигезендә опека һәм попечительлек буенча вәкаләтләргә ия булса) нигезендә алырга хокуклы.


Бала ата-анасыннан алынган очракта, опека һәм попечительлек хезмәте бу хакта тиз арада прокуратурага хәбәр итәргә, баланы вакытлыча махсус урынга урнаштырырга һәм Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте хезмәте, муниципаль берәмлек башлыгының (әгәр дә Россия Федерациясе субъекты кануны нигезендә җирле үзидарә хезмәтләре федераль канунга ярашлы нигезендә опека һәм попечительлек буенча вәкаләтләргә ия булса) баланы алу турындагы акты белән җиде көн эчендә судка ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яисә ата-ана хокукыннан чикләү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.


РФ Гаилә канунының 69 нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, ата-аналар, үз бурычларын үтәмәсәләр, хокукларыннан явызларча файдалансалар, балаларына карата мәрхәмәтсез булсалар, ата-ана хокукыннан (берсе генә дә) мәхрүм ителә ала. 


Ата -ана хокукыннан мәхрүм ителү прокурор һәм опека һәм попечительлек хезмәте катнашында судта хәл ителә. Мәхкәмә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы эшне тикшергәндә ата-ана (яисә берсенең) гамәлләрендә кануный рәвештә җавапка тартылырлык хәл күрә икән, ул бу хакта прокурорга хәбәр итәргә тиеш. Ата-ана хокукын чикләү турындагы дәгъваны баланың якын туганнары, канун белән балигъ булмаучылар хокукын саклау бурычы йөкләнгән хезмәт һәм учреждениеләр бирә ала. 


Ата-аналар һәм башка кануный вәкилләр балигъ булмаучыларны карау, тәрбияләү, укыту, хокук һәм кызыксынуларын яклау буенча бурычларын үтәмәгәндә яисә тиешенчә башкармаганда, РФ ның административ канун бозулары турындагы канунының 5.35 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, административ җаваплылык каралган. Аның нигезендә кисәтү ясау яисә йөздән алып биш йөз сумга кадәр штраф салу җәзасы каралган. 


Моннан тыш, Россия Федерациясе Җинаятьләр канунының 125 нче маддәсендә төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән яшенә бәйле рәвештә дә үзенә ярдәм итә алмыйча гомеренә куркыныч янаган хәлдә калган балага ярдәм итмәгән затка карата да җәза каралган. Ул ата-ана яисә башка зур кеше балага ярдәм итә алган, моны эшләргә тиеш булган очракларга кагыла. 
Ваемсыз булулары сәбәпле, куркынычсызлык тәэмин итмичә һәм шул сәбәпле баланың гомеренә, сәламәтлегенә җитди куркыныч тудырып, аларны караучысыз урамда, су һәм юл янында калдырган ата-аналар өчен дә шундый җаваплылык каралган. 
Әлеге маддә ирекне бер елга кадәр мәхрүм итүне күздә тота.

Луиза Хәйруллина, 
район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев