Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы булды
Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышын халык җыены форматында үткәрделәр, бу очрашу бәйрәм рухында узды.
Җыенда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, әлкилеләрнең якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиеваның да катнашуы аның дәрәҗәсен күтәрде. Алсу ханым районда туып үсеп төрле җирләрдә яшәүчеләрнең узган елда нинди матур эшләр башкаруын сөйләп кенә калмады, 2021 елга планнары белән дә уртаклашты. Быелга ниятләнгән эш- гамәлләре арасында Иске Чаллы мәчетен төзекләндерү һәм район үзәгендә якташлар җәмгыятенең музей-йортын төзү дә бар.
Базарлы Матак авыл җирлегенә район үзәге һәм Түбән Биктимер авылы керә. Биредә 6798 кеше яши, аларның 6660 ы Базарлы Матакта гомер итә. Бер елда яңа йортлар саны 21 гә арткан, хәзер алар 2168 гә җитте. Җирлектә хезмәт яшендәге 3078 кеше, лаеклы ялга киткән 2003 пенсионер яши.
Узган елда җәмгыяви-мәдәни һәм көнкүреш объектлары төзү өчен җир участоклары бүлеп бирү буенча шактый эш эшләнгән. “Безнең ишегалды” программасы кысаларында алты күп фатирлы өйнең ишегалды төзекләндерелгән. “Чиста су” программасы буенча Көньяк, Кыр, Шәйдуллин урамнарына суүткәргечләр салынды. Филиппов урамында скважина казылды. Кояшлы, Җиңүнең 40 еллыгы исемендәге, Кыр, Октябрьнең 60 еллыгы, Муса Җәлил, Базар һәм Төзүчеләр урамнарында гомуми озынлыгы 3360 метр булган җәяүлеләр тротуарлары барлыкка килде.
Хәзер җирлектә төнлә лампалар белән яктыртылмаган урамнар калмады. Район үзәгенең 67 урамына энергия саклаучы 900 яктырткыч куелган. Планда – III Интернационал, Эшче, Имәнлек, Тимирязев, Көнбатыш урамнарын яхшырту.
Әлкилеләр һәм район кунаклары юлларга куелган яңа “Базарлы Матак- Мамыково” һәм “Базарлы Матак-Югары Колок” стелаларын күрми узмаганнардыр.
Район үзәгендә эшмәкәрлекне үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Авылда 116 шәхси эшмәкәр бар, аларды 346 кеше эшкә урнашкан. Базарлы Матакта 37 кибет бар, шуларның 23 ендә алкогольле продукция сатыла.
Җирлектә үткән 2020 елда ниләр эшләнүе хакында үз докладында җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов сөйләп үтте. Аның кыскача чыгышын түбәндәрәк тәкъдим итәбез. Җитәкче сөйләгәннәрне “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Фәхриева һәм “КВ-Агро” холдингының “Үзәк Әлки” төбәк идарәсе директоры Рияз Төхвәтуллин тулыландырдылар. Алар үзләре җитәкләгән учреждение һәм предприятие эшчәнлеге хакында хисап тоттылар, планнары белән уртаклаштылар.
Җыенга килүчеләрне дә күп нәрсә борчый икән. Базарлы Матак укытучысы Гөлнур Фәйзуллина Көнчыгыш урамында интернет булмауга зарланды. “Таттелеком” элемтә узелының Әлки цехы начальнигы Илсөяр Гыйззәтуллина әлеге урамда яшәүче абонентларны тиз арада интернетка тоташтырырга вәгъдә бирде. Инде кирәкле җиһазларга заказ да ясалган.
Пенсиядәге укытучы Федор Казачкин Юбилей урамына каты түшәмәле юл салган өчен җирлек җитәкчелегенә рәхмәт әйтте һәм әлеге юлны асфальтлап та булмас микән, дип сорады. Ә Минзакир Гайфуллин гимназиядән алып Афанасьев урамына чаклы җәяүле юл төзү кирәклеген искәртеп узды.
Район һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин алга таба да үзәк авылда юллар төзүгә зур игътибар биреләсенә ышандырды. Шул ук вакытта ул районда 69 авыл булып, анда яшәүчеләрнең ашыгыч ярдәм машинасы килә алсын өчен юл төзүне сорауларын, ә кайдадыр асфальт-бетон җәелгән юлны өйләре янына туфли киеп кенә килер өчен төзетергә теләүләрен искәртте. Шуңа күрә юлларны беренче чиратта кайда ясарга икәнлеген алдан уйлап хәл итәчәкләр.
Үз чыгышында ул район үзәгендә халык санының балалар күпләп туу хисабына түгел, халыкның авыллардан бирегә күчеп килүе сәбәпле артуын билгеләп узды.
–Бер елда Базарлы Матакта 60 бала туды, шул ук вакытта 71 авылдашыбыз якты дөнья белән хушлашты. Район үзәгендә ике мәктәп, дүрт балалар бакчасы эшләп тора. Мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү, спорт белән шөгыльләнү, эшләү һәм ял итү өчен бөтен шартлар да тудырылган бит,– дип борчылды район җитәкчесе.
Утырыш тәмамланыр алдыннан авыл җирлеге үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев