Базарлы Матак авылы мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсы булды
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесе кысасында Базарлы Матак авылы мәдәният йортында район туры үтте.
Бәйге түбәндәге номинацияләргә бүленеп үтте: “Хатын-кыз – ана”, “Өченче буын герое”, “Һөнәрем – язмышым”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз – әйдәман”.
Һәр номинациядә бар яктан да сәләтле һәм үрнәк алырлык берничә хатын-кыз катнашты. Чыгышларында алар үзләре белән таныштырды, сәләтләрен күрсәтте һәм мавыгулары турында сөйләде.
Элек-электән һәм бар милләтләрдә дә гаилә җылысын саклаучы ул – хатын-кыз- ана. Өйнең яме әни белән дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Балаларыбыз, гаилә, гомумән, “иртәгәсе көн”нең нинди булуы күп нәрсәдә безнең яраткан әниләребезгә бәйле.
Беренче “Хатын-кыз – ана” номинациясендә Яңа Әнҗерә бистәсеннән Энҗе Гобәйдуллина җиңде. Ул халыкка социаль хезмәт күрсәтү компекслы үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли, өлкәннәргә ярдәм итә: аларның хәлен белә, көнкүреш эшләрендә ярдәм итә, бәйрәмнәр белән котлый. Алар ире Илгиз белән бергә өч бала – бер малай, ике кыз үстерә.
Энҗе камыр ризыклары пешерергә ярата, төрле спорт ярышларында катнаша. Авыл тормышының үзәгендә кайный: бии, төрле бәйрәм чараларында чыгыш ясый.
Людмила Калмыкова – “Өченче буын хатын-кыз герое” номинациясе җиңүчесе.
– Мин хәзер туганнар, якыннар белән аралашыр өчен вакыт күп булган яшькә җиттем. Иң олы оныгыма – 23, ә кечкенәсенә 3 яшь. Әмма балалар һәм оныклар безгә үз мавыгуларыбыз белән шөгыльләнергә комачауламый. Минем мавыгуым ул – чигү. Мин болгар алымы, алмаз белән, тапкырлап чигәм. Шулай ук теннис уйнарга яратам. Балалар, оныклар белән үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашабыз, – дип, Людмила Васильевна жюри әгъзаларын үзе белән таныштырды. Ул Иске Матак авылы мәдәният йорты котельные операторы булып эшли.
Ул кызы Елена һәм ире Сергей белән бергә җыр башкарды. Сүз уңаеннан әйтик, Сергей 25 ел дәвамында эшләп килгән җирле “Ромашка” вокаль ансамбле белән җитәкчелек итә. Һәм, билгеле, Людмила Калмыкова – беренче көннәреннән үк әлеге түгәрәккә йөрүче. Һәм алар төрле чараларда актив катнашып киләләр.
“Һөнәрем – язмышым” номинациясендә катнашучылар турында аеруча җылы сүзләр әйтәсе килә. Алар үз эшләренең осталары, гамәлләре һәм тәмле тел, ачык йөз белән дә башкаларга ярдәм итүчеләр. Аларга борчыган соравыңны да бирергә мөмкин, һәрвакыт аңлатачаклар, киңәшләрен бирәчәкләр. Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең палата шәфкать туташы Сиринә Фәсахованы жюри әгъзалары нәкъ менә шундый дип тапты.
Сиринә Сәгыйтовна хастаханә бүлегендә ятучы авырулар белән беренче елын гына эшләми инде һәм ул хезмәтен төптән, нигезле итеп белә. Эше исә җиңелләрдән түгел – аңа кешенең авыртулардан газаплануын күрергә туры килә һәм ул вакытында ярдәм күрсәтергә тиеш. Һәм, гомумән, авыруга җылы сүз әйтеп, күңелен күтәрү – дәвалануга таба үзе үк бер адым.
– Ак халат кигән шәфкать туташларына балачактан сокланып карый идем. Кешеләргә карата изгелек эшләүләрен, авыруларның аларга рәхмәтле йөзләрен күрү йөрәгемдә чаткы кабызды – минем дә алар кебек башкаларга кирәкле, файдалы кеше буласым килде. Шуңа әлеге һөнәрне сайладым да, – ди ул.
Сиринә ире Рәфис белән бергә ике кыз – Нәфисә һәм Нәргизәне үстерәләр. Алар төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр. Бар хатын-кызлар кебек үк Сиринә Фәсахова да төрле ризыклар әзерләргә ярата. Ул кызлары белән бергә тамашачыларга җыр башкарды.
Тагын бер номинация – “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”. Райондагы бар мәдәни чаралар да әлеге хатын-кыз катнашуыннан башка узмый. Яңа ел булсынмы ул, 1 сентябрьме, 8 Мартмы, ул бәйрәмнәрдә төрле каһарманнар булып киенеп, биюләр башкара. Үзе бию номерлары әзерли. Кыскасы, Любовь Борисованың сәхнәдә булуына 30 ел вакыт үтте инде. Тамашачылар алдында чыгыш ясау турында ул балачактан хыяллана. Гади генә авыл кызының сәхнәгә юлы авырлыклар аша узуга корылып, озын булса да, ул максатына ирешә. Бүгенге көндә Любовь Аркадьевнаны район мәдәният йорты хореографы буларак беләләр. Ул бик күп биючеләрне әзерләде, аңарда шөгыльләнүчеләр районның бар чараларында, бездән читтәге төбәкләрдә дә чыгыш ясыйлар.
Бәйге барышында да аның укучылары остазлары өчен сәхнәдә чыгыш ясады. Монда балалар гына түгел, ә өлкән буын үзешчән артистлар турында да сүз бара. Алар хореографлары өйрәткән дәртле биюләрне башкарып, тамашачылар күңелен дә яулады. Өйдәге хатын-кыз мәшәкатьләре күп булуга карамастан, Любовь Аркадьевна әдәбиятка да вакыт таба – ул шигырьләр һәм мәсәлләр укырга ярата.
“Хатын-кыз – әйдәман” номинациясендә бердәнбер катнашучы һәм җиңүче дип табылучы ул – Чуаш Кичүе мәктәбе директоры Фәния Зәйдуллина.
Кешенең киләчәге балачактан ук программалаштырыла, дип әйтәләр. Киләчәктә нинди һөнәрне сайлавын белү өчен, аның балачакта нәрсә белән шөгыльләнүенә игътибар итәргә кирәк. Ә Фәния Зәйдуллина балачакта диванга курчакларын утыртып, алар белән укытучы һәм укучылар булып уйнаган.
Фәния Мөдәррис кызы өчен җитәкче буларак, иң мөһиме ул – коллективның бердәмлеге, белемле педагоглар, сәләтле укучылар һәм хәлгә керә белүче, ярдәмчел ата-аналар белән эшләү, янәшәдә ышанычлы кешеләр булу.
Җитәкчеләре өчен җанатарга хезмәттәшләре дә килгән. Алар сәхнәдә чыгыш ясап, аны бүгенге көндә хезмәт иткән, лаеклы ялдагы һәм инде арабызда булмаган мәрхүм укытучыларга багышладылар.
Фәния Зәйдуллинаның мавыгуы үзенчәлекле, ул – сәяхәт итәргә ярата. Ул мөгаллимгә дөньяны танып белергә мөмкинлек бирә, ә сәяхәтләрдә алынган күңел күтәренкелеге аңа ел буена җитә.
Фәния Мөдәррис кызы төрле урыннарда булган, матур тарихи истәлекләрне күргән, үзе өчен күп яңалык белгән.
– Сәяхәт иткәндә, мин тормышның кешеләрне һәм төрле милләтләрне берләштерүен күрдем. Гасырлар аша үтүче бәйләнеш сизелә һәм мин шуларның барысы хакында да укучыларга, хезмәттәшләремә сөйли алам. Һәрбер сәяхәттән дә мин башка кеше булып кайтам: тормышка карашым үзгәрә, – ди Фәния Зәйдуллина.
Бәйгедә катнашучы һәркем өчен җанатарга хезмәттәшләре, туганнары, балалары, дуслары килгән иде. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Бәйге җиңүчеләре диплом һәм чәчәкләр белән бүләкләнде.
Нәзилә Шиһапова фотолры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев