Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авылында танталы рәвештә чишмә ачылды

Туган җир, туган туфрак, су һәм һава … Иң кыйммәтле чынбарлык. Алар булмаса без ничек гомер итәр идек? Беразга гына тукталып, бу турыда уйлап карау бик урынлы булыр.

Су – кешегә табигать тарафыннан бирелгән  иң  зур  бүләк. Аннан башка  тормыш юк. Су – яшәү  чыганагы  һәм дөньяның кыйммәтле  байлыгы. 29 июнь көнне районыбызда тагын бер истәлекле,  мөһим вакыйга булып утте – Базарлы Матак авылының “Өмет” мәчете янәшәсендә Чишмә ачылу тантанасы узды. 
Безнең авылыбызда матур чишмә  пәйдә булды. Бу, билгеле инде, әлеге изге эшне башлап, үзенең өлешен керткән, көнне-төнгә ялгап эшләүче кешеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.  
Һәр эшне халкыбыз дога белән башлаган. Бәйрәмне башлап җибәрү өчен сүз Әлки районы мөктәсибе – Ирек хәзрәт Сәләхиевка бирелде. Үзенең чыгышында ул бу игелекле эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев билгеләп үткәнчә, «Өмет» мәчете тулы мәгънәле комплекс булып тора: биредә балалар, яшьләр белән эш алып барыла, ә хәзер чишмә дә ачылды. Димәк, бездә бер су чыганагы артты. "Чишмә су чыганагы гына түгел, ул сәламәт, яшәү билгесе дә», – дип ассызыклады ул.
«Кеше сыендыру» хәйрия проектын оештыручы Инсаф Вәлиев билгеләп үткәнчә, нәкъ 2 ел элек Лаеш районының Усады авылында шундый ук беренче чишмә ачылган. Бүгенге көндә 14 нче шундый объектны ачуга әзерлек бара. "Бездән тәүлегенә 100 тоннадан артык су алына. Бик мөһим эш бу, монда теләгән һәркем килә ала. Сез башка районнар өчен яхшы үрнәк", - диде Инсаф Рәис улы.
 «Өмет» мәчетенең Имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Вафин барлык катнашучыларны Чишмә ачылуы белән котлады, бу мөһим эштә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Чишмә Әлки халкын чиста су белән тәэмин итәчәк. Монда тирән фильтрланган артезиан суын бушлай алырга мөмкин. Чишмәдән милләтенә һәм диненә карамастан барысы да файдалана ала дип әйтте. 
Радик Шәфигуллин, Румия Шакировадан да котлаулар яңгырады. Алар тагын бер тапкыр мәчет төзелеше тарихы, чишмәне ачу, мәчетнең яшь мәхәллә әгъзалары үткәргән башка чаралар турында искә төшерделәр. 
Чарада катнашучылар мәчетнең элеккечә рухилык һәм мәгърифәтчелек үзәге булып калачагына ышаныч белдерделәр, исламның чын кыйммәтләрен вәгазьлиләр, үсеп килүче буынны мөселман мәдәнияте белән таныштыралар. Ислам дине традицияләрендә тәрбиялиләр дип билгеләп үттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев