Базарлы Матак бина һәм тукталышларында сугышчылар турында мәгълүмат урнаштырылды
Район үзәге биналарында һәм тукталышларда Бөек Ватан сугышы һәм Украинадагы махсус хәрби операция каһарманнары фотосурәтләре белән баннерлар урнаштырылды.
Базарлы Матакта һәм районның башка авылларында каһарманнарның исемнәре белән урамнар аталган. С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда алар турында экспозиция булдырылган.
Раил Наил улы Габдрахманов
Ул 1989 елның 11 августында Базарлы Матак авылында туган. Майор, танк ротасы командиры. Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнаша.
2022 елда югары дәрәҗәдәге мактаулы исем белән бүләкләнде. Ул – Россия Федерациясе Герое.
Галимҗан Нургаяз улы Шаһгалиев
1919 елның 23 декабрендә Татар Төгәлбае авылында туган. 1931 елда әти-әниләре белән Ярославль өлкәсенә күченгән. 1941 елда Кызыл Армия сафларына чакырылган һәм шул ук елның октябрендә немец-фашист илбасарлары белән барган сугышка юлланган, сапер булган.
Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Ике “Батырлык өчен” медальләре кавалеры.
Сугыштан соң Ярославль өлкәсенә кайткан, шәһәр предприятиесендә эшчәнлеген дәвам иткән. 1979 елга кадәр җитештерү участогы монтеры булып эшләгән. Җирле Совет депутаты итеп сайланган.
Ярославль өлкәсенең Большесельск районы Варегово бистәсендә яшәгән. 1982 елның 24 маенда вафат булган.
Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков
1905 елның 22 мартында Яңа Үргәагар авылында туган. 1935 елда Кызыл Армия сафларына хезмәткә чакырылган. Украинаның 2 нче фронты 53 нче армиясе һава-десант гвардия дивизиясенең 1 нче һава-десант гвардия дивизиясе полкы белән җитәкчелек иткән. Сугыш тәмамланганнан соң да Зиннәтулла Исхаков Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иткән. Пермьдә яшәп, әлеге шәһәрнең хәрби авиация училищесы белән җитәкчелек иткән.
Гордей Иванович Филиппов
1904 елның 1 гыйнварында Әлки районының Катюшино авылында туган. 1921 елдан Түбән Новгород һәм Ярославль өлкәләренең торф предприятиеләрендә эшләгән. Сугыш башында туган ягына кайткан. 1942 елның октябрендә Кызыл Армиягә чакырылган.
1945 елның 30 апрелендә корал төзәүчесе, кызыл армияче Гордей Филиппов Менниг-Зей күле янындагы каты бәрелештә дошманның 1 танкын һәм 2 үзйөрешле коралын, 100 гә якын дошман солдатын һәм офицерын юк итүгә ирешә. Ярты сәгать дәвамында фашистлар колоннасына ялгыз каршы торып, дошманны үткәрми.
Аңа Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале белән бергә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыш тәмамланганнан соң, Рыбинск шәһәрендә яшәгән, аннары Щелковога күченгән. 1982 елның 14 сентябрендә вафат булган.
Степан Матвеевич Крайнов
1920 елның 14 ноябрендә Базарлы Матак авылында туган. 1923 елдан әнисе белән Горький (хәзер Түбән Новгород) шәһәренә күченгән. 1942 елның маенда сугышка алынган. Танк взводы командиры була. Калинин һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша, өч тапкыр яралана.
Танк командиры, кече лейтенант Крайнов 1944 елның 13 августында каһарманлык күрсәтә. Мокре (Польша) тораклыгындагы Сандомирск плацдармында разведка вакытында танк экипажы җәяүле сугышчылар белән бергә килгән 20 танкны ут астында тотып, икесен шартлата. Шулай ук күп кенә солдат һәм офицерларны юк итә.
Степан Матвеевичка Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң ул Ерак Константиновскидагы сөт заводында инженер-технолог һәм баш инженер, Россия сөт сәнәгатенең җирле идарәсендә җайланмалар буенча инженер булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Түбән Новгородта яши. 2005 елның 20 июлендә вафат була.
Кузьма Кириллович Афанасьев
1917 елда Әлки районының Иске Тумба авылында туа. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1941 елның сентябреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында була. 1944 елның октябрендә сержант Кузьма Афанасьев 2 нче Украина фронтының 53 армиясе 228 нче укчы дивизиясе 795 нче укчы полкының пулеметлар бүлеге белән җитәкчелек итә.
Венгрияне азат иткәндә зур батырлыклар күрсәтә. 1944 елның октябрендә Афанасьев үз бүлеге белән ротасында беренчеләрдән булып Сольнок шәһәренең төньягына Тисса елгасына чыга. Ике дошман понтонын басып алып, Афанасьев икенче як ярга чыга һәм фашистларга ут ача. Афанасьев бүлеге исәбе взвод кадәр булган дошман пехотасын юк итә. Бу исә калган ротага суны югалтуларсыз кичеп чыгарга мөмкинлек бирә.
Аңа Ленин ордына һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла һәм Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң Ватанына кайта, урман сәнәгате хуҗалыгында мөдир булып эшли. 1966 елның 20 декабрендә вафат була.
Алексей Петрович Чулков
1908 елның 30 апрелендә Юхмачы авылында туа. 1925 елдан Владимир өлкәсенең Карабаново бистәсендә яши. 1933 елда Кызыл Армиягә чакырыла, 1934 елда Луганск хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый. Беренче тапкыр очкычы белән 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышында ук катнаша. Маннергейм линиясе ныгытмаларын һавадан штурмлый һәм бомбага тота. Очучы, өлкән сәяси эшләр җитәкчесе Алексей Чулковның осталыгы һәм сәяси эше җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә. Ул “Кызыл байрак” ордены белән бүләкләнә һәм аңа батальон комиссары сугышчы исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышында беренче көннәрдән үк катнаша. 1942 елның ноябренә 751 нче авиация полкының сәясәт өлкәсе эшләре буенча эскадрилья командиры урынбасары, майор Алексей Чулков 114 тапкыр дошман тылындагы хәрби-сәнәгать корылмаларын һәм алгы сызыктагы хәрбиләрне бомбага тота.
1942 елның 7 ноябрендә сугышчан боекрыкны үтәп кайтканда Орша шәһәре тирәсендә аның очкычына зенит уты атыла һәм ул Калуга тирәсенә килеп төшә. Якташыбыз Калуга шәһәрендә җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев